Ләйсән Фәйзуллина
драма актрисасы, Камал театры артисты (2008 елдан) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ләйсән Фәйзуллина, Фәйзуллина Ләйсән Хөрмәт кызы (1987 елның 30 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма актрисасы, Камал театры артисты (2008 елдан). Татарстанның атказанган артисты (2018), «Тантана» премиясе лауреаты (2021). Үзенчәлекле, якты талантка ия артистка, башкарган рольләре тирәнлеге һәм табигыйлеге белән аерылып тора.[1]
Remove ads
Тәрҗемәи хәле





1987 елның 30 июнендә Татарстанның Әлмәт шәһәрендә туа. Әтисе Хөрмәт исемле, әнисе - Раушания Фәйзуллина - Әлмәт драма театры эшчесе. Спектакльдә беренче ролен өч яшендә, аннан 12 яшендә уйный. Әмма театрга аның күңелендә чын мәхәббәтне Камал театры кабыза: яшьүсмер чакта алар гастрольләргә килеп, «Кара чикмән» спектаклен күрсәтәләр һәм шул вакыттан Ләйсән тормышын театр белән бәйләргә уйлый.[2]
2005 елда, мәктәпне тәмамлагач, мәдәният-сәнгать университетының актерлык бүлегенә укырга керә, аны 2008 елда тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый.
Remove ads
Театр
Ләйсән театрда эшчәнлеген башлау белән үзен төрле рольләрдә сынап карый, үзендә яңа амплуа ача. Карьерасы башында Эмиль Талипов һәм Илгиз Зәйниев белән «Зөбәйдә – адәм баласы» һәм «Миркәй белән Айсылу» проектлары кысаларында актив эшчәнлек алып бара. Соңрак үз репертуарын «Мәхәббәт FM»дагы Рәзилә һәм «Җәйнең бер көнендә»ге хатын образлары белән туплый. Бу ике роль капма-каршы булуга кармастан да, Ләйсән аларны бик дәрәҗәле итеп уйный. Соңгы елларда шулай ук олы тамашаларда катнаша, баш рольләрдә уйный.[2]
2021 елның 27 мартында Ләйсән Фәйзуллина «Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы» номинациясендә «Тантана» премиясе лауреаты була.[3]
Remove ads
Репертуар
- Росаура – “Тәкъдир” (П.Кальдерон);
- Наирә – “Бәби”, Рәзилә – “Мәхәббәт FM”, Саҗидә – “Көтәм сине...” (И.Зәйниев);
- Хәдичә – “Курчак туе” (М.Гыйләҗев, Р.Хәмит);
- Миләүшә – “Кыю кызлар” (Т.Гыйззәт);
- Зөбәйдә – “Зөбәйдә адәм баласы” (Ш.Хөсәенов);
- Сәвия – “Ут күршеләр”(С.Юзеев);
- Мариана – “Тартюф” (Ж.-Б.Мольер);
- Заһирә – “Зәңгәр шәл”, Дилбәр – “Җилкәнсезләр” (К.Тинчурин);
- Тәмлетамак – “Авыл эте Акбай (Т.Миңнуллин);
- Гаделмәләк – “Хан кызы Турандык” (К.Гоцци);
- Хатын, яшь чагында – “Җәйнең бер көнендә” (Й.Фоссе);
- Леди Анна – “Ричард III” (У.Шекспир) һ.б.
Театрдан тыш эшчәнлек
Театрдан кала Ләйсән чигү белән мавыга. Инде 13-14 яшендә ул костюмнар, итәкләр, кофталар бәйләгән, аннан сүтеп шул ук җептән тагын берәр нәрсә чиккән; дус кызларына да бәйләп биргән. Хәтта үскәч тә бу һөнәре кирәк булып чыга аңа: «Зәңгәр шәл» спектакеленә кулдан чигелгән кулъяулыклар кирәк булгач, бу җаваплы эшне Ләйсән үз өстенә ала һәм кыска вакыт эчендә 8 метр тукымадан махсус артистлар өчен өр-яңа кулъяулыклар эшләп бирә.[4]
Remove ads
Фильмография
- 2016 — "Семейные хлопоты" — Айгөл[5];
- 2017 — "Тапшырылмаган хатлар"[5].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2014 — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы[1]
- 2018 — Татарстанның атказанган артисты
- 2021 — «Тантана» премиясе лауреаты[3]
Шулай ук карагыз
Сылтамалар
Чыганаклар
- Камал театры сайты
- МАТБУГАТ: 17.08.2012 Мәдәният - Ләйсән Фәйзуллина белән әңгәмә
- Шәһри казан : 18 февраль 2018, Алисә Шәрәфиева - Ләйсән Фәйзуллина
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads