Корманай

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

КорманайБашкортстанның Авыргазы районында урнашкан татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 306 кешенең яшәве мәгълүм.[3]

Кыска фактлар Корманай, Рәсми исем ...

Remove ads

Тарихи белешмә

Корманай авылына нигезне Корманай Газиев исемле милләттәшебез салган. Аннан соң бу төбәккә башка гаиләләр дә күченеп утыра. Шулай да бүгенге көндә бу авылда нәкъ менә аңа беренче нигез салган кешенең нәсел-нәсәпләре — Газиевлар фамилияле гаиләләр күпчелекне тәшкил итә дисәң дә була.

Милләтебезгә бик күп укымышлы һәм булдыклы кешеләрне биргән Корманай. Атаклы галимнәр – фән докторлары һәм кандидатлары, танылган табиблар, укытучылар, сәнгать әһелләре һәм башка һөнәр ияләре авылның данын арттыра. Аеруча танылган җырчыбыз, Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге иясе Идрис Газиев белән горурлана авылдашлары.

Корманай авылына 250 ел тулуны район дәрәҗәсендә зур бәйрәм сыйфатында билгеләделәр.

Remove ads

Танылган кешеләр

Демография

Халык саны динамикасы:

2002[4]2009[4]2010[3]
324301306

96% халкы — татарлар

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads