Әстерхан өлкәсе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Әстерхан өлкәсе (рус. Астраханская область) – Россия Федерациясенең субъекты.
Өлкә үзәге – Әстерхан шәһәре.
44,1 мең квадрат километр мәйдан били. Халкы 1 миллион 6,6 мең кеше исәпләнгән өлкәдә кырыктан артык милләт вәкиле яши.
Remove ads
Чиктәшлек
Әстерхан өлкәсе Каспий буе түбәнлегендәге ярымчүлләрне, Идел-Актүбә тугаен һәм Идел елгасы дельтасын үз эченә ала. Әстерхан өлкәсе территориясендә тозлаклар, тозлы күлләре һәм дә комлы калкулыклар бар. Тозлы күлләрдән иң эресе — Баскынчак күле.
Климаты кискен континенталь һәм коры. Гыйнварның уртача температурасы төньякта —10°, көньякта —6°, июльнеке исә төньякта 24° һәм көньякта 25°. Уртача еллык явым 200 ммны тәшкил итә. Иң эр елгасы — Идел һәм аныңтармагы Актүбә.
Туфраклары аксыл кәстәнә тозлак һәм коңгырт туфраклар. Кыяклылар, әрем, тозлак үләне, болын үсемлекләре үсә. Сайгак, төрле кимерүчеләр, сөйрәлүчеләр, бөҗәкләр яши. Иделдә илледан артык балык төре очрый. Нефть, газ, тоз, гипс кебек файдалы казылмалар бар. Идел дельтасында Әстерхан тыюлыгы булдырылган.
Remove ads
Тарих
Әстерхан өлкәсендз төрле гасырларда скифлар, һуннар, хәзәрләр, болгарлар һәм башка халыклар гомер итеп, бу территория Төрек вә Хазар каһанлыклары, Алтын Урда, Нугай Урдасы, Әстерхан ханлыгы составына кергән. Әстерхан патшалыгы буларак, бу җирләр 1460 еллардан башлап билгеле. 1554 елда кенәз Шемякин үз гаскәрләре белән Әстерханны яулап алып тәхеткә аннан куылган Дәрбиш ханны утырта, әмма 1557 елда Явыз Иван гаскәрләре Әстерхан патшалыгын рәсми рәвештә Мәскәү дәүләтенә куша. 1708 елда ул Казан губернасы составына керә, әмма 1717 елдан башлап Әстерхан инде үзе яңа губерна үзәгенә әверелеп китә. Унҗиденче гасырда шәһәрдә Казан татарлары бистәсе барлыкка килә.
Remove ads
Халык
Моны да карагыз: Әстерхан татарлары
1989 елда Әстерхан өлкәсендә 71,6 мең татар яши. Алар Нәриман һәм Идел буе районнарында, 3 татар һәм 21 катнаш авылда күпләп яши. Сан буенча татарлар, рус һәм казакълардан соң өченче урында торып, шәһәрдә 18 процент, ә гомуми өлкәдә 7,2 процент тәшкил итә.
Дин
- Православие
- Ислам
2010 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча, «мөселман» этнослары вәкилләре өлкә халкының гомуми саныннан 25 % тәшкил иткән. [5]
Идарә-җир төзелеше
Әстерхан өлкәсе 11 муниципаль районга һәм 2 шәһәр округынә бүленә:
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads