Serial Experiments Lain
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Калып:Рәсем юк
«Serial Experiments Lain» (яп. シリアルエクスペリメンツレイン) — режиссер Рютаро Накамураның 1998 елда чыгарылган аниме-сериалы. Ул Челтәр һәм чын дөнья турында сөйли, шулай ук аларда яшәүче Лэйн Ивакура исемле кыз турында сөйли. Аниме-сериал сценаристы — Тиаки Конака, продюсеры — Ясуюки Уэда. Персонажлар дизайнеры — Ёситоси Абэ. Анимеда төрле фәлсәфи сораулар күтәрелә, мәсәлән, чынбарлык, шәхес һәм аралашу[1].
Remove ads
Сюжет
Сериалның вакыйгалары Токиода бара[2]. Төп герой — Лэйн Ивакура — тыныч һәм тыйнак урта мәктәп укучысы, модалы тенденцияләрдән артта кала. Бервакыт аның «NAVI» челтәр терминалына сыйныфташының сәер электрон хаты килгән, ул вакытта инде үз-үзенә кул салган булган[3]. Анда «тән кирәк булмаган киңлектә» «Ходае бар» дип әйтелә. Хатның мәгънәсен аңлар өчен, Лэйн «NAVI» белән тирәнтен кызыксына башлый[3][4]. Берничә сәер вакыйгалар Лэйнны Челтәр дөньясына тарта. Анда ул әкренләп аңлый: бу дөньяда күп нәрсә беренче карашка күренгәнчә булмаска мөмкин. Беренче чиратта Бу Лэйнның үзенә кагыла.
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads