Киров өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте

үзәкләшкән дини оешма (Киров өлкәсе, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia

Киров өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте
Remove ads

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте белән бутамагыз

Кыска фактлар Баш-фатир:, Оешма төре: ...

Киров өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте (рус. Духовное управление мусульман Кировской области, ЦРО ДУМ Кировской области) ― Киров өлкәсе мөселманнарының Россия мөфтиләр шурасы составындагы үзәкләшкән дини оешмасы. Нократ Аланы һәм Малмыж районнарында урнашкан берничә җирле мөселман дини оешмасын (мәхәллә) берләштерә.

Диния нәзарәте рәисе (2012 елдан) – Нияз Шамил улы Кашапов.

Remove ads

Тарих

Киров өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә караучы мөселман җәмгыятьләренең күп өлеше Нократ Аланы һәм Малмыж районнарында халык саны буенча татарлар өстенлек иткән авылларда һәм бистәдә урнашкан.

2012 елга кадәр Киров өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтен Рифнур хәзрәт Закиров җитәкләгән (Малмыж районы Әҗем авылы мәчете имамы). 2012 елдан рәис – Нияз Шамил улы Кашапов (1982 елгы).

2012 елда Диния нәзарәте составында 8 җирле мөселман җәмгыяте була:

  • Әҗем авылы мөселманнарының җирле дини оешмасы,
  • Рожки авылы мөселманнарының җирле дини оешмасы ,
  • Татар Югары Конбашы авылы мөселманнарының җирле дини оешмасы ,
  • Иске Йөрек авылы мөселманнарының җирле дини оешмасы ,
  • Яңа Йөрек авылы мөселманнарының җирле дини оешмасы ,
  • Савали авылы мөселманнарының җирле дини оешмасы,
  • Салкын Чишмә авылы мөселманнарының җирле дини оешмасы,
  • Яңа Смәел авылы мөселманнарының җирле дини оешмасы .

Югарыда санап үтелгән барлык мөселман җәмгыятьләрендә мәчетләр булган, әмма аларның барысына да ремонт һәм реконструкция кирәк булган. Биналар заманча техник һәм санитар таләпләргә дә, мәхәллә кешеләренең санына да туры килми. Рожки һәм Әҗем авылларында мәчетләрдә манаралар булмый (Әҗем мәчетендә манара һәм ярымай 2021 елның 17 июлендә урнаштырыла[1]). Балалар өчен ислам нигезләре буенча даими дәресләр бары тик Салкын Чишмә, Яңа Смәел авылы мәчетләрендә, шулай ук Иске Йөрек һәм Яңа Йөрек авылларында үткәрелгән.[2]

2022 елда Диния нәзарәте составында – 9 мөселман җәмгыяте:

Барлык җәмгыятьләрдә дә квалификацияле имамнар һәм укытучылар алып бара торган өлкәннәр һәм балалар өчен ислам нигезләре буенча даими дәресләр оештырылган. Һәр мәчет һәм һәр җирле дини җәмгыятьтә өлкәннәр һәм балалар өчен мәктәпләр эшли, ислам нигезләре буенча дәресләр үткәрелә.[2]

2021 елдан Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте ярдәме белән «Вәгазь» газетасы яңадан нәшер ителә (мөхәррир Фирүзә ханым Кашапова). [3]

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads