Темәс

From Wikipedia, the free encyclopedia

Темәсmap
Remove ads

ТемәсБашкортстанның Баймак районында урнашкан авыл. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 3529 кешенең яшәве мәгълүм.[7]

Кыска фактлар Темәс, Рәсми исем ...

[1]

Темәс — Көньяк Урал төбәгендә иң зур авылларның берсе. Төп халкы — Бөрҗән ыруы башкортлары. Авылда 1795 елда — 348, 1859 елда — 808, 1885 елда — 950, 1920 елда 2491 кеше исәпләнгән. Темәс авылының нәкъ уртасындагы калкулыкта Сакмар елгасы ярында ике катлы бина урнашкан. Ул — 1896-1897 елларда төзелгән Тәңгәвер кантоны башкарма комитеты бинасы. 1919 елның гыйнварыннан мартына кадәр монда Башкортстан Хөкүмәте эшләгән. 21-23 февральдә биредә башкортларның хәрби съезды үтә һәм идарә итүнең яңа органы — Вакытлы комитет төзелә. Бүген бу бинада тарихи-туган якны өйрәнү музее урнашкан.[8]

Remove ads

Демография

Халык саны динамикасы:

2002[9]2009[9]2010[7]
351739203529

Шәхесләр

  • Рафаил Әбсәләмов (1950), табиб. БАССР XII чакырылыш Югары Советы депутаты.
  • Рәшит Ирназаров (1935), социология фәннәре докторы (1999), профессор (2002). БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1992), фән эшлеклесе (2002).
  • Ридик Фәсхетдинов (1940―2022), баянчы, БАССР халык (1982), РСФСР атказанган (1989) артисты.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads