Красногорское (Удмуртия)

Красногорское районы муниципаль округы үзәге (Удмуртия, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia

Красногорское (Удмуртия)
Remove ads

Красногорское (удм. Красногорск, рус. Красногорское) (1935 елга кадәр Святогорское, 1938 елга кадәр Барышниково) ― авыл, Удмуртиянең Красногорское районы муниципаль округы һәм 2021 елга кадәр Красногорское авыл җирлегенең административ үзәге. [3] Халык саны ― 3855 (2021).[4]

Кыска фактлар Красногорское, Дәүләт ...

Remove ads

География

Авыл Удмуртия республикасының төньяк өлешендә, республика башкаласы Ижаудан төньякка таба 140 км, Глазов шәһәреннән көньякка таба 40 км ераклыкта, Чүпче елгасының сулъяк кушылдыгы Убыть елгасы ярында урнашкан. Әлеге елгада рәттән өч буа ясалган, авылның әйләнә-тирәсендә матур табигать, урманнар күп.

Сәгать зонасы

Красногорское авылы, бөтен Удмурт Республикасы кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланылган вакытны UTC өчен күчерү + 4:00 тәшкил итә.

Тарих

Святогорское авылы рәсми рәвештә Вятка рухани консисториясе указы белән 1837 елның 1 апрелендә нигезләнә. [5] Нократ губернасы Глазов өязе Сюрзян волостена караган. 1873 елда 10 хуҗалыкта 22 ир-ат, 29 хатын-кыз яшәве теркәлгән. 1891 елда авыл волость үзәгенә әйләнә. 1918 елның августында Советларга каршы кузгалган крестьяннар фетнәсен Глазовтан килгән Барышников җитәкчелегендәге Кызыл Гаскәр отряды бастыра. 1935 елда удмурт совет дәүләт эшлеклесе, КПССның Удмурт өлкә комитеты беренче секретаре (1937-1938) Степан Барышников (1894―1943) хөрмәтенә авылның исеме Барышниково итеп үзгәртелгән. Ул кулга алынгач (1938), хәзерге атама бирелгән. [6]

2021 елдан ― Красногорское районы муниципаль округы административ үзәге. [7]

Халык саны

Авылда район халкының яртысы диярлек (49.16 %) яши. Удмуртиянең эре торак пунктларындагы кебек, биредә яшәүче руслар белән удмуртларның саны бертигез күләмдә.

Подробнее Халык саны ...

Икътисад

  • «Ростелеком» ААҖ УР филиалы
  • Шаркан трикотаж фабрикасы цехы
  • Красногорское аптекасы № 24
  • Красногорское райпосы
  • «Энергия» ҖҖЧ
  • «Север» ҖҖЧ
  • «Темп» ҖҖЧ
  • «Удмуртавтодор» филиалы «Красногорский ДУ»
  • Глазов электр челтәрләренең Красногорское бүлекчәсе
  • «Удмуртгаз» Глазовгаз РОАО филиалы Красногорское газ участогы
  • «Красногорское урманчылыгы» ДУ
  • «Удмуртлес» ДУ филиалы «Красногорсклес»

Дин

Православие
  • Изге Покрау гыйбадәтханәсе

Шәхесләр

Галерея

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads