Красногорское районы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Красногорское районы (рус. Красногорский район, удм. Красногорск ёрос) — Удмуртиянең төньяк-көнбатышында урнашкан муниципаль округ. Административ үзәге ― Красногорское авылы.
Remove ads
География
Чиктәшлек
Районның төньягы Красногорское калкулыгында, ә көньягы — Көлмез түбәнлектә урнашкан; район җире аша Уть, Убыть, Пестерь, Лекма, Саля, Көлмез, һ. б. елгалар ага.
Тарих
Район 1929 елның 15 июльдә элекке Глазов өязнең Святогорское һәм Курья волостьларның 13 авыл советыннан төзелә, ләкин 1932 елда район юкка чыгара, ә аның территориясе Глазов һәм Юкамен районнар арасында бүленә. 1935 елның 8 гыйнварында яңадан барлыкка килә; шул ук елның 8 мартта исемен Барышниково районына алыштыра. 1938 елда исемен Красногорское районына алыштыра.
1962 елда, чираттагы административ реформасы нәтиҗәсендә, Красногорское районы яңадан юкка чыга, ә аның территория өч (Балезино авыл районы, Глазов авыл районы, Игра сәнәгать районы) район араыснда бүленә. 1965 елда торгызыла.
Remove ads
Халык
1970[3] | 1979[4] | 1989[5] | 2002[6] | 2010[1] |
---|---|---|---|---|
17 372 | 15 495 | 14 202 | 11 947 | 10 346 |
Милли состав: арлар — 38 %, руслар — 59,3 %, татарлар — 1,5 % (2002 җанисәбе буенча).
Административ бүленеше
Remove ads
Социаль инфраструктура
Мәгариф системасы үз эченә 11 мәктәп һәм 12 балалар бакчасын ала. Медицина ярдәмен өч хастаханә һәм 14 фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә. Шулай ук районда 16 мәдәния йорты һәм 15 китапханә эшли.
Икътисад
Икътисад нигезе — авыл хуҗалыгы.
Фотогалерея
- Красногорское авылында чиркәү
- Кулёмино авылы
- Тура авылы
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads