Сычуань
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сычуа́нь (||四川 Sìchuān) — Кытайның үзәк өлешенең көньягындагы провинция. Башкаласы һәм иң эре шәһәре -Чэнду. Халкы 80 418 200 кеше (провинцияләр арасында 4-енче урын, 2010 ел бирелгән мәгълүматы). Атамасы 川峡四路 («дүрт Чуанься өлкәсе») дигәннән кыскартылма һәм Сун империясе вакытында бу территориядә Чуанься өлкәсе булганга һәм соңыннан дүрт өлкәгә - "лу"га бүленгәнгә бәйле.
«Сычуань» мәкаләсе [[Кулланучы:{{{1}}}|{{{1}}}]] тарафыннан
«Азия ае 2016» викимарафоны өчен язылды.
Remove ads
География
Провинция 491 146 км² мәйдан били (5-енче урын). Провинциянең үзәк һәм көнчыгыш өлеше Сычуань казанлыгы чикләрендә урнашкан. Төньякта Ганьсу белән, төньяк-көнчыгышта Шэньси, төньяк-көнбатышта Цинхай, көньякта Юньнань белән чиктәш.
Җир тетрәүләр
2008 елның 12 маенда Сычуаньда көчле җир тетрәү булган, ул провинция шәһәрләренең күп өлешен җимергән. Җир тетрәүнең магнитудасы 7,9 балл булган. 22 майга торыш буенча хөкүмәт 50 мең һәлак булган кеше турында мәгълүмат бирә.
Remove ads
Тарихы
Неолит һәм Бронза гасыры чорында монда Сансиньдуй мәдәнияте булган (безнең эрага кадәр III—I меңьеллык). III гасырда Сычуань территориясе Шу патшалыгының нигезен хасил иткән. IV гасырда монда Чэн варвар патшалыгы оешкан. V гасырда Сычуань өстеннән гегемония табгачларга күчкән.
1911 елда провинциядә Сычуань фетнәсе башланган, ул Синьхай инкыйлабына кадәр булган.
1939 елда Сычуань провинциясенең көнбатыш өлеше аерым Сикан провинциясенә аерылып чыгарылган. 1950 елда Сикан провинциясенең көнбатыш өлеше Тибет автномияле районы составына кертелгән, калган өлеше 1955 елда янә Сычуань составына кертелгән.
Remove ads
Административ-территориаль бүленеш
Провинция 21 административ-территориаль берәмлеккә бүленә: 17 шәһәр округына, 1 субпровинциаль әһәмиятле шәһәргә һәм 3 автономияле округка.
Халкы
Провинция халкының күпчелеген Хань милләте кешеләре тәшкил итә (атап ук әйткәндә кытайлар). Шулай ук провинциядә и, наси, тибетлылар һәм цян халыклары яши. Тибетлылар, наси һәм и халкының провинция чикләрендә үз автономияле округлары бар - Гардзе-Тибет автономияле округы, Нгава-Тибет-Цян автономияле округы һәм Ляншань-Ий автономияле округы. Үз вакытында монда кайбер мәгълүматларга караганда верификацияләнмәгән озак яшәүче ЛиЦиньюнь булган, ул 256 ел яшәгән.
Remove ads
Икътисады
Провинциядә авыл хуҗалыгы үскән - дөге һәм бодай үстерелә; провинция Кытай провинцияләре арасында дуңгыз ите җитештерү буенча беренче урынны һәм тут ефәк тукучы коконнары җыю буенча икенче урынны алып тора. Илдә хәмер җитештерүнең провинциянең өлеше 20%-тан артык. Провинция территориясендә Кытай Халык Җөмһүриятендә ванадий, кобальт һәм титан ятмаларының яртыдан артыгы һәм шулай ук әһәмияткә ия тимер руда һәм башка минераль казылмалар запаслары бар. Провинциядә сәнәгатьнең автомобил, аэрогаләм, металлургия, азык-төлек тармаклары үскән. Провинция Кытайның саклау сәнәгате һәм фәнни-техник потенциал үсеше ягыннан стратегик булып тора.
Remove ads
Мәдәният
Сычуань провинциясендә 3000 ел элек булган корылмаларның бер комплексы табылган, ул 250 квадрат метрдан артык мәйдан били. Бу Цзиньша җимерекләрендә табылган иң зур һәм камил архитектур корылма дип фараз ителә. Табылган бина борынгы Цзиньша шәһәренең төньяк-көнчыгышында урнашкан. Казылмаларның мәйданы 2000 квадрат метр били. Археологлар сүзләре буенча ул Шан династиясенең хөкем итүенең соңында 3000 ел элек безнең эрага кадәр 1600-1100 елларда төзелгән булган. Озынлыгы 23 м һәм киңлеге 10 м булган борынгы бина биш киң бүлмәдән тора, шул ук вакытта гади кешенең торагы ул вакытта 5 метрга 3 метр алып торган. Экологик туризм карашы ягыннан төп карарга лаек урын булып Чэнду даирәләрендәге пандаларның тыюлыгы һәм питомнигы һәм панда Институты тора.
Дөнья мирасы
ЮНЕСКОның Дөнья мирасы исемлегенә провинция территориясендә булган түбәндәге объектлар кертелгән:
- Цзючжайгоу Милли паркы;
- Хуанлун тыюлыгы пейзаж карарга лаек зонасы;
- Лэшаньда Будда сыны һәм Эмэйшань тавы
- Дуцзянъянь ирригацион системасы һәм Цинчэншань тавы;
- Зур панда резерватлары.
Чжан Цюнь
Бу провинциядә Кытай Республикасының премьер-министры һәм чит эшләр министры Чжан Цюнь туган. Кытай хөкүмәтенең иң озак яшәүче җитәкчесе, ул 100 елдан артык яшәгән 12 дәүләт һәм хөкүмәт җитәкчеләре исемлегенә керә. Ул 7 ел (1940-1947) провинциянең губернаторы булган.
Remove ads
Тугандаш өлкәләр
- Казахстан, Алматы облысы
- Баринас (штаты) , Венесуэла
- Валенсия (автономияле җәмгыяте), Испания
- Вашингтон (штаты), АКШ
- Брүссел башкала регионы, Бельгия
- Лестершир, Бөекбритания
- Мичиган, АКШ
- Мпумаланга, Көньяк Африка Җөмһүрияте
- Пернамбуку, Бразилия
- Хиросима Префектурасы, Япония
- Яманаси Префектурасы, Япония
- Пхёнан-Намдо, Төньяк Корея Халык Демократияле Җөмһүрияте
- Пьемонт, Италия
- Төньяк Рейн-Вестфалия, Германия
- Тольна (медье), Венгрия
- Фрисландия, Нидерландлар
- Чолла-Намдо, Көньяк Корея
- Көньяк Пиренейлар, Франция
Татарстан-Сычуань Бизнес Форумы
2016 елның 4 маенда Татарстан-Сычуань Бизнес Форумы узды[1]. Анда Казан Университетлары ректорлары һәм Сычуань университетлары ректорлары арасында килешүләргә имза куелган. Сычуань икътисады, мәдәнияте турында сөйләнгән. Форум "КОРСТОН" үзәгендә үткән.
Remove ads
Сылтамалар
- 中国四川 Sichuan Provincial Government 2012 елның 1 октябрь көнендә архивланган.
- Large map of Sichuan
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads