Карина Ибраһимова

казакъстанлы боксчы From Wikipedia, the free encyclopedia

Карина Ибраһимова
Remove ads

Карина Ибраһимова, Карина Хәбир кызы Ибраһимова (Карина Хабировна Ибрагимова, 1996 елның 8 июле, Казакъстан, Күкчатау өлкәсе, Күкчәтау) ― казакъстанлы спортчы, ярымҗиңел һәм җиңел үлчәү категорияләрендә чыгыш ясаучы һәвәскәр боксчы (сулагай). Бокс буенча Казакъстан җыелма командасы әгъзасы, Казакъстан Республикасының атказанган спорт мастеры, дөнья чемпионатларының өч тапкыр призеры (2018, 2022, 2023), Азия уеннарының көмеш призеры (2022), Азия чемпионы (2022), һәвәскәр боксчылар арасында күп тапкырлар халыкара һәм милли турнирларда җиңүче һәм призер.

Кыска фактлар Карина Ибраһимова, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1996 елның 8 июлендә Казакъстанның Күкчәтау (1997 елдан Акмола) өлкәсе Күкчәтау шәһәрендә туган. Гаиләсе белән Акмола өлкәсе Кызыл Җар авылында яши. Әтисе Хәбир татар, әнисе Ирина рус милләтеннән. Дине ― ислам. Гаиләдә апасы бар (казакъта кияүдә). Мәктәптән соң көллияткә укырга кергән. Әнисе кызының музыка-бию белән шөгыльләнүен теләгән, әтисе дусты тренер Петр Леонидович янына Щучинскига бокс мәктәбенә илткән. Бокска соң ― 17 яшьтә килгән. Моңа кадәр футбол, кикбоксинг белән шөгыльләнгән[1]. Олылар боксына күчкәнче СССРның халыкара класслы спорт мастеры Петр Леонидович Булка беренче тренеры булган, унсигез яшьтән Казакъстан Республикасының атказанган тренеры Александр Александрович Высоцкий өйрәтә[2].

Remove ads

Спорт карьерасы

60 кг га кадәр авырлык категориясендә Казакъстан милли чемпионатының берничә тапкыр призеры.

2018 елның ноябрендә Һиндстанда хатын-кызлар арасында бокс буенча 10нчы дөнья чемпионатында[d] 60 кг га кадәр авырлыкта бронза медаль яулый, анда ул ярымфинал бәйгесендә[3] тәҗрибәле ирланд кызы Келли Харрингтон[d] белән очраша һәм дөнья беренчелегендә чыгышын тәмамлап, аңа 0:5 исәбе белән оттыра[4].

2023 елның октябрендә Ханчжоуда (Кытай) узган Азия уеннарында 57 кг га кадәр авырлыкта көмеш призер булган һәм 2024 елгы Олимпия уеннарына[d] лицензия яулаган (Акмола өлкәсе тарихында хатын-кыз боксчы алган иң беренче лицензия[5]). Анда чирекфиналда ул судьяларның бертавыштан кабул ителгән карары белән (5:0) Монголия вәкиле Намун Монхорны җиңә[6], аннары очколар буенча ярымфиналда судьяларның аерым карары белән (3:2) Таҗикстан боксчысы Мижгона Самадованы җиңә[7], әмма финалда судьяларның бертавыштан кабул ителгән карары белән очколар буенча 0:5 исәбе белән Тайваньның тәҗрибәле вәкиле Линь Ю-тинга[d] оттыра[8][9].

2024 елның 2 августында Парижда 57 килограммга кадәр авырлыкта Казакъстан командасы өчен чыгыш ясаучы Карина Ибраһимова 2024 елгы Олимпиаданың старт бәйгесендә Эшлин Моттага[d] (Пуэрто-Рико) җиңелә (3:2, 4:1, 5:0) [10].

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Дөнья чемпионатының көмеш (Нью-Дели-2023) һәм ике тапкыр бронза (Нью-Дели-2018, Истанбул-2022) призеры.
  • Азия-2022 беренчелеге җиңүчесе (Амман, Иордания).
  • 60 кг га кадәр авырлык категориясендә берничә тапкыр милли чемпионат призеры.
  • Казакъстан Республикасының халыкара класслы спорт мастеры
  • Казакъстан Республикасының атказанган спорт мастеры

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads