Киберпанк
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Киберпанк (ингл. cyberpunk) — фәнни фантастика жанры. Компьютер чорындагы технологик прогресс фонында кеше культурасының түбән төшүенә игътибар итә. Термин инглизчә cybernetics «кибернетика» һәм punk «панк» сүзләренең катнашмасы булып тора. Бу терминны беренче тапкыр Брюс Бетке 1983 елдагы хикәясе өчен атама буларак куллана[1]. «Киберпанк» жанрындагы әсәрләр киләчәкнең антиутопия дөньясын тасвирлый. Мондый дөньяда үсеш алган мәгълүмат технологияләре, кибернетика, виртуаль чынбарлык, киборгизация һәм ясалма интеллект җәмгыятьне чикләнмәгән һәм көйләнмәгән дәүләт контроле белән бергә кушыла, яки киресенчә, алар түбән төшү, коррупция, дәүләт институтларының таркалуы, клептократия, гигант транснациональ корпорацияләр һәм мафия доминациясе, социаль тигезсезлек, фәкыйрьлек яки җәмгыятьнең социаль төзелешендә радикаль үзгәрешләр өстенлеге белән бергә кушыла[2]. Киберпанк жанрындагы әсәрләр еш кына кеше акылының һәм җәмгыятенең асылы, кеше һәм машина, чынбарлык һәм виртуальлек арасындагы чикләр мәсьәләләрен күтәрә.

Remove ads
- Уильям Гибсон - Нейромант hәм Хром Яндыру
- Брюс Стерлинг - Mirrorshades антология редакторы
- Нил Стивенсон - Карлы hәлакәт (1992)
- Пэт Кэдигэн - Mindplaers
- Руди Рюкер - Ware тетрологиясы
- Джон Ширли - Heatseeker
- Робокоп (ингл. RoboCop, 1987)
- Бишенче элемент (ингл. The Fifth Element, рус. Пятый элемент, 1997)
- Матрица (ингл. The Matrix, 1999)
- Аватар (ингл. Avatar, 2004)
- Ясалма зиhен (ингл. A.I., Artificial Intelligence, рус. Искусственный разум, 2001)
- Аерым фикер (ингл. Minority Report, рус. Особое мнение, 2002)
- Җимерүче(ингл. Demolition Man,рус. Разрушитель, 1993)
- 6-нчы көн (ингл. 6th day, рус. 6-ой день, 2000)
- Барысын да искә төшерү (ингл. Total Recall, рус. Вспомнить всё, 1990)
Remove ads
- Akira (1988)
- Serial Experiments Lain (1998)
- Megazone 23 (1985—1989)
- Neo Tokyo (1987)
- Cowboy Bebop (1998)
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads