Таҗикстан
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Таҗикста́н (таҗ. Тоҷиқистон), рәсми Таҗикста́н Җөмһүрияте́ (таҗ. Ҷумҳурии Тоҷиқистон) — Үзәк Азиядә урнашкан дәүләт, элек Советлар Берлегендә эчендәге Таҗикстан Совет Социалистик Республикасы.
Таҗикстан Памир таулары алдында урнашкан һәм аның диңгезгә чыгышы юк. Бу Урта Азиянең мәйданы буенча иң кечкенә дәүләт. Көнбатыш һәм төньяк-көнбатышта Үзбәкстан белән, төньякта Кыргызстан белән, көнчыгышта Кытай белән, көньякта Әфганстан белән чикләшә. Башкала ― Дүшәнбе шәһәре.
Таҗикстан — элекке советлар Урта Азиясендә фарсы телле халык сөйләшә торган бердәнбер дәүләт. Таҗикстан халкының күпчелеге сөнни ислам динен тота.
Remove ads
Тарих
Таҗикстан ССР
1924 елда Таҗикстан Советлар Берлеге эченә Үзбәкстан ССР эчендә булып автономияле республика буларак кергән. Дүшәнбе шәһәре аның башкаласы була. Дүшәнбе 1924 елда Сары-Асия, Шаһмансур һәм Дүшәнбе авыллары берләшү нәтиҗәсендә хасил булган.
1929 елның 16 октябрендә Таҗикстан ССР оештырыла, 5 декабрендә ул Советлар Берлеге эченә союздаш республика хохуклары белән керә. Мөстәыйль Таҗикстан ССР оештыруны башлап җибәрүче сәяси эшлекле Ширинша Шаһтимур иде.
1991 елда Советлар Берлеге таркалуы нәтиҗәсендә Таҗикстан бәйсез дәүләт була.
Remove ads
Идарә бүленеше
Таҗикстан Җөмһүрниятенең идарә-җир берәмлекләре һәм торак пунктлары:
- Таулы Бәдәхшан автономияле вилаяте (таҗ. Вилояти Мухтори Кӯҳистони Бадахшон);
- вилаять (өлкә) (таҗ. вилоят);
Наһияләр (районнар) авыл һәм шәһәр наһияләренә бүленә, җөмһүрият, өлкә һәм шәһәр карамагында тора.
Хәзерге вакытта Таҗикстан Җөмһүрияте Таулы Бәдәхшан автономияле вилаяте, Согыд һәм Хәтлан вилаятьләре, 17 шәһәр, 62 наһия (район) (шул исәптә 13 җөмһүрият карамындагы наһия), 55 бистә һәм 368 авыл җәмгыятеннән гыйбарәт[36].
Remove ads
Дәүләт корылышы
Таҗикстан — җөмһүрият. Гамәлдәге Конституция 1994 елның 6 ноябрендә кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент, ул Таҗикстан ватандашлары тарафыннан 7 еллык мөддәткә сайлана. Канун чыгаручы хакимиятне Югары Мәҗлес, башкарма хакимиятне баш министр җитәкчелегендә Министрлар Шурасы (хөкүмәт) гамәлгә ашыра.
Мәдәният
Дин
2009 елда Таҗикстанның Югары җыелышы Хәнәфи мәзһәбендәге сөнни ислам динен дәүләтнең рәсми дине итеп тану өчен тавыш биргән. Сәләфичелек тыелган. Таҗикстан халкының (9 млн 537 мең кеше) 96,70 % ы (7 млн 621 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (бөтен дөнья мөселманнарының 0,40 % ы) (2020)[39]. Таҗикстанда мөселманнарның күбесе (90,4 % ы) хәнәфи мәзһәбендәге сөнниләр, азчылык (5,6 % ы) шигыйлар. Суфичылык агымы да очрый. Таҗикстанның автономияле төбәге булган Таулы Бадахшанда шигый исламның исмәгыйлия агымы көчле. Ислам динен таҗиклардан һәм Памир халыкларыннан башка, җирле үзбәкләр (ил халкының 15,3 % ы), кыргызлар (1,1 %), казакълар, татарлар (0,09 %)тота.
Совет чорында күп санда булган православие, яһүд дине, католиклар вәкилләре илдән күчеп китеп беткән диярлек.
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads