Карма

From Wikipedia, the free encyclopedia

Карма
Remove ads

Карма (Калып:IPAc-en; {{Санскрит телендә:|कर्म|karma}}, Калып:Пали телендә:kamma) гамәл, эш яки кылган нәрсә дигәнне аңлата;[1] ул шулай ук шәхеснең нияте гәм гамәлләре шул шәхеснең киләчәгенә йогынты ясавы (эффекты) булган сәбәп һәм нәтиҗә рухи принцибы.[2] Яхшы ният һәм яхшы гамәлләр яхшы кармага һәм яхшырак янә тууларга кертем ясый, шул ук вакытта начар ният һәм начар гамәлләр начар кармага һәм начар тууларга китерә.[3][4]

Карма фәлсәфә күп Һинд диннәренең күп мәктәпләрендә янә туу белән ассоциацияләнә (аеруча Һинд динендә, Буддизмда, Җәйничелектә һәм Сикхчылыкта.[5]) һәм шулай ук Даоизмда.[6] Бу мәктәпләрдә хәзерге вакытта карма хәзерге тормышта берәүнең киләчәгенә йогынты ясый һәм шулай кеше тормышларның табигатенә һәм сыйфатына - берәүнең самсарасына.[7][8]

Thumb
Тиртһанкараның күкрәгендә сурәтләнгән Шриватса яки кармик төен.
Remove ads

Билгеләмә һәм мәгънәләр

Thumb
Гамәл һәм реакция буларак карма: әгәр дә без яхшылык күрсәтәбез икән, без яхшылык урырбыз.

Карма башкарылган "гамәл", "эш", һәм ул шулай ук "объект", "максат". Вильгельм Һальбфасс[3] карма (карман)ны аны башка Санскрит сүзе "крийя" белән контраст итеп чагыштырып карый. Крийя гамәлдә баскычлар һәм тырышлыклар белән активлык булып тора, шул ук вакытта карма шул ук активлыкның нәтиҗәсе буларак башкарылган гамәл һәм шулай ук башкарылган гамәл артында эшләүченең максаты яки планлаштырылган гамәл (кайбер галимнәр тарафыннан ул эш кылучыда метафизик калдык).[9] Яхшы гамәл яхшы кармага китерә, һәм шулай ук яхшы максат очрагында. Начар гамәл начар карманы барлыкка китерә, шулай ук начар максат очрагында.[3]
Карма сүзен хәзерге Инглиз телендә "to create" - барлыкка китерү, ", Удмурт телендә "карыны" - эшләргә, Татар телендә "корырга", "корылма" сүзләре, Рус телендә сәбәп мәгънәсендә "корень" (мәсьәлән, "корень этого заблуждения") сүзе белән чагыштырырга мөмкин.

Карма шулай ук Һиндстанда килеп чыккан концепция принципына карый, ул еш карма принцибы дип тасвирлана, кайвакытта карма теориясе яки карма законы буларак.[10] Теория контекстында карма катлаулы һәм билгеләргә авыр.[11] Индологларның төрле мәктәпләре борынгы Һиндстан текстларында карма концепцияләреннән төрле билгеләмәләрне алалар; аларның нәтиҗәнең кайбер комбинациясендә билгеләмәсе, ул әхлакый яки әхлакый булмаган булырга мөмкин; (2) әхлаклыштыру, ягъни яхшы яки начар гамәлләрнең нәтиҗәләре булуы һәм янә туу.[11][12] Башка Индологлар карма теориясе билгеләмәсенә нәтиҗә ясаганча, ул үткәндә шәхеснең гамәлләренә караган рәвештә шәхеснең хәзерге шартларын аңлата. Бу гамәлләр шулай дип, шәхеснең хәзерге тормышында шулай булырга мөмкин, яки Һинд традицияләрнең кайбер мәктәпләрендә, мөгаен, үткән тормышларында гамәлләр булырга мөмкин; дәвам итеп нәтиҗәләр хәзерге тормышта яки кешенең киләчәк тормышта булырга мөмкин.[11][13] Карма кануны теләсә нинди Илаһтан яки илаһи хөкемгә тарту процессына бәйсез рәвештә эшли.[14]

Карма билгеләмәсен биргәндә Һинд дине мәктәпләре арасында карашларның төрлелегенә күрә килеп чыга; кайберәүләр, мәсьәлән, карманы һәм янә тууны бәйле дип таныйлар һәм бер үк вакытта асыл әһәмияткә ия дип таныйлар, кайберәүләр карманы ә янә тууны түгел әһәмиятле дип таныйлар, һәм кайберәүләр карманы һәм янә тууларны кимчелекле хыял дип саныйлар.[15] Буддизмның һәм Җәйничелекнең үз карма концепцияләре бар. Шулай итеп карманың берничә билгеләмәсе һәм төрле мәгънәсе бар.[16] Ул мәгънәсе, әһәмияте, һәм диапазоны Һинд дине, Буддизмда, Җәйничелектә һәм Һиндстанда башка традицияләрдә һәм шул мәктәпләрнең төрле традицияләрдә төрле булган концепция. О'Флаерти раслаганча, карма теория, модель, парадигма, метафора яки метафизик позиция микән турында бәхәс алып барыла.[11] Һиндстан дини традицияләрендә концепция буларак карма теориясе уртак темаларга ия: сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше, әхлаклаштыру һәм янә туу.

Сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше

Thumb
Лотос күп Азия традицияләрендә карманы чагылдыра. Чәчәк атучы лотос чәчәге чәчәк аткан вакытта да шул ук вакытта орлыклары булучы аз чәчәкләрнең берсе. Орлык символик рәвештә сәбәп булып тора, чәчәк эффект булып тора. Лотос берәү үсә алганның искә төшерүче булып тора, яхшы карманы уртаклаша һәм хәтта пычрак шартларда да керсез булып кала.[17]

Карма теорияләренең уртак темасы булып очраклылык принципы булып тора.[10] Һинд динендә Бриһадараньяка Упанишадада карманың нәтиҗәгә иң элек ассоциясе китерелә. Мәсьәлән, 4.4.5-6 да, шулай дип раслана:

Хәзер кеше шулай яки башкача, үзенең гамәлләренә һәм үз-үзен тотышы буенча, шулай ул булачак; яхшы гамәлләр кешесе яхшы булачак, начар гамәлләр кешесе начар; ул саф гамәлләр буенча саф булып тора, начар гамәлләр буенча начар булып тора;

Һәм биредә алар шәхес теләкләрдән тора дип әйтелә, һәм аның теләге буенча, шулай ул булачак; һәм ничек ихтияры, шулай гамәле булачак; һәм берәү нәрсә генә эшләмәсен, шуңа ирешәчәк. Брихадараньяка Упанишада, безнең эрага кадәр 7-енче гасыр. [18][19] }}

Һинд дине, Җәйничелек һәм Буддачылыкның барлык мәктәпләрендә карманың сәбәп-нәтиҗә бәйләнешенә үзәк мотив булып тора.[20] Карманың сәбәп-нәтиҗә теориясендә шәхеснең башкарган гамәлләре шәхескә һәм ул яшәгән тормышка йогынты ясый һәм шәхеснең максатлары шәхескә һәм аның тормышына йогынты ясый. Кызыксынмаган гамәлләр яки максатсыз гамәлләрнең уңайлы һәм тискәре кармик эффекты бар, кызыксыну һәм максатлы гамәлләр белән. Буддизмда, мәсьәлән, нинди булса да начар ниятсез башкарыла, барлыкка килә һәм килеп чыга, мәсьәлән, саранлык кебек нинди булса да начар ниятсез килеп чыга, алар кармик йогынтыда юк яки шәхескә карата нейтраль дип санала.[21]

Кармик теорияләрдә башка нәтиҗә-сәбәп хасияте булып гамәлләрнең нәтиҗәләргә китерүе тора. Шулай итеп яхшы карма гамәл кылучы буларак яхшы нәтиҗәгә китерә, шул ук вакытта начар карма начар эффектка китерә. Бу эффект материаль, әхлакый яки эмоциональ булып тора — шулай итеп берәүне кармасы берәүнең бәхетенә яки бәхетсезлегенә йогынты ясый.[20] Карма эффекты шунад ук булмаска мөмкин, кайбер мәктәпләр аны киләчәк тормышларга киңәйтәләр.[22]

Берәүнең кармасының нәтиҗәләре ике формада тасвирланырга мөмкин: пһалас һәм самскаралар. A пһала (турыдан-туры мәгънәдә җимеш яки нәтиҗә) ул хәзерге тормышта типик рәвештә күзгә күренә торган нәтиҗә. Капма-каршы рәвештә, самскаралар гамәл кылучыда кармага күрә барлыкка китерелә торган йогынтылар, алар агентны һәм аның бу һәм киләчәк тормышларда бәхетле яки бәхетсез икәнен үзгәртәләр. Карма теориясе еш "самскаралар" контекстында тәкъдим ителә.[20][23]

Карл Поттер тәкъдим иткәнчә кармик принцип психология һәм гадәт принцибы буларак аңлатыла.[10][24] Карма гадәтләр чәчә (васана), һәм гадәтләр кеше табигатен барлыкка китерә. Карма шулай ук берәүнең принципларын чәчә, һәм концепция берәүнең кеше вакыйгаларын ничек кичерүенә йогынты ясый. Гадәтләр дә үзеңне сизү кеше тормышы баруына йогынты ясыйлар. Начар гадәтләрне туктату җиңел түгел: ул аң белән ихтияр тырышуын таләп итә.[10][25] Шулай итеп Поттер буенча психе һәм гадәт[10] һәм башкалар,[26] борынгы Һиндстанда карманы сәбәп-нәтиҗә бәйләнешенә тоташтыра. Карма фикере шәхеснең "хасият" төшенчәсе белән чагыштырылырга мөмкин, чөнки икесе дә шәхескә бәя бирү һәм кешенең гадәттә уйлавы һәм гамәлләр кылуы белән билгеләнә.[8]

Карма һәм әхлаклаштыру

Карма теорияләрнең икенче киң таралган темасы булып әхлаклыштыру. Бу һәр гамәлнең нәтиҗәсе дигән концепция белән башлана,[7] ул я бу, я киләчәк тормышта җимешкә китерәчәк; шулай итеп, әхлак ягыннан яхшы гамәлләр уңай нәтиҗәләргә китерәчәк, шул ук вакытта начар гамәлләр тискәре нәтиҗәләргә китерәчәк. Шәхеснең хәзерге хәле шулай итеп аның хәзерге һәм моңа кадәр тормышларда гамәлләргә карап аңлатыла. Карма үзе "бүләк яки җәза" булып тормый, ә нәтиҗәне барлыкка китерүче закон булып тора.[27] Халбфасс билгеләп үткәнчә, яхшы карма дһарма дип таныла һәм пунья (дәрәҗә)гә китерә, шул ук вакытта начар карма адһарма дип таныла һәм папка китерә (дәрәҗә булмау, гөнаһ).[28]

Рейхенбах тәкъдим иткәнчә карма теорияләре әхлак теориясе булып торалар.[20] Бу Һиндстанның борынгы галимнәре максатны һәм чын гамәлне дәрәҗәгә, бүләккә яки дәрәҗәсезлеккә һәм җәзага бәйлгәнгә күрә. Әхлак концепциясез теория саф сәбәп мөнәсәбәте булыр иде; дәрәҗә яки бүләк яки дәрәҗәсезлек һәм җәза гамәл кылучының ниятенә карамастан шул ук булыр иде. Әхлакта берәүнең максатлары, карашлары һәм теләкләре берәүнең гамәлләренә бәя биргәндә әһәмияткә ия. Нәтиҗә ниятсез булганда, аның өчен әхлакый җаваплылык күбрәк гамәл кылучыда түгел, гәрчә сәбәп-нәтиҗә җаваплылыгы шуңа да карамастан шул ук булырга мөмкин.[20] Карма теориясе бары тик гамәлне генә танымый, ә шулай ук гамәл кылучының гамәлгә кадәр һәм гамәл вакытында ниятләрен, мөнәсәбәтен һәм теләкләренә исәпкә ала. Карма концепциясе шулай итеп һәрбер шәхесне эзләргә һәм әхлакый тормыш яшәргә илһамландыра һәм шулай ук әхлакый булмаган тормыштан тыелырга өнди. Карманың мәгънәсе һәм әһәмияте шулай итеп әхлакый теория блокын төзү.[29]

Янә туу

Карма теорияләренең өченче уртак темасы булып янә туулар циклларыннан реинкарнация концепциясе (самсара) булып тора.[7][30][31] Янә туу Һинд диненең, Буддизмның, Җәйничелекнең һәм Сикхизмның фундаменталь концепциясе булып тора.[8] Концепция турында Һиндстанның борынгы әдәбиятында күп сөйләнелгән булган; һәм Һиндстанның төрле мәктәпләре янә тууның актульлеген әһәмиятле, яки икенчел яки кирәкмәгән уйдырма дип таныганнар.[15] Karma is a basic concept, rebirth is a derivative concept, so suggests Creel;[32] Ямуначарья раслаганча карма факт булып тора,[33] шул ук вакытта Хириянна тәкъдим иткәнчә реинкарнация гипотеза булып тора[34] янә туу карманың кирәк булган нәтиҗәсе булып тора.

Янә туу, яки самсара, ул барлык тормыш формаларының реинкарнация циклы аша бару концепциясе, ягъни туулар һәм янә туулар аша. Янә туулар һәм шуннан соң тормыш башка патшалыкта, шартларда һәм формада булырга мөмкин. Карма теорияләре тәкъдим иткәнчә, шартлар һәм форма карманың сыйфатына һәм санына бәйле.[35] Янә тууларга ышанган мәктәпләрдә һәрбер җан иянең үлүдән соң күчә һәм әле генә беткән тормышның Кармик импульсларны башка тормышка һәм кармаларның тормыш озынлыгына үзе белән ала.[7][36] Бу цикл чиксез дәвам итә, бу циклны туктатып "мокша"га ирешкәннәрдән тыш. Циклны туктатучылар Илаһлар патшалыгына җитә, алар циклны дәвам итмиләр.

"Карма һәм янә туу" теориясе күпсанлы сорауларны күтәрә — мәсьәлән ничек, кайчан һәм нишләп цикл беренче булып башланачак, шуңа бәйле бер карманың икенче кармага каршы бәйле кармик дәрәҗә һәм ничек һәм нинди шәһадәт башкалар арасында янә тууның булуын исбатлый. Һинд диненең төрле мәктәпләре бу авырлыкларны аңлаганнар, формулировкалары турында бәхәс алып барганнар, кайберәүләр эчтән логик булмаган теорияләр дип тануга ирешкәннәр, шул ук вакытта башка мәктәпләр аларны модификацияләгәннәр һәм башкача ассызыклаганнар, шул ук вакытта Һинд динендә берничә мәктәпләр, мәсьәлән, Чарвакалар, Локаятана "карма һәм янә туу" теориясеннән тулаем баш тартканнар.[3][37][38] Буддизм мәктәпләре карма-янә туу циклын аларның сотериология теорияләрендә интеграль дип таныганнар.[39][40]

Remove ads

Иртә үсеше

Ведик Санскрит сүзе санскр. (IAST) kárman- (баш килештә: санскр. (IAST) kárma) ягъни "эш" яки "гамәл",[41] еш Шраута ритуаллары контекстында кулланыла.[42] Ригведада сүз 40 мәртәбәдән күбрәк очрый.[41] Сатапатха Брахмана 1.7.1.5-дә, корбан бирү барлык "гамәлләрнең" иң "бөеге" дип игълан ителә; Сатапатһа Брахмана 10.1.4.1 үлемсез булу потенциалын (амара)ны агниджаяна корбанының "карма"сы белән ассоциацияли.[41]

Карма доктринасы турында иң элек ачык сөйләшү алып бару Упанишадаларда.[7][41] Мәсьәлән, Бриһадараньяка Упанишадта 3.2.13 сәбәп һәм әхлаклаштыру раслана ("Чынлыкта, берәү яхшы булып яхшы гамәлләр аша була, һәм явыз булып явыз эшләр аша була).[7][41][43]

Кайбер авторлар[44] state that the самсара (транс-күчеш) һәм карма доктринасы Ведик булмаска мөмкин, һәм фикерләр Буддизмга кадәр һәм Җәйничелеккә кадәр "шрамана" традицияләрендә үсеш алган. Башкалар[11][45] раслаганча карманың борынгы барлыкка килгән теориясе Ведик уйлаучылардан Буддизм һәм Җәйничелек уйлаучыларын кадәр үзгәргән. Традицияләр арасында үзара йогынтылар ачык түгел һәм бергәләп үзгәртелешләр кертелүгә охшаш.[46]

Һинд дине, Җәйничелек һәм Буддачылык традицияләрендә уртак концепцияләре тирәли фәлсәфи бәхәсләр һәм иртә үсеш һәр традициядә яңа фикерләрне керткән.[47] Мәсьәлән, Буддистлар карманы бер кешедән икенчесенә күчү мөмкинчелеге һәм шраддха ритуаллары кабул ителгән, әмма рациональлекне якларга авырсынганнар.[47][48] Моннан аермалы буларак Һинд дине мәктәпләре һәм Җәйничелек карма күчеше мөмкинчелеген кабул итмәгәннәр.[49][50]

Remove ads

Һинд динендә

Һинд динендә карма концепциясе гасырлар буена үскән. Иң иртә Упанишадалар ничек һәм ни өчен кеше туган, һәм үлемнән соң нәрсә булуы турында сораулар белән башланган. Икенең соңгысына җавап итеп, бу борынгы Санскрит документларында "панчагни видья" бар (биш ут доктринасы), "питрйяна" (аталарның циклик юлы) һәм "дэваяна" (цикл чикләреннән чыгу, Илаһлар юлы).[51] Борынгы галимнәр раслаганча, тышкы ритуалларны башкарганнар һәм материаль арту эзләүчеләр аталарның юлы буенча сәяхәт итә һәм башка тормышка кире кайталар; бу юлдан баш тартканнар урманга баралар һәм рухи белемгә омтылалар, алар Илаһларның югарырак юлына үрмәлиләр дип әйтелә. Нәкъ болар циклны туктаталар һәм янә тумыйлар.[52] Эпосларны төзү белән - Һинд динендә уртак Дхармага кереше - сәбәп-бәйләнеш фикерләре һәм карма теориясе халык хикәяләрендә китерелгән булган. Мәсьәлән:

Кеше нәрсә чәчә, шуны ура; бернинди кеше дә башка кешенең яхшы яки явыз гамәлен мирас итеп алмый. Җимеш гамәл кебек шул ук сыйфатта.
Махабхарата, xii.291.22[53]

Махабхаратаның шулай ук Укыту Китабы (Анушасана Парва) дип аталган унөченче китабында алтынчы бүлек Юдхиштхира Бхишмадан шулай дип соравы белән ачыла: "Кеше тормышы юлы алдан билгеләнгәнме, яки кеше тырышуы тормышны формалаштыра аламы?"[54] Бхишма шулай дип җавап биргән: киләчәк хәзер кешенең үз ихтияры белән тырышуыннан һәм узган гамәлләреннән килеп чыга, алар шартларны формалаштыра.[55] Янә һәм янә Махабхарата бүлекләре карма теориясенең ачык постулатлары турында сөйли. Ягъни: максат һәм гамәлнең (карма) нәтиҗәләре бар; карма тоткарлана һәм юк булмый; һәм тормышның барлык уңайлы һәм тискәре тәҗрибәләре тырышу һәм максатны таләп итәләр.[56] Мәсьәлән:

Бәхет яхшы гамәлләрдән килә, газаплану явыз гамәлләрдән, гамәлләр белән барлык гамәлләргә ирешелә, эшләмәү белән бер нәрсәдән дә ләззәт алып булмый. Әгәр дә берәүнең гамәленең җимеше булмаса, шул вакытта бар нәрсәнең нәтиҗәсе булмас иде. әгәр дә дөнья очраклы рәвештә генә эшләсә, ул нейтральләштерелгән булыр иде.

Happiness comes due to good actions, suffering results from evil actions, by actions, all things are obtained, by inaction, nothing whatsoever is enjoyed. If one's action bore no fruit, then everything would be of no avail, if the world worked from fate alone, it would be neutralized.
Махабхарата,3=xiii.6.10 & 19

[57]

Вакыт узу белән төрле Һинд дине мәктәпләре карманың күп төрле билгеләмәләрен ясаганнар, кайберәүләр карма барлыкка килүне шактый детерминистик итеп эшләгәннәр, шул ук вакытта башкалар кешенең үз ихтияры һәм әхлак уртаклыгы өчен урын калдыралар.[58] Һинд диненең башка алты иң өйрәнелгән мәктәпләре арасында, карма теориясе төрлечә аларның галимнәре уйлаган һәм карма доктринасының эчке каршылыклары, нинди мәгънә салынганлыгы һәм мәсьәләләре белән эш иткәч эволюцияләгән. Һалбфасс буенча,[3]

  • Һинд диненең Ньяя мәктәбе карма һәм янә тууны үзәк дип таный, шул ук вакытта кайбер галимнәр, мәсьәлән, Удаяна фараз иткәнчә Карма доктринасы Ходай булганны аңлата.[59]
  • Вайшешика мәктәбе үткән тормышлардан карма доктринасын бик әһәмиятле дип танымый.
  • Самкхья мәктәбе карманы икенчел әһәмияткә ия дип саный (пракрти беренчел әһәмияткә ия).
  • Мимамса мәктәбе үткән тормышлардан кармага исәпкә бик үк алмаслык роль бирә, самсара һәм мокшаны бик үк исәпкә алмаска мөмкин дип саный.[60]
  • Йога мәктәбе үткән тормышлардан карманы икенчел дип саный, хәзерге тормышта берәүнең үзен тотышы һәм психологиясенең нәтиҗәләре бар нәрсә һәм ул бәйләнүгә китерә.[52]
  • Профессор Вильгельм Һалбфасс буенча, Веданта мәктәбе карма-янә туу доктринасын таный, әмма ул чынлыктан нәтиҗә ясарга мөмкин түгел дип нәтиҗә ясый, һәм аның җәмгыять турында явыз/ тигезсезлек / һәм башка фактларны аңлатырга мөмкин булмаган өчен эшләргә мөмкин түгел дип таный, аны Упанишадик вакытларда практик проблемаларны чишү өчен уңайлы уйдырма дип әйтә.Калып:AmbiguousКалып:Single Source-inline Адвайта Веданта мәктәбендә, хәзерге тормышта гамәлләрнең әхлакый нәтиҗәләре бар һәм азат ителү дживанмукти (үзен реализациялгән шәхес) буларак берәүнең бер тормышында мөмкин дигән караш бар.[3]

Алдарак китерелгән алты мәктәп карашларның төрлелеген сурәтли, әмма барысы турында да сөйләми. Һинд диненең һәрбер мәктәпнең суб-мәктәпләре бар, мәсьәлән, Веданта мәктәпләренең нондуализм һәм дуализм суб-мәктәпләре. Дәвам итеп Һинд диненең башка мәктәпләре бар, мәсьәлән Чарвака, Локаята (материалистлар) алар карма-янә туу теориясен инкарь иткәннәр һәм шулай ук Илаһның булуын инкарь иткәннәр; Һинд дине тарафдарларының бу мәктәбенә әйберләрнең хасиятләре әйберләрнең хасиятләреннән килә. Сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше һәм берәүнең берәү белән тәэсир итешүдән, кешеләрнең һәм эшләрнең табигате һәм гамәлләреннән, кирәк булганда карма яки Ходай кебек билгеләүче принциплардан барлыкка килә.[61][62]

Remove ads

Чыганаклар

  • Bhikkhu Thanissaro (2010), Wings to Awakening: Part I (PDF), Metta Forest Monastery, Valley Center, CA
  • Bronkhorst, Johannes (1998), "Did the Buddha Believe in Karma and Rebirth?", Journal of the International Association of Buddhist Studies, 21 (1): 1–20
  • Buswell, Robert E. (ed.) (2004), Encyclopedia of Buddhism, Macmillan Reference USA
  • Buswell, Robert E.; Lopez Jr., Donald S., eds. (2013), The Princeton Dictionary of Buddhism, Princeton University Press
  • Chapple, Christopher (1986), Karma and Creativity, State University of New York Press, ISBN 0-88706-250-4
  • Dargyay, Lobsang (1986), "Tsong-Kha-Pa's Concept of Karma", in Neufeldt, Karma and Rebirth: Post Classical Developments, State University of New York Press, ISBN 0-87395-990-6
  • Dasgupta, Surendranath (1991), A History of Indian Philosophy, Volume 4, Motilal Banarsidass Publ.
  • Gethin, Rupert (1998), Foundations of Buddhism, Oxford University Press
  • Gombrich, Richard F. (1997), How Buddhism Began. The Conditioned Genesis of the Early Teachings, New Delhi: Munshiram Manoharlal Publishers Pvt. Ltd.
  • Gombrich, Richard (2009), What the Buddha Thought, Equinox
  • Harvey, Peter (1990), Introduction to Buddhism, Cambridge University Press
  • Kalupahana, David (1975), Causality: The Central Philosophy of Buddhism, University of Hawaii Press
  • Kalupahana, David J. (1992), The Principles of Buddhist Psychology, Delhi: ri Satguru Publications
  • Keown, Damien (2000), Buddhism: A Very Short Introduction, Oxford University Press, Kindle Edition
  • Mark Juergensmeyer; Wade Clark Roof (2011). Encyclopedia of Global Religion. SAGE Publications. ISBN 978-1-4522-6656-5. https://books.google.com/books?id=WwJzAwAAQBAJ.
  • Khandro Rinpoche (2003), This Precious Life, Shambhala
  • Klostermaier, Klaus K. (1986), "Contemporary Conceptions of Karma and Rebirth Among North Indian Vaisnavas", in Neufeldt, Ronald W., Karma and Rebirth: Post-classical Developments, Sri Satguru Publications
  • Kopf, Gereon (2001), Beyond Personal Identity: Dōgen, Nishida, and a Phenomenology of No-self, Psychology Press
  • Kragh, Ulrich Timme (2006), Early Buddhist Theories of Action and Result: A Study of Karmaphalasambandha, Candrakirti's Prasannapada, verses 17.1-20, Arbeitskreis für tibetische und buddhistische Studien, Universität Wien, ISBN 3-902501-03-0
  • Lamotte, Etienne (1987), Karmasiddhi Prakarana: The Treatise on Action by Vasubandhu, Asian Humanities Press
  • Lichter, David; Epstein, Lawrence (1983), "Irony in Tibetan Notions of the Good Life", in Keyes, Charles F.; Daniel, E. Valentien, Karma: An Anthropological Inquiry, University of California Press
  • Matthews, Bruce (1986), "Chapter Seven: Post-Classical Developments in the Concepts of Karma and Rebirth in Theravada Buddhism", in Neufeldt, Ronald W., Karma and Rebirth: Post Classical Developments, State University of New York Press, ISBN 0-87395-990-6
  • Obeyesekere, Gananath (2005). Wendy Doniger. ed. Karma and Rebirth: A Cross Cultural Study. Motilal Banarsidass. ISBN 978-8120826090.
  • Padmakara Translation group (1994), "Translators' Introduction", The Words of My Perfect teacher, HarperCollins Publishers India
  • Schmithausen, Lambert (1986), Critical Response. In: Ronald W. Neufeldt (ed.), "Karma and rebirth: Post-classical developments", SUNY
  • Vetter, Tilmann (1988), The Ideas and Meditative Practices of Early Buddhism, BRILL
Remove ads

Тышкы сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads