Бохара вилаяте

Үзбәкстан вилаяте From Wikipedia, the free encyclopedia

Бохара вилаятеmap
Remove ads

Бохара вилаяте (үзб. Buxoro viloyati), элекке исеме Бохара өлкәсе ― Үзбәкстанның көньяк-көнбатышында урнашкан административ берәмлек (вилаять). Административ үзәге – Бохара шәһәре.

Thumb
Бохара вилаяте Үзбәкстан картасында куе кызыл төс белән аерылган
Кыска фактлар Бохара вилаяте, Нигезләнү датасы ...

Remove ads

География

Үзбәкстанның көньяк-көнбатышында урнашкан. Көньяк-көнбатышта Төрекмәнстанның Ләбап вилаяте, төньяк-көнбатышта Хәрәзем вилаяте һәм Каракалпакстан Республикасы, төньякта һәм көнчыгышта Нәвайи һәм көньяк-көнчыгышта Кашкадәрья вилаятьләре белән чиктәш.

Мәйданы – 40 220 кв. км. Үзбәкстан төбәкләре арасында чикләренең озынлыгы буенча Нәвайи вилаятеннән соң икенче урында тора.

Вилаять территориясе – аерым калкулыклар булган чүл тигезлеге. Мәйданының 90 % тан артыгын Кызылком чүле били. Көньякта гына Зәрафшан түбәнлегендә сугарулы кечкенә оазислар — Гыҗдуан, Бохара һәм Каракүл оазислары урнашкан.

Remove ads

Климат

Климат – чүл климаты, кискен континенталь. Кыш үтә салкын, җәй эссе һәм коры. Су ресурслары чикләнгән. Төп елгалары — Зәрәфшан һәм Амудәрья. Амудәрьядан сугарулы оазисларга Аму-Бохара һәм Аму-Каракүл машина каналлары уздырылган.[1]

Халкы

2022 елның 1 августына Бохара вилаятендә 1,990,400 кеше яшәгән ― бу республиканың башка субъектлары арасында 9нчы урын (14 арасыннан). Авыл халкы – 62 %, шәһәр халкы – 38 %.

Милли состав

2021 елга Үзбәкстанның Бохара вилаяте халкының милли составы[2]:

Тарих

Бохара вилаяте 1938 елның 15 гыйнварында оешкан.

1941 елның 6 мартында аның территориясеннән Сөрхандәрья вилаяте бүлеп алына. 1943 елның 20 гыйнварында яңа Кашкадәрья вилаятенә Бохара вилаятеннән берничә район һәм Каршы һәм Шәһресәбз шәһәрләре тапшырыла.

1982 елның 20 апрелендә Бохара вилаяте территориясеннән Нәвайи вилаяте бүлеп алына.

Административ-территориаль бүленеш

Thumb
Бохара вилаятенең административ-территориаль бүленеше.

Административ үзәгеБохара – вилаятьнең иң эре шәһәре (2020 елда халкы 280,187) [4]. Вилаять составына 11 шәһәр, 2 шәһәр тибындагы бистә һәм 107 кышлак (авыл) керә. Бохара вилаяте 11 туманнан (районнан) тора:

Подробнее Туман исеме, Туман мәркәзе ...
Remove ads

Икътисад

Вилаять – Үзбәкстанның табигый ресурсларга, аеруча табигый газга (республика запасларының иң зур өлеше), нефть, графит, бентонит, мәрмәр һәм известьташка бай төбәге.

Сәнәгатьтә тукымалар җитештерү сәнәгате иң зур үсеш алган. Икътисадта нефть, табигый газ һәм кыйммәтле металллар чыгару һәм эшкәртү мөһим урында тора. Традицион үзбәк һөнәрләре дә киң таралган.

Каракүл туманында (районында) урнашкан Кандым газ эшкәртү комплексы — Үзәк Азиянең иң эре газ сәнәгате объектларының берсе. Комплекс Россиянең «ЛУКОЙЛ» нефть компаниясенең гомуми инвестицияләре 3,5 млрд доллар булган проекты булып тора һәм ул елына 8,1 млрд куб.м газ эшкәртү куәтенә ия. Комплексны эшләтеп җибәрү Үзбәкстан Республикасы хөкүмәтенең нефть-газ тармагы алдына заманча алдынгы технологияләр кулланып табигый чималны тирәнтен эшкәртү өлешендә куйган бурычларны хәл итүгә ярдәм итә.[5]

Төбәктә табигый минераль ресурсларның 31 чыганагы бар, шуларның 19ы (графит, тышлау өчен таш, известьташ, силикат, бетон һәм кирпеч җитештерү өчен кирәкле ком) киң кулланыла.

Гипс ятмалары — 46 300 тонна, известьташ — 21,1 млн тонна, кварц — 35,9 млн тонна, графит – 805 900 тонна тәшкил итә.

Thumb
Бохарада Кәлән манарасы
Remove ads

Туризм

Бохараның Иске шәһәре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән, халыкара туризм үзәге булып тора. Бу ― 170 тән артык архитектура һәм тарих һәйкәлләре сакланган музей-шәһәр.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads