Ким Әхмәтҗанов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ким Әхмәтҗанов (Ким Әбүзәр улы Әхмәтҗанов, баш. Ким Әбүзәр улы Әхмәтйәнов)- язучы, галим. С. Юлаев премиясе лауреаты (1972).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1932 елның 5 февралендә БАССР Әбҗәлил районы Әлмөхәммәт авылында туган. Үз авылында җидеелык мәктәпне, Темәс педагогия укуханәсен (1951), Уфа педагогия институтын (1955), ССРБ Фәннәр академиясенең Уфа филиалында аспирантураны тәмамлый. Башкорт поэзиясе буенча кандидатлык диссертациясе (1960) яклый. Уфа педагогия институтында (1955-1957), Уфа тарих, тел һәм әдәбият институтында (1960-1978), Уфада дәүләт университетында (1978 елдан) хезмәт куя.[1]
Remove ads
Иҗаты
1950 елның ахырыннан әдәби тәнкыйть һәм әдәбият фәне өлкәсендә эшли. Әдәбият теориясе һәм поэтика мәсьәләләрен өйрәнә. Беренче китабы – «Башкорт поэмаларының композиция мәсьәләләре» (1962) – башкорт поэзиясен беренче гыйльми тикшерү булып тора. «Әдәбият терминнары сүзлеге»н (1965) төзеде. «Шигърият иленә сәяхәт» (1967), «Әдәбият теориясе» (1971), «Поэтик образлылык» (1979) кебек фәнни хезмәтләрен язды. Наҗар Нәҗми, Г. Сәләм иҗатларын өйрәнеп, «Наҗар Нәҗми - шигырь остасы» (1974), «Г. Сәләм. Тормышы һәм иҗаты» (1980) исемле монографияләр иҗат итте. Г. Хөсәенов, Ә. Харисов белән берлектә «Башкорт поэзиясенең антологиясе»н (1971) төзеде. Башкорт поэзиясен тарихи планда тикшереп, «Матурлык, батырлык, шигърият» (1982 елда чыга) исемле китап язды. «Башкорт совет әдәбияты тарихы» (1967), «Башкорт әдәбияты тарихы» ( 6 т., 1990-1996 елларда чыга) җыентыклары автордашы. Урта мәктәпләр өчен әдәбият дәреслекләре төзүдә катнаша.[2]
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Салават Юлаев премиясе (1972) – «Әдәбият теориясе» (1971) китабы өчен.
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1965)
Хәтер
- 1992 елда, әдәбият, сәнгать һәм журналистика өлкәсендәге уңышлы хезмәтләрне бүләкләү максатында, Әбҗәлил районы хакимияте Ким Әхмәтҗанов премиясе (Ким Әхмәтҗанов исемендәге премия) булдырган.
- Аскарда (Әбҗәлил районы үзәге) урам галимнең исемен йөртә.
- Туган авылында музее бар.
Әдәбият
С. Сафуанов. Шигърият сакчысы. «Агыйдел», 1982, № 2.
Чыганаклар
Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)
Сылтамалар
- Башкортстан (белешмәлек)(рус.)
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads