Клаудия Шейнбаум

Мексика президенты From Wikipedia, the free encyclopedia

Клаудия Шейнбаум
Remove ads

Клаудия Шейнбаум Пардо, (исп. Claudia Sheinbaum Pardo, 1962 елның 24 июне, Мексика, Мехико) ― мексикалы сәясәтче, галим һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча белгеч. 2024 елның 2 июнендә узган гомуми сайлауларда Мексика президенты итеп сайланган. Үз вазыйфасына 2024 елның 1 октябрендә керешкән[18]. Ил тарихында беренче хатын-кыз-президент [19].

Кыска фактлар Клаудия Шейнбаум, Мексика президенты ...
Кыска фактлар Ватандашлык, Тугандагы исем ...

Мехико мэры (2018―2023). Башкала мэры постында беренче хатын-кыз һәм беренче яһүд җәмгыяте вәкиле. Климат үзгәрүе буенча хөкүмәтара экспертлар төркеме (ингл. Intergovernmental Panel on Climate Change, IPCC) әгъзасы сыйфатында 2007 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе коллектив лауреатларының берсе[20]. Инженер-энергетика тармагында философия докторы (Ph.D.[d]) гыйльми дәрәҗәсенә ия, энергетика, әйләнә-тирә мохит һәм тотрыклы үсеш мәсьәләләре буенча 100 дән артык фәнни һәм иҗтимагый-сәяси мәкалә һәм ике китап авторы.

Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1962 елның 24 июнендә Мехикода яһүд гаиләсендә туган. Әтисе ягыннан әби-бабасы, ашкеназ[d] яһүдләре, 1920-елларда Мексикага Литвадан күчеп килгәннәр. Әнисе ягыннан әби-бабасы, сефард[d] яһүдләре, Холокосттан качып, 1940-еллар башында Болгариядән Мексикага күчеп киткән[21][22]. Әти-әнисе икесе дә галимнәр: инженер-химик Карлос Шейнбаум Йоселевиц (1933—2013) һәм биолог Анни Пардо Семо, хәзерге вакытта Мексиканың милли автоном университетының мактаулы профессоры[23][24]. Бертуганы – физик[25][26].

Мексика милли автономияле университетында (UNAM[d]) физика өйрәнгән, анда бакалавр (1989), аннары магистр (1994) һәм доктор (1995) дәрәҗәләрен алган[25][26][27][28]. 1991—1994 елларда Калифорния штатының Беркли шәһәрендә урнашкан Лоуренс исемендәге милли лабораториядә[d] докторлык диссертациясе өстендә эшләп, тәмамлаган[29][30][20].

1995 елда Мексика милли автономияле университетының Инженерлык институтында укыта башлаган[25]. Мексика Фәннәр академиясе әгъзасы[31].

Җирле хакимият органнарында эшләгәннән соң, 2006 елда UNAMга кайткан һәм фәнни журналларда мәкаләләр бастыруын дәвам иткән. 2007 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршындагы энергетика һәм сәнәгать өлкәсендә Климат үзгәрүе буенча хөкүмәтара экспертлар төркеменә (ингл. IPCC, рус. МГЭИК) кушылган.

Remove ads

Сәяси карьерасы

Мексика милли автономияле университетында укыганда киләчәктә Демократик революция партиясенең (PRD[d]) яшьләр хәрәкәтен тәшкил итәчәк студентлар оешмасына кергән[32]. 2000―2006 елларда башкала хөкүмәтендә Мехикода транспорт чараларын электрон теркәү үзәген булдыру өчен җаваплы булган[33]. 2012―2015 елларда — БМОның үсеш өлкәсендәге сәясәт комитеты әгъзасы. 2015―2017 елларда Мехиконың көньяк-көнбатышындагы Тлалпан районы җитәкчесе булган[34].

2018 елның 1 июлендә, алты кандидатны җиңеп, алты елга Мехико мэры итеп сайланган[35]. Мехико башкаласында мэр итеп сайланган беренче хатын-кыз һәм мэр итеп сайланган беренче яһүди була.

2023 елның июнендә Президент сайлауларында катнашуга әзерләнү өчен Мексика башкаласы мэры вазыйфасыннан киткән. 2023 елның 6 сентябрендә идарә итүче МОРЕНА партиясеннән 2024 елгы гомуми сайлауларда ил президенты постына кандидат итеп күрсәтелгән һәм партия лидеры булган[36][37]. 2024 елның 3 июнендә рекордлы 36 млн (61,18 %) тавыш җыеп, Мексиканың Президент сайлауларында җиңгән[38]. Президент вазыйфасына 2024 елның 1 октябрендә керешкән[39][40].

Remove ads

Шәхси тормышы

1987―2016 елларда ире ― сәясәтче Карлос Гомес Гисперт. Әлеге никахтан кызы Мариана (1988 елда туган, 2019 елда Калифорния университетында фәлсәфә буенча докторлык дәрәҗәсенә укыган), шулай ук Родриго Омасу Аларконның үги әнисе (1982 елда туган, хәзер кинорежиссер)[41].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads