Кеше хокуклары

From Wikipedia, the free encyclopedia

Кеше хокуклары
Remove ads

Кеше хокукларыкешенең хокукый статусы нигезен тәшкил иткән хокуклар; хокукый дәүләтләрнең хокук үзәгендә ята (кара Кеше һәм ватандашның хокук һәм ирекләре матдәсен). Халыкара хокук өлкәсендә кеше хокуклары төшенчәсе БМО Кеше хокукларының гомуми декларациясе белән беркетелгән.

Кыска фактлар Кеше хокуклары, Личная библиотека хранится в ...

БМО 1989 елда чыгарган Кеше хокуклары турындагы халыкара килешүләр җыентыгына җитмешләп халыкара килешү тупланган. Алар даими тулыландырыла килә.

Remove ads

Дәүләт һәм шәхес

Дәүләтнең шәхескә таба җаваплылыгы

Иң беренче, дәүләт кешенең шәхси тормышына катнашмаска, аның шәхси иреген чикләмәскә тиеш, киресенчә, дәүләт кешегә үз хокукларын тормышка ашырырга шартлар тудырырга тиеш. Бу бигрәк тә сүз иреге, сайлаулар, демократия, милли һәм дини ихтыяҗларны тормышка ашырганда ачык чагылыш табарга тиеш.

Remove ads

Кеше хокукларына караган документлар

Thumb
Бөек Кир тарафыннан балчыктан булдырылган Кир цилиндры дөнья тарихында кеше хокуклары телгә алынган иң борынгы документ.[4][5][6][7][8][9]

Кеше хокукларына караган бар документлар ике зур төркемгә бүленә:

  1. декларацияләр
  2. конвенцияләр (пактлар).

1966 елның декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан кабул ителгән «Кеше хокуклары турында билль» дип аталган төп халыкара килешү өч документтан тора:

  1. Кеше хокукларының гомуми декларациясе һәм аның нигезендә кабул ителгән
  2. Икьтисади, социаль һәм мәдәни хокуклар турында халыкара пакт
  3. Гражданлык һәм сәяси хокуклар турында халыкара пакт, һәм шулай ук соңгы пактка каратылган Факутальтив беркетмә.

Декларацияләр

Декларация (латинча declaratio – белдерү, игълан итү) мәҗбүри көчкә ия түгел, ул – рекомендация, тәкъдим. Димәк, «Кеше хокукларының гомуми декларациясе» мәҗбүри көчкә ия түгел.

БМО тагын түбәндәге документларны кабул итте:

Үз тәҗрибәсенә, белеменә, илдәге һәм дөньядагы хәлләргә таянып, һәркем шушы декларацияләрдә каралган проблемаларның ни дәрәҗәдә хәл ителгәнлеге яки хәл ителүе хакында үз хөкемен чыгара ала.

Конвенция

Конвенция (латинча conventio – шартнамә, килешү) – нинди дә булса мәсьәлә буенча халыкара килешү. Ул шуңа кул куйган дәүләтләр өчен мәҗбүри булып тора. Пакт – шул ук конвенция, тик аның эчтәлеге генә тиңдәш өлешләрдән тормый.

Конвенцияләр тарихы Коллык турындагы конвенция белән башлана. Белгәнебезчә, дөнья җәмәгатьчелеге бу проблемага озак вакытлар буе битараф булмады, чөнки коллыкның яшәп килүе, расачыл, җенси һәм башка билгеләр буенча дискриминацияләү, аерым халыкларга карата геноцид, аерым карашлар өчен, вөҗдан иреген яклаган өчен эзәрлекләүләр һ.б. кебек, кеше хокукларын тупас бозу һич тә түзеп тормаслык күренеш. Иң мөһим яңа документларның берсе – 1989 елда БМО тарафыннан кабул ителгән Бала хокуклары турындагы конвенция.

Түбәндәге халыкара конвенцияләр дөньяга киң мәгълүм:

  • хезмәт һәм шөгыльләр өлкәсендәге дискриминациягә юл куймау турында;
  • мәгариф өлкәсендәге дискриминациягә каршы көрәш турында;
  • мәҗбүри хезмәт турында,
  • качаклар статусы турында,
  • бала хокуклары турында һ.б.

БМО күп мәсьәләләр буенча башта декларация, ә аннары конвенция кабул итте, ягъни декларацияләр конвенцияләр белән ныгытылды.[10]

Мөселман дөньясында

Thumb
Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза һәм күзәтүче илләре харитасы.

Үзен мөселман дип атаучылар күп итеп яшәгән җәмгыятьләрендә кеше хокуклары һәм хатын-кыз хокуклары мәсьәләдә радикаль карашлар өстенлек итә:

  • Гарәбстан ярымутравы илләре (Йәмәннән тыш) хәттә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1966 елда кабул ителгән Кеше хокуклары турында билльның «Икьтисади, социаль һәм мәдәни хокуклар турында халыкара пакт» (en) һәм «Гражданлык һәм сәяси хокуклар турында халыкара пакт» (en) исемле халыкара конвенцияләрне имзаламаган.
  • Хатын-кызларга карата бар төр дискриминацияне бетерү конвенциясе (en) таләпләре хәттә аны имзалаган мөселман илләр җәмгыятьләрендә игътибарсыз калдырыла.
Remove ads

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads