Лайма Вайкуле

From Wikipedia, the free encyclopedia

Лайма Вайкуле
Remove ads

Лайма Станиславовна Вайкуле (31 март 1954, ССРБ, Латвия ССР ы, Цесис) — ССРБ һәм латыш эстрада җырчысы, актриса. Латвия Республикасының халык артисты (1995). «Вернисаж», «Еще не вечер», «Скрипач на крыше», «Шерлок Холмс», «Я вышла на Пикадилли», «Легкой джазовой походкой», «Я за тебя молюсь» һәм башка күп хитларны башкара.

Кыска фактлар Лайма Вайкуле, Туган телдә исем ...
Remove ads

Биографиясе

Кыска фактлар Тышкы медиафайллар ...

Лайма Вайкуле 1954 елның 31 мартында Латвия ССР-ның (ССРБ) Цесис шәһәрендә туган. Атасы, Станислав Вайкуле, производствода эшче була. Әнисе, Янина Вайкуле (2015 елда вафат була)[2], элек сатучы, ә аннары кибет директоры була[3]. Лайма шулай ук ике олуг апайлары (бер үгәй апасы һәм бертуган апасы) һәм олы үги агасы була. Өч елдан соң аның гаиләсе Ригага күчеп килә[4]. Ригада 25-се урта мәктәптә укый[5].Сигезенче класны тәмамлагач, Лайма медицина училищесына укырга керә. Табиб булырга, кешеләрне дәваларга хыяллана, әмма шоу-бизнеска эләгә һәм башка тормыш башлана.

1969 елның декабрендә[6] Рига ВЭФ заводының мәдәният сараенда яшь вокалчылар конкурсында катнашып, сәхнәдә чыгыш ясый, дипломант була һәм 4-се урынны яулый[7].

15 яшендә Раймонд Паулс җитәкчелегендә Рига радио һәм телевидениесе оркестры солисты була. 1970 елларда Кара диңгез курортларында рок-төркем белән рестораннарда җырлый. Бер вакыт Ялтада «Ницца» ресторанында чыгыш ясый. Анда ял вакытында аны Юрмаланың сәүдә идаралыгы начальнигы Марина Затока күреп кала. 1979 елның гыйнварыннан 1984 елның декабренә кадәр Юрмалада билгеле «Юрас перле» ( «Морская жемчужина») квартетында чыгыш ясый. Башта бию оркестрында җырлый, аннары художество җитәкчесе Гурман Марк булган варьете җырчысы була. Шулай ук «Юрмала» кунакханәсе ресторанында чыгыш ясый[8]. Соңыннан, 80-се еллар уртасында Ригада яңа ачылган «Латвия» кунакханәсенең «Мелодия» барына чакыралар. Аннан инде үз программасын төзеп, төркем һәм балет белән китә[9][10].

1981 елда, варьете солисты буларак, «Мелодии входящего года» (латыш. Gadu mijas melodijas) программасын төшерүдә катнаша, ул «Кабур» ресторанында үтә, анда балет белән «Бәхет» (латыш. Laime) чокыр башкара. Бу Лайма Вайкуленың телевидениеда беренче чыгышы була. 1983 елдан 1985 елга кадәр «Юрмала» һәм «Латвия» интурында Латвия телевидениесе өчен варьете-программасында төшерүдә катнаша. 1984 елның декабрендә аны Латвия телевидениесендә «Яңа ел варьете» (латыш. Jaungada varietē) программасында күрсәтәләр, анда шулай ук «Mušmires» һәм «Brauc, brauc...»[11] җырларын башкара. Бу программала аның белән бергә Леон Звиедрис, шулай ук Нора Бумбиер һәм башка билгеле башкаручылар чыгыш ясый. Соңыннан бу номерлар тагын да 1997 елда «Субботний ретро-концерт» (лат. Sestdienas retrokoncerts) тапшырулар циклында күрсәтелә[12][13].

1984 елда ГИТИС-ка режиссерлык бүлегенә укырга керә. Көнбатыш репертуардан һәм заманча җырлардан тыш «LAIMA» вокаль-инструменталь ансамбль озатуында латыш җырларын, башлыча, Р. Паулсның «Verokoko» (рус вариантында В. Леонтьев җырлый,«Вероока») җырлый башлый. 1985 елдан үзенең төркеме һәм балеты белән бергә «Меркурий» клубында чыгыш ясый (Хаммер үзәге). 1984 елның декабрендә Владимир Давыденко чакыруы буенча ССРБ Үзәк Телевидениесе өчен «Яңа ел зәңгәр уты» программасын язуда катнаша, анда латыш телендә «Веселые мухоморы» (латыш. Mušmires) җыры башкара, ул Kool & the Gang төркеменең үзгәртелгән «Big Fun» җыры (1982) була. Бу аның Үзәк телевидениеда беренче тапкыр күренүе була. 1985 ел дәвамында берничә тапкыр «Нәрсә? Кая? Кайчан?» тапшыруында музыка паузаларында һәм тайм-аутларда катнаша, анда ансамбль белән бергә латыш телендә җырлар башкара[14][15][16][17]

Җырчыны билгеле җыр язучы шагыйрь Илья Резник сизеп кала. Ул аңа радиода язылу өчен яңа «Ночной костер» җыр тәкъдим итә, җырчы радиоэфирга гына түгел, шулай ук Вильнюстагы «Җыр-86»телетапшыруына эләгә[18]

Шул чакта, 1986 елның көзендә мәйданчык йодызларның совет-итальян концертында «Вернисаж» җырын (Паулс, Резник), шулай ук совет-итальян авторларының «Послание мира» җырын башкара. Концертның телеверсиясе «Вернисаж» җырын башкармый (аның урынына «Ночной костер» җырын җырлый) чөнки җырның премьерасы «Еще не вечер» (Паулс, Резник) җыры белән бергә «Яңа ел зәңгәр утында» телевидениела күрсәтү карар ителә. Лайма Вайкуле «Еще не вечер» җырының үзенчәлекле тексын тәкъдим итә һәм 1987 елда Латвия радиосында тавыш язу студиясендә яздыра [19]

1987 елның февралендә җырчы «Россия» дәүләт концерт залында үткән Паулсның авторлык кичәсендә катнаша, концертның бөтен союз телевизион трансляциясеннән соң ул билдәлелек ала. Чехословакияда шул ук елның маенда халыкара фестивальдә «Вернисаж» җыры өчен «Алтын саз» («Братислава сазы») призы җырчының уңышын ныгыта. 1987 елның ноябрендә Болгариядә халыкара «Нәрсә? Кая? Кайчан?» уенында чыгыш ясый (чыгышы 13 ноябрьдә үтә)[20].

ГИТИС эстрадасы режиссер факультетында укуы белән бер вакытта зур ялгыз программа әзерли башлый, аның премьерасы 1988 елның февралендә «Россия» дәүләт концерт залында уза һәм ул актрисаның моңлы, үзенчәлекле, мәзәк, гротесклы образларны тудыра алуын раслый[21]

1988 елның мартында Раймонд Паулс и Яак Йола белән бергә Хельсинкига бара, анда «Я ищу музыку для вас. Раймонд Паулс в Хельсинки» (фин. Etsin musiikkia sinulle. Raimond Pauls Helsingissä) концертында катнаша. Анда «Юлейсрадио» биг-бэндын озатуында үзенең ялгыз альбомнан җырлар башкара һәм программа финалында катнашучылар белән бергә «Миллион алых роз» җырын башкара[22]

1989 елларда ук популяр буларак Сочида чыгыш ясый. Аңа «Мелодия» тавыш язу компаниясыннан шылтыраталар һәм Мәскәүгә АКШ башкаручысы менән җыр язуга чакыралар. Берничә айдан соң ул АКШ-ка күченергә чакыру ала. Тиздән күчкәннән соң аңа онкологик диагноз куела, аны җырчы күченүе аркасында җиңеп чыга[23].

«Юрмала» мәйданчык җырының яшь башкаручылар конкурсын оештыручыларның берсе булып тора.

Россиядә һәм Латвияда берничә уңышлы альбом чыгара, Россиядә, Аурупада һәм АКШ-та 20 миллионнан артык тәлинкә сата.

Иске ССРБ илләрендә, Аурупа, Япония һәм АКШ калаларында чыгыш ясый.

1991 елдан Японияда «Кызылларның һәм Акларның җыр турниры» программасында чыгыш ясый, анда латыш «Вернисаж» җыры версиясенең «Elizabet» җырын башкара. 1993 елда Монте-Карлода «World Music Awards» премиясын ала һәм «Breakin' away» җыры белән чыгыш ясый[24]

Латвияда үтә торган «Яңа дулкын» музыка конкурсының, шулай ук радио һәм телевидениенең, бәйрәм концертларының даими кунагы була.

Даими «Голосящий КиВиН» КВН фестивале жюриена чакырыла, ул ел саен (2014 ел чаклы) Юрмалада үткәрелә.

2015 елдан Юрмалада ел саен «Laima Rendezvous Jūrmala» («Лайма Рандеву Юрмала») халыкара музыка фестивален оештыра һәм үткәрә.

1986 елның апреленнән һәм ССРБ таркалганга кадәр ВИА «LAIMA» солисты сыйфатында «Азконцерт» солисты була һәм күпмедер вакыт Бакыла яши

2018 елның авгусында, Одессада гастрольләр вакытында Вайкуле Кырымда санкцияләр аркасында чыгу хокугына ия булмавы турында белдерә..Әмма соңрак «Россия-1» телеканалы эфирында җырчы санкцияләр бетерелгәннән соң ярымутрауга барырга әзер булуын аңлата

Remove ads

Шәхси тормышы

Өйдәш ире Андрей Илатовский (1951 елның 30 августында туган )[25] — җырчының продюсеры, аның ансамбленең элеккеге бас-гитаристы, совет дәүләт эшмәкәре Викентий Казимирович Илатовский оныгы (1899-1983). Андрейның агасы Викентий Илатовский «Юрас перле» ресторанында официант булып эшли[26][27]. Лайма Вайкуле белән 1970 елда танышалар, 1978 елдан фактик никахта яшиләр. Балалары юк[28]. Игорь Крутой Лайма Вайкуле белән ничек «туганлашуы» турында сөйли. 2010 елда, 56 яшендә Лайма ясалма аталандыру ярдәмендә йөкле була, тик ул төшә.[29][30]

Бер баланы уллыкка алырга ниятли, ләкин духовнигы бәхиллек бирми.

— Үтенәм, кызлар, аборт ясатмагыз! Әгәр балага узгансыз һәм булдыра алмыйсыз икән, иң яҡшысы баланы бирегез... миңә![31]

1994 елда туган оныгы Паулс Моник-Ивонның крестный әнисе, ә аның тәре әтисе Игорь Крутой була.

Лайма Вайкуле хайван хокукларын актив яклаучы[32][33]. Ул — әхлак күзлектән вегетариан. Лайманың дин — православие[34].

Remove ads

Иҗаты

Дискография

  • 1986 — Первый сезон. Восьмидесятые.
  • 1992 — Я за тебя молюсь
  • 1993 — Laima Tango
  • 1994 — Милый, прощай!
  • 1996 — Я вышла на Пикадилли
  • 1996 — Viss nāk un aiziet…
  • 1998 — Латинский квартал
  • 1999 — Зеркало
  • 2000 — Лучшие песни
  • 2002 — Имена на все времена
  • 2005 — О чём играет пианист?
  • 2013 — Atkal Mājās
  • 2019 — Leģendas

Фильмографиясе

  • 1979 — Инспектор Гул — клубта җырчы һәм биюче (эпизод, «Lo and Behold» җыры)
  • 1980 — Братья Рико — җырчы (эпизод, песни "She's not a disco lady" и "You're my everything")
  • 1984 — Нужна солистка — вокал (кадрда — Мирза Мартинсен, «Bez puišiem nevar» җырчы)
  • 1985 — Танцы на крыше — җырчы (эпизод, «Ты найди меня» җыры)
  • 1991 — В русском стиле — Анна, махсус мәктәптә химия укытучысы (төп роль)
  • 1997 — Старые песни о главном 2 — пани Лайма (эпизод)
  • 1998 — Военно-полевой романс — певица в военном лагере (эпизод)
  • 1998 — Старые песни о главном 3 — камео
  • 2001 — Женское счастье — камео
  • 2001 — Старые песни о главном. Постскриптум — җырчы (эпизод)
  • 2003 — Снежная патшабикә — Снежная патшабикә (төп роль)
  • 2007 — Очень новогоднее искә алу, или Ночь в музее — җырчы (эпизод)
  • 2009 — Красная шапочка — Кызыл Башлыкның әнисе (төп роль)

Танылуы һәм бүләкләре

  • 1987 — «Братислава сазы» эстрада конкурсында (Чехословакия) гран-при («Алтын саз»)
  • 1990 — «Латвия ССР-ның атказанган артисты»
  • 1993 — «World Music Awards» премиясе (Монте-Карло)[35]
  • 1995 — «Латвия Республикасының халык артисты»
  • 2011 — Дуслык ордены (2011 елның 7 июлендә, Россия) — Латвия Республикасында заманча Россия музыкасы мәдәниятен популярлаштыруга, Русия-Латвия мәдәни бәйләнешләрне ныгытуга һәм үстерүгә зур өлеш индергәне өчен[36].
  • 2019 — Латвия президентының Мактау грамотасы — дәүләт яки Латвия җәмгыяте файдасына казанышлары өчен[37].
  • 2019 — «Алтын граммофон» — ватан шоу-бизнесы үсешенә керткән өлеше өчен[38].
Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads