Карагашлар

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Карагашлар (кундырау татарлары, карагаш-нугайлар) — нугай халкының Әстерхан өлкәсендә яшәүче бер төркеме. Халык санын алу вакытында йә татарлар, йә нугайлар булып язылалар.

Кыска фактлар Үз аталышы, гомуми сан ...

Кундырау татарлары дигән этнонимны әстерхан татарларына карата шактый күп галимнәр[2] куллана, әмма "кундырау" сүзенең "кун" тамыры куначак, ягьни төн кунучыны аңлата, ә "кундырау" төшенчәсе күчеп килеп утыручы дигән мәгьнәгә ия. Димәк, бу этноним халыкның бары тик (күчеп, кунып) яшәү рәвешен аңлата. Ә инде "карагач" этнонимына килсәк, аның кушамат кына булуын әстерханлылар яхшы белә. Бу сүз "кисәү агачын" яки "качкын"ны аңлата.[3]

Телләре — нугай теленең акнугай диалекты (яки карагаш). Кайбер белгечләр исә карагаш телен аерым тел дип күрсәтәләр.

Чыгышлары белән Нугай Урдасына барып тоташалар. Бу якларга Биштау (Пятигорск) якларыннан калмыклар белән килгәннәр дип уйланыла.

Remove ads

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads