Лю Тай Кер

Сингапур архитекторы From Wikipedia, the free encyclopedia

Лю Тай Кер
Remove ads

Лю ― фамилия
Лю Тай Кер (кыт. 刘太格; 1938 елның 23 феврале, Британия Малайясы, Джохор штаты, Муар авылы) ― архитектор, Сингапурның RSP Architect компаниясе башлыгы (1992―2017), шәһәр үсеше идарәсенең элеккеге баш планлаштыручысы[3]. Лю ― Яшәү өчен яраклы шәһәрләр өчен үзәкнең рәисе[4]. Татарстандагы Иннополис шәһәре аның мастер-планы буенча төзелгән[5].

Кыска фактлар Лю Тай Кер, Туган ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1938 елның 23 февралендә[6] Малайзиянежң Джохор штатында Муар авылында рәссам Лю Кан[d] (Liu Kang, 1911―2004) гаиләсендә туган. Аның гаиләсе Сингапурга Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң күчеп килә. Лю Чунг Ченг урта мәктәбендә (Chung Cheng High School) укыган, анда укуда бик яхшы нәтиҗәләр аркасында алдагы сыйныфка бер сыйныфны сикертеп күчкән[7]. Мәктәпне тәмамлагач, алга таба укуга акча туплау өчен, Конг Хва мәктәбендә (Kong Hwa School) алмаш укытучы булып эшләгән. Кытайга сәнгатьне өйрәнергә бару планнары булган, ләкин әнисе архитектураны өйрәнергә күндергән[8].

Ли фонды (Lee Foundation) иганәсе ярдәмендә 1962 елда Яңа Көньяк Уэльс университетына (The University of New South Wales, UNSW; Австралия, Сидней) укырга кергән, аны «архитектура» белгечлеге буенча бик яхшыга тәмамлаган, шулай ук иң яхшы студент булган өчен медаль белән бүләкләнгән. 1965 елда Йель университетында (Нью-Һейвен, Коннектикут, АКШ) укуын дәвам иткән, шәһәр планлаштыру магистры дәрәҗәсен алган, анда аны яңадан факультетта иң яхшы студент булган өчен медаль белән бүләкләгәннәр[8].

Remove ads

Карьера

Йель университетында укыган вакытта Люның профессорлары белән тыгыз мөнәсәбәтләре урнаша. Аларның берсе Люны АКШ архитекторы Ио Мин Пей (1917―2019) белән таныштыра, ул Люга үз фирмасында эш тәкъдим итә, Лю шулай ук Сиднейда Older & Dunphy компаниясендә эшләгән[7].

1965 елда Сингапур Малайзиядән аерылгач, Лю «сингапурлыларның язмышын үзгәртү» теләге булуын сизә. Аңа Сингапур торак төзелеше һәм девелопмент буенча советының (HDB) баш башкарма директоры Тэ Чинг Ван (Teh Cheang Wan) HDBда проектлау һәм тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе сыйфатында эш тәкъдим иткән[8].

1969 елда Лю Сингапурга кайта һәм HDBда эшли башлый, 1979 елда аның генераль директоры була. 1989 елда шәһәр үсеше идарәсенә (URA) мәгълүмати технологияләр буенча генераль директор һәм баш планлаштыручы сыйфатында күчә, концептуаль планны яңадан карауны үз өстенә ала[7].

1992 елда Лю дәүләт хезмәтен калдыра һәм RSP Architects Planners & & Engineers (RSP) ширкәтенә директор булып килә. Сингапурда Марина Бэй круиз үзәген (Marina Bay Cruise Centre Singapore) һәм Кытай мәдәни үзәген проектлаган. Ул шулай ук илледән артык шәһәрдә, шул исәптән Фучжоуда, төзелеш белән шөгыльләнгән. Аның шәһәр планына сокланган Фучжоу парткомы секретаре Си Цзиньпин шулай ук аңа Фучжоу Чанлэ халыкара аэропортын (Fuzhou Changle International Airport) проектлауны сорап мөрәҗәгать иткән[7][9].

2017 елның декабрендә, 79 яшендә, RSP Architects Planners & & Engineers (RSP) ширкәтеннән киткән, әтисенең сәнгать студиясе хөрмәтенә аталган Morrow Architects and Planners компаниясен нигезләгән[10].

2024 елга мәгълүмат буенча, Луи Фиджида, Сычуаньда һәм Гуандунда шәһәр планлаштыру буенча консультант булып эшли[9].

Remove ads

Иннополис шәһәре проекты

Төп мәкалә: Иннополис
Thumb
Иннополис

2011 елның августында Сингапурның элеккеге баш архитекторы Лю Тай Кер җитәкчелегендәге RSP Architect архитектура-планлаштыру бюросы мастер-план эшләү контракты алган. Ноябрьдә булачак шәһәр «Иннополис» исемен ала, аны Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров проектның асылын төгәлрәк чагылдыра дип бәяләгән. 2012 елның апрелендә Лю Тай Кер мастер-планны тәкъдир итү өчен Казанга килә, һәм фикер алышулар вакытында республика җитәкчелеге RSP тәкъдиме буенча, киләчәк шәһәргә берничә дистә ел алдан үсеш потенциалын тәэмин итү өчен, Иннополис халкының проект санын 155 мең кешегә кадәр арттырган. Россия законнары һәм шәһәр төзелеше үзенчәлекләрен исәпкә алып, алга таба проектлау өчен Сингапур архитекторларына ярдәмгә Казан Гипронииавиапром[d] компаниясе җәлеп ителгән[11][12][13][14][15].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Public Administration Medal (Gold) 1976
  • Meritorious Service Medal 1985
  • Singapore Institute of Architects Gold Medal
  • Medal of the City of Paris, France (2001)
  • Asean Achievement Award for Outstanding Contributions to Architecture (1993)
  • Яңа Көньяк Уэльс университетының (Сидней) мактаулы докторы (Honoris causa)[16]

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads