Лев Троцкий
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Лев Давид улы Троцкий (кушымталар — Перо, Антид ото, Л. Седов, Старик һ.б.) чын исеме Лейба Давидович Бронштейн[2][3][4](26 октябрь (7 ноябрь) 1879, Яновка авылы, Елизаветград өязе, Херсон губернасы, Россия империясе —21 август 1940, Мехико, Мексика) — халыкара коммунистик хәрәкәтнең эшлеклесе, марксизм теоретигы, аның берсе агымы — троцкизм булдыручысы.

Remove ads
Тарих

Лейба Бронштейн Херсон губернасы Елизаветград өязенең Яновка авылында (хәзер Украинаның Кировоград өлкәсендәге Береславка авылы) бай җирбиләүчеләр гаиләсендә туа. Гаиләдә бишенче бала булган.
1902 елда Бронштейн сөргеннән чит илгә качып киткән; ялган паспортына уйламыйча Троцкий фамилиясене өстәп язган һәм Троцкий псевдонимы астында тарихында билгеле булган.
Патша хакимияте вакытында ике тапкыр сөргенгә җибәрелгән, 1905 елда барлык ватандашлар хокукларыннан мәхрүм ителгән.
Бөек Октябрь инкыйлабы оештыручыларының берсе, Кызыл Гаскәр булдыручыларының берсе.
Коминтерн оештыручыларының берсе.
Совет хөкүмәтендә чит илләр эшләре буенча нарком.
Remove ads
Казан өчен көрәш
1918 елның агустында акчехословак корпусы һәм Каппель җитәкчесендәге акгвардия гаскәрләре Казан шәһәрен басып алалар һәм Россия имериясе алтынын алалар.
Кызыл Армияне булдыру
1918 елның август-сентябрендә Лев Троцкий яңа гаскәр — Кызыл Армияне Зөя (Свияжск) шәһәрендә булдыра. Кызыл Армия чын туу көне һәм нигезләнү урыны — Зөя шәһәре, август-сентябрь 1918 ел.
1918 елның сентябрендә каты сугыш һәм камалыш нәтиҗәсендә Троцкий җитәкчесендәге Кызыл Армия Казан шәһәрен үзенә кире кайтара.
Remove ads
Дәүләт эшчәнлеге
1918—1925 — хәрби һәм диңгез эшләре буенча нарком һәм Инкыйлаби хәрби Шураның рәисе.
1923 елдан — фирка эчендәге сул оппозициясе җитәкчесе.
Сталин белән көрәш
1929 елда ССРБ иленнән сөреп җибәрелгән.
1932 елда Совет ватандашлыгыннан мәхрүм ителгән.
ССРБдән киткәннән соң Дүртенче интернационалны булдыра.
Россиянең инкыйлаби хәрәкәте турында китапларны язган.
Ике тапкыр өйләнгән булган.
1940 елның 20 августында НКВД агенты Рамон Меркадер тарафыннан каты яраланган һәм җәрәхәтләрдән үлгән.
Галерея
Искәрмәләр
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads