Каталан теле

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Катала́н (валенси́й) теле (үзатамасы català, valencià) — һинд-аурупа телләренең роман төркеменә кергән тел. Шул телдә Испания, Франция, Андорра һәм Италиядә сөйләшәләр. Берничә провинциядә рәсми тел халәтендә.

Кыска фактлар Үзисем:, Илләр: ...

Дөнья буйлап каталан телендә 11 миллионга якын кеше сөйләшә. Испаниянең Каталония, Валенсия, Балеар утраулары һ.б. төбәкләрендә, Франция, Андорра, Италиядә кулланыла. Каталан теле Каталония, Валенсия, Балеар утраулары, Андорада рәсми статуска ия.

Тел IX гасырда формалаша башлады дип исәпләнә. Каталан теленең кулланылышы XV гасырда кысыла башлады, җитәкчелек күбрәк кастил (испан) телен кулланды, тел мәгарифтән чыгарылды. XIX гасыр башына каталан теле күпчелек кулланылыш даирәләрдән кулланудан туктады. Франко диктатурасы вакытында (1939-1975) Испаниядә каталан телен иҗтимагый урыннарда куллану тыелган булган.

Бүгенге көндә каталан телен куллану берничә оешма тарафыннан (Каталан тикшерүләре институты, Валенсия академиясе) идарә ителә. 1985 елда Termcat исемле терминология үзәге булдырылды, ул каталан телендә күпсанлы сүзлекләр чыгару, терминологияне үстерү белән шөгыльләнә. Телне үстерү һәм аның кулланышылыш киңәйтү белән шөгыльләнгән күпсанлы дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар эшләп килә[2].

Каталан теле махсус тамгалар өстәлгән латин әлифбасын куллана.

Remove ads

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads