Самсара

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Самсара ул "йөрү" яки "дөнья" мәгънәсендәге Санскрит сүзе, ул циклик, чылбырлы үзгәртүне билгели.[1][2] Ул шулай ук янә тууның һәм "бөтен тормышның, материянең, булганның цикллылыгының" концепциясе, күпчелек Һиндстан диннәренең фундаменталь ышануы.[3][4] Кыскача ул үлем һәм янә туу циклы.[2][5] Самсара турында кайвакыт транс-күчеш, кармик цикл, реинкарнация һәм "максатсыз күчү, йөрү яки дөньяда булу" төшенчәләре яки гыйбарәләренә бәйле рәвештә сөйлиләр.[2][6]

Кыска фактлар Самсара, Моңа өлешчә туры килә ...

Самсара концепциясенең пост-Ведик әдәбиятта тамырлары бар; теория турында Ведаларның үзләрендә сүз бармый.[7][8] Ул үскән формада, ләкин механистик детальләрдә түгел, иртә Упанишадаларда пәйда була.[9][10] Самсара доктринасының тулаем күрсәтелүе Буддачылык һәм Җәйничелек кебек Шраманик диннәрдә бар, һәм шулай ук безнең эраның 1-енче меңьеллыгыннан соң төрле Һинд дине фәлсәфәсе мәктәпләрендә.[10][11] Самсара доктринасы Һиндстан диннәрендә карма теориясенә бәйле Самсарадан азат ителү Һиндстан традицияләрнең үзәгендә һәм шулай эчке каршылыкларында булган.[12][13] Самсарадан азат ителү мокша, Нирвана, Мукти яки Кайвалья дип атала.[6][14][15]

Remove ads

Этимология һәм терминология

Самсара (Дэванагари язуы белән: संसार) сүзенең мәгънәсе "йөрү",[2][16] һәм шулай ук "дөнья" бу төшенчә "циклик үзгәреш" дигәнне аңлата.[1] Самсара барлык Һиндстан диннәрендә дә фундаменталь концепция булып тора, карма теориясенә бәйле һәм барлык җан ияләре туулар һәм янә туулар аша циклик баралар дигән ышануга карый. Төшенчә шулай ук “дәвам итеп булу”, “транс-күчеш”, “кармик цикл”, “тормыш тәгәрмәче” һәм "тормышның, материянең, булуның цикллыгы”на бәйле.[2][5][17] Шулай ук “Сансара” дип язылыш очрый.[5][18] Монье-Уильямс буенча, Saṃsāra сүзенең Saṃsṛ (संसृ) төшенчәсеннән килеп чыккан, аның мәгънәсе "әйләнеп бару, дәвамлы халәтләр аша узу, ирешүгә таба бару, чылбырда хәрәкәтләнү".[19] Бу тамырдан концептуаль форма борынгы текстларда очрый, мәсьәлән, Самсарана, аның мәгънәсе "дөньяда җан ияләрнең тууы һәм янә тууы аша, бер-бер артлы халәтләр аша узу.[19] Төшенчә Самсарага кадәр кыскартыла, ул шул ук концепциягә карый, ягъни “дөньяви булуның дәвамлы халәтләре аша узу", транс-күчеш, метемпсихоз, яшәүләр чылбыры, биредә берәү алдагы халәтләрне тәннән-тәнгә кадәр кабатлый, даими үзгәр ә торган тормыш, үсеш, җимерелү һәм янә үлү.[6][19][20] Концепция мокша, шулай ук мукти, нирвана, ниббана яки кавалья төшенчәсе белән капма-каршы, ул бу максатсыз йөрү циклыннан азат ителүгә карый.[6][19] Самсара концепциясе пост-Ведик вакытларда үстерелгән булган һәм Самхита бүлекләрендә аның эзләре бар, мәсьәлән, Ригведаның 1.164, 4.55, 6.70 һәм 10.14 бүлекләрендә .[9][21][22] Фикер Ведаларның Самхита катламнарында искә алынганга күрә, анда ачык итеп күрсәтү юк һәм фикер тулысынча иртә Упанишадаларда үсеш алган.[23][24] Дэимиен Кьюн раслаганча “циклик туу һәм үлем" концепциясе безнең эраның якынча 800-енче елда пәйда була.[25] Самсара сүзе Мокша белән бергә, берничә Төп Упанишадада пәйда була, мәсьәлән, Катха Упанишаданың 1.3.7 шигырендә,[26] Шветашватара Упанишадның 6.16 шигырендә,[27] Майтри Упанишадның 1.4 һәм 6.34 шигырьләрендә. .[28][29]

Самсара' ' сүзе Самсрти сүзенә карый, соңгысы "дөньяви булулыкның агышы, транс-күчеш, агыш, чылбыр яки " дигәнне аңлата.[19]

Remove ads

Билгеләмә һәм рациональлек

Сүз Стивен җ. Лаумаркис раслаганча, турыдан-туры мәгънәдә "аша узучы, өстендә агучы" дигәнне аңлата, бу "максатсыз һәм юнәлешсез йөрү" мәгънәсендә.[30] Самсара концепциясе шәхес төрле патшалыкларда һәм формаларда тууын дәвам итә дип ышану белән якын ассоциацияләнә.[31]

Ведик текстның иң иртә катламнарында тормыш концепциясе кертелгән, һәм шуннан соң җыелган яхшы гамәлләргә һәм гөнаһларга күрә күктә һәм тәмугъта тормыш дәвам итеп кертелә.[32] Шулай итеп, борынгы Ведик ришилар соңыннан тормыш фикерен артык гади дип исбатлап караганнар, чөнки кешеләр тулаем мораль яки мораль булмаган тормышны яшәмиләр. Күбесенчә яхшылык кылынган тормышлар арасында кайбер тормышлар күбрәк яхшылык кылынган; шулай да явызлыкның дәрәҗәләре юк һәм текстларда расланганча Ходай Яма Раҗка кешеләрне төрле дәрәҗә алкышлар яки җәзалар биреп “я шул, яки башкасы” һәм пропорциясез рәвештә хөкем итү гадел булмас иде.[33][34][35] Алар тормыштан соң тормышта берәүнең кылган эшләренә нисбәттә фикерне алга сөргәннәр һәм бу беткәч, берәү кайта һәм янә туа.[33][11][36] Бу фикер борынгы һәм урта гасыр текстларда очрый, мәсьәлән, Махабхаратаның 6:31 бүлегендә һәм Бхагавата Пурананың 6.10 бүлегендә.[33][17][21]

Remove ads

Тарихы

Кабатланучы реинкарнация циклның тарихи килеп чыгышы ачык күренми, әмма концепция безнең эраның беренче меңьеллыгы дәвамында Һиндстанда да, борынгы Юнaʜстандә дә очрыйлар.[37][38]

Самсара Ригведа кебек соң Ведик текстларда турында ишарә бар, әмма теориясе юк.[9][39] Ведаларның соңрак текст катламнарында карма һәм янә тууның доктринасы искә алына һәм алдан ителә, шулай да Стивен Лаумакис раслаганча, фикер тулысынча үсеш алмаган.[23] Бу фикерләр тулырак иртә Упанишадаларда үстерелә, әмма анда шулай ук махсус механик детальләр турында аңлатылмый.[23] Безнең эрага кадәр беренче меңьеллыктан башлап Буддачылык, Җәйничелек һәм Һинд дине фәлсәфәсенең төрле мәктәпләрендә Тәфсилле доктриналарында уникаль хасиятләр чәчәк ата.[10]

Кайбер галимнәр фикеренчә, Самсара доктринасы Шрамана традицияләреннән килеп чыккан һәм шуннан соң Брахманик традицияләр (Һинд дине) тарафыннан кабул ителергә мөмкин булган[40][41][42] Кайсы йогынты ясаган турында шәһадәтләр төгәл түгел һәм фикер йөртү рәвешендә һәм мөгаен Самсара теорияләре үзара йогынты ясап үсеш кичергәннәр.[43]

Пунамритью: янә үлем

Самсара гадәттә җан ияләренең янә тууы һәм реинкарнациясе буларак тасвирланса, тарих дәвамында фикернең хронологик үсеше кеше тормышының чын асылы нәрсәдә һәм кеше бер генә мәртәбә генә үлә турында сораулар белән башланган. Бу башта Пунамртью ("янә үлем") һәм Пунаравртти ("кайту") концепцияләренә китергән.[20][44][45] Бу иртә теорияләр раслаганча, кеше табигате ике чынлыкта үсеш кичерә, берсе үзгәрми торган абсолүт Атманда, ул ничектер үзгәрми торган чынлыкка һәм ул ничектер Брахман дигән яктылыкка бәйле,[46][47] һәм калганы вакыйгалар дөньясы Майяда гел үзгәреп торучы субъект (тән).[48][49][50] Ведик теософик уйлауларда янә үлем “Сваргада яки күктә үткәрелгән еллары”ның ахырын чагылдырган һәм шуннан соң вакыйгалар дөньясында янә туу булган.[51] Самсара барлык Һиндстан диннәре өчен уртак булган булуның нигез теориясенә үскән.[52]

җон Боукер раславынча, кеше буларак янә туу шуннан соң "туулар дәвамлыгын туктатып Мокшага ирешү өчен сирәк мөмкинчелек" итеп тәкъдим ителгән булган.[47] Һәрбер Һиндстан рухи традициясе рухи азат ителү өчен җиванмукти (бу тормышта азат ителү) үз фикерләрен һәм юлларын (марга яки Йога) булдырган,[47] ,[53][54][55] шул ук вакытта башкалар Видеһамукти (тормыштан соң азат ителү) белән ризалашалар.[56][57]

Беренче Хакыйкать
Беренче хакыйкать, җәфа чигү (Пали телендә: дукха; Санскрит телендә: духкха)
ул самсара дигән (турыдан-туры мәгънәдә “йөрү”) янә тумышлар патшалыгының булуының хасияте.

Шрамана традицияләрендә (Буддачылык һәм Җәйничелек) безнең эраның 6-ынчы гасыры тирәсендә яңа фикерләр өстәгән.[58] Алар киңрәк контекстта кешенең җәфа чигүен ассызыклап янә тууны, янә үлүне һәм авыртуның чынлыгын дини тормышның үзәгенә һәм башына куйганнар.[59] Самсарага Шраманаларның башлаусыз циклик процесс буларак караш булган һәм һәр туу һәм үлем шул процесста пунктуация билгеләре кебек һәм янә туудан һәм янә үлемнән рухи азат ителү буларак каралган.[60] Самсарик янә туу һәм янә үлү фикерләре турында бу диннәрдә төрле төшенчәләрдә сөйләнелә, мәсьәлән, Буддачылыкның иртә Пали Сутталардагы кебек Агатитатида.[61]

Фикерләр эволүциясе

Шуларга караган Һинд дине традицияләрендә “Самсара” теорияләре үсеп төрле сотеорология (коткару) ассызыкланган булган.[13] Мәсьәлән, Обейесекере раслаганча, аларның For example, in their Самсара теорияләрендә Һинд дине традицияләре Атманны яки җан булуын таныганнар һәм һәрбер җан иясенең үзгәрми торган асылы булуын таныганнар, шул ук вакытта Буддачылык традицияләре шундый җан булуны инкарь иткәннәр һәм Анатта концепциясен үстергәннәр.[52][13][62] Һинд дине традицияләрендә Коткарылу (мокша, мукти) Атман (үз) һәм Брахман (универсаль чынлык) концепцияләрен кулланып тасвирланган булган,[63] шул ук вакытта Буддачылыкта ул (нирвана, ниббана) Анатта (“үзе” булмау) һәм Суньята (бушлык) концепцияләре аша тасвирлана.[64][65][66]

Аҗивика традициясе Самсараны азат ихтияр юк белән фикере белән кушканнар, шул ук вакытта Җәйничелек азат ихтияр белән җан концепциясен (ул аны "җива"дип атаган) кабул иткән, әмма азат ителү ысулы буларак аскетизм һәм бәйләнеш дип аталган“Сансара”дан азат ителү гамәлен кабул иткән.[67][68] Һинд диненең һәм Буддачылыкның төрле суб-традицияләре аскетизмнан качканнар һәм булуның чын табигатен ашыру аша үз фикерләрен үстергәннәр.[69]

Remove ads

Һинд динендә Самсара

Һинд динендә, Самсара ул җан сәяхәте.[70] Һинд дине буенча тән үлә, әмма җан мәңге чынлык, җимерелми торган һәм балкый торган.[70] Бар нәрсә һәм бар җан ияләре бәйләнештә, циклик һәм ике әйбердән җаннан һәм тәннәр торалар, җан һәм тәннән яки материядән торалар.[18] Бу мәңге җанАтман дип атала һәм беркайчан да янә инкарнация алмый, ул үзгәрми һәм Һинд динендә үзгәрә алмый.[18] Капма-каршы рәвештә, тән һәм шәхес, үзгәр ала, даими рәвештә үзгәрә, туа һәм үлә.[18] Хәзерге карма тормышының киләчәк шартларына йогынты ясый, һәм шулай ук тормышларның киләчәк патшлалыкларына һәм формаларына.[71][72] Һинд дине тормыш карашында яхшы максат һәм гамәлләр яхшы киләчәккә илтәләр, начар максат һәм гамәлләргә китерә.[73]

Дәрәҗәле тормыш, гамәлләр дхарма белән туры киләләр һәм Һинд дине тарафдарлары ышануы буенча яхшырак киләчәккә, я бу тормышта, я киләсе тормышта китерә.[74] Рухи омтылышларның максаты, булсын ул бхакти (тугърылык юлы), карма (эш), җнана (белем), я раҗа (медитация) аша ул Самсарадан мокша.[74][75]

Һинд дине традицияләренең язмаларының өлеше Упанишадалар беренче чиратта Самсарадан үз-үзеңне азат итүгә игътибар бирәләр.[76][77][78] Бхагавад Гита азат ителүнең төрле юллары турында сүз алып бара.[70] Һарольд Коуард раслаганча Упанишадалар "кеше табигатенең бик оптимистик карашын камиллеген" тәкъдим иткән һәм бу текстларда кешенең тырышуы ул үз-камиллеккә һәм үз-белемгә сәяхәт, шулай итеп “Самсара”дан коткарылганчы.[79] Упанишадик традицияләрдә рухи эзләү хакыйкатьне үзеңдә табу һәм берәүнең җанын белү, бу халәт азат ителү яки мокша дигән балкышлы халәткә китерә.[80]

Һинд дине традицияләре эчендә аермалар

Барлык Һинд дине традицияләрендә һәм Даршаналарында уртак Самсара концепциясе, әмма алар детальләрдә аерылалар һәм ничек Самсарадан азат ителү тасвирлавында аерылалар.[81] Самсара гел үзгәрә торган чынлык яки Майя (кыяфәт, иллүзия) вакытлы дөньясында янә туу циклы буларак карала, Брахман беркайчан да үзгәрми торган нәрсә кебек яки Сат буларак карала (мәңге хакыйкать, чынлык), һәм Брахман реализациясе һәм Самсарадан азат ителү буларак мокша карала.[63][82][83]

Һинд диненең Мадһвачарьяның Двайта Веданта кебек дуалистик тугърылар традицияләрендә теистик карашлар, рухи җан һәм Брахман (Вишну, Кришна) ике төрле чынлык булып торалар, Вишнуга яратып тугъры булу Самсарадан азат ителү ысулы, Мокшаны бирү Вишнуның мәрхәмәте һәм рухи азат ителү бары тик тормыштан соң ирешелергә мөмкин (“видеһамукти”) дигән карашлар алга сөрелә.[84] Һинд диненең дуалистик булмаган традицияләре, мәсьәлән, Ади Шанкараның Адвайта Веданта традициясе монистик карашларны алга сөрә, аларда шәхси кеше җаны һәм Брахман идентик, бары тик наданлык, импульслылык һәм инерция Самсара аша җәфага китерергә мөмкин дип раслый, чынлыкта алар дуальлекләр түгел, медитация һәм үзеңне белү рухи азат ителүгә юл, берәүнең җаны Брахман булуын аңлау мокшага идентик икәнен һәм рухи азат ителү бу тормышта мөмкин икәне (җиванмукти) раслана.[66][85]

Remove ads

Шулай ук карарга мөмкин

  • Бхавачакра
  • Майя (иллүзия)
  • Метемпсихоз
  • Нирвана
  • Янә туу
  • Реинкарнация

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads