Нугай теле
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Нуга́й теле (кавказ нугайлары теле) — нигездә Ставрополь крае, Дагстан, Карачай-Чиркәсия, Чечня республикасында яшәүче нугайларның теле. Нугай теле төрки телләрнең кыпчак төркеменә керә, ләкин лексик-фонетик яктан үзләре яшәгән урыннардагы халыклар телләренә бәйле. Сөйләшүчеләр саны якынча 90 000 кеше. Төрки телләрнең кыпчак төркеменә керә. Ногай телендә «Шоьл тавысы» (Чүл Тавышы) һәм «Ногай давысы» (Ногай тавышы) дигән гәзитләре чыга. Дагъстаннын Хәсәу-Йорт, Баба-Йорт районнарында яшәүчеләрнең әдәби теле — комыкныкы.
Гомумән алганда, нугай теле кыпчак төркеменә кергән башка телләрдән лексик, грамматик яктан әллә ни аерылмый, шулай да фонетик яктан төрек һәм үзбәк, каракалпак телләренә якын: акыкат—хакыйкать, умер—гомер, таала—тәгалә, саат—сәгать.
Remove ads
Тарихы
Нугай теле тарихы бик катлаулы. Дагъстан нугайлары комык һәм татар дәреслекләре белән укыган[2] 1932 елда, Черкесск шәһәрендә Черкес өлкәсе халыкларының тарихын, телләрен, фольклорын һәм мәдәниятен өйрәнү өчен тикшеренү институты ачылгач Карачай, Черкес халыклары вәкилләре Нугай телләрен өйрәнә башлыйлар.[3]
Ногай лингвистикасын системалы өйрәнүнең башын Н. А. Баскаков салган. Аның "Ногай теле һәм аның диалектлары" (1940) академик грамматикасы Ногай лингвистикасының төп проблемаларына багышланган беренче монография булды: диалектларны тасвирлау, аларның фонетик, лексик һәм грамматик төзелеше үсеше. Киләсе елларда, Баскаков редакторы астында, ике телле "Рус-Ногай сүзлеге" һәм "Ногайша-Орысша Соьзлик" ("Ногай-Рус сүзлеге") басылып чыкты.[3]
Төрки телләрнең бер шивәсе
Иске татар теле Алтын Урда дәүләт теле буларак киң таралган булган. Тартык ассимиляцияләре язуда язылмаган. Шуңа күрә Казан, Кырым, Хаҗитархан, Нугай, Үзбәк йортлары үзләрен азат аңлый алган.
Нугай теле нык аерылып тора татар, үзбәк һәм төркмән телләреннән. Шул нисбәттән нугай теле аерым катлаулы тарихы булганы һәм Казакъ теле белән тугандаш телләр төркеменә керә дип фаразлыйлар.
20-нче гасырда имләләре алышына.
Күчмә халык теле үзәнчелекләре
Ногай телендә күп кенә хәрби һәм күчмә халык җамәгатенең терминлары сакланып калган. Ул йорт җиһазлары исемнәре һәм күчмә халыклар авырган авыруларның исемнәре. Ерткыч һәм далада яшәүче кыргый җанварларның исемнәре ногайларның сүзлегендә күп урын биләп тора.
Мәсәлән: апас сүзе сакланып калынган ул егерме тиен, ике гривна мәгънәсенә ия.
Дастаннар
Кавказ ногай халкы дастанлары белән бик бай. Дастаннар — Ногай халкының рухи мәдәниятының иң мөһим иҗаты. Бу, башка халыклар дастаннары кебек, әлбәттә, үзенчәлекләрне хупланган халыкның тарихи юлын — аның хезмәт һәм хәрби эшләрен, Ногайлар өстендә хакимият өчен ханнарның үзара бәхәсләрен, халык каршылыгын чагылдырган. Күпчелек дастаннар шигъри юллар белән язылган. Ошбу дастаннарда халыкның милли рухы, яшәү зирәклеге һәм ногай халкының баһадирлыгы.
Мәгълүмат чаралары
Дагыстанда нугай телендә «Шоьл тавысы» һәм Карачай-Чиркәс җөмһүриятендә «Ногай давысы» исемле газеталар басылып килә.
Төркия авазы — Татарча радиосында атна саен «Нугайча нәсихәтләр» 2016 елның 6 февраль көнендә архивланган. тапшыруы чыгып килә.
Remove ads
Фонологиясы
Сузык авазлар
Тартык авазлар
Татар теле авазлары белән аермасы
А авазы Ә хәрефенә, яки киресенчә алышуына бик күп мисалларда бар.
Ш авазы С авазы белән алышуы. Мәсәлән:
И авазы Э белән алышынуы.
Алдан килгән Г(гәйн), Г(гайн), Г(гәф), Х, Һ(һә) авазларын төшерелеп калдыру
х хәрефен к хәрефе белән үзгәртү
-ий, -ый, -уй, кушымчасының -ай, -аьй алышынуы
-у, -ү кушымчасының -ув, уьв гә үзгәрүе.
-че, -чы кушымчасының -ше, -шы га үзгәрүе.
-ма, -мә кушымчасының -па, -паь гә үзгәрүе
Remove ads
Язу кагыйдәләре
Сүзләрдә басым төшкән урыны
Сүзләрдәге басым — көчле экспираторлы, төп очракларда басым төшә соңгы иҗеккә, әмма соңгы иҗектән соң әүвәл килсә аеручы мәгънә булып кулланыла омонимларда.
Нугай телендә палаталь сингармония сакланып калынган, лабиаль атракция иренләшкән сузыклар артыннан тар сузыкларда гына хас.
Тартыклар ассемиляциясе
Прогрессив ассимиляция хас нугай теленә -н тартык хәрефләрдән соң
Язмак низамлары
Нугайлар, татарлар кеби Алтын Урда халкы булган. Гарәп имләсе һәм уйгур язуы бик киң таралган була.
1928 елда латин әлифбасына күчәләр.
Кирилл имләсендәге имлә
Төрки халыкларны урыс (кирилл) имләсенә күчерү Ногайларны да читләп узмый. 1938 елда Ногай халкы өчен Кирилл әлифбасы нигезендә яңа әлифба кабул ителә. 4 Өстәмә хәрефләр кертелә Аь, нъ, Оь, Уь. Һ хәрефе бетенләй язылмый башлый язуда. Барлыгы 36 хәреф бар. Ногайларның Кирилл имләсе хәзер дә киң кулланыла матбугатьта һәм әдәбиятта.
Remove ads
Диалектлары
Нугай сөйләш теле өч диалектка бүленә яшәү җире буенча: үзнугай (Ставрополь нугай), каранугай (Дагьстан нугайлары), акнугай (карачай нугайлары). Үз нугай теле яңа әдәби теле итеп тә кулланыла. Алар бер-берсеннән кайбер фонетик үзенчәлекләре белән генә аерыла.
Искәрмәләр
Шулай ук карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads