Рәми Гарипов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Рәми Гарипов, Рәми (Рамил)[2] Ягъфәр улы Гарипов (баш. Рәми Ғарипов, Рәми Йәғәфәр улы Ғарипов, 1932 елның 12 феврале, Башкортстан АССР, Салават районы, Аркавыл — 1977 елның 20 феврале, Уфа) — шагыйрь, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1988), Башкортстанның халык шагыйре (1992). ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1960 елдан)[3].
Уфа мөселман зыяратында җирләнде.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1932 елның 12 февралендә Башкортстан АССРның Салават районы Аркавыл авылында туа. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач (1946 елда), Уфадагы С. Кудаш исемендәге 9нчы интернат - мәктәптә укый. 1950 елда Мәскәүдә әдәбият институтына укырга керә. 1955 елдан Уфада «Совет Башкортстаны» газетасында, китап нәшриятында, «Агыйдел» журналында эшли. 1959 елдан Салават районы «Йөрүзән», «Сарыкамыш» күмәк хуҗалыкларында комсомол сәркатибе һәм «Ленин байрагы» (баш. Ленин байрағы) (хәзерге «Йөрүзән») (баш. Йүрүҙән) район газетасында әдәби хезмәткәр вазыйфасында. Озак еллар дәвамында «Башкортстан кызы» (баш. «Башҡортостан ҡыҙы») журналында җаваплы сәркатип булып хезмәт итә.
Remove ads
Иҗаты
Рәми (Рамил) Гариповның беренче шигырьләре Аркавыл мәктәбендә укыганда язылган (мәсәлән, «Кечкенә партизан» балладасы).
Интернат-мәктәптә укыганда даими рәвештә «Октябрь», «Совет әдәбияты» журналларын укып, язучыларның яңа әсәрләре белән танышып бара.[4]
Матбугатта чыккан беренче әсәре – 1950 елда «Кызыл таң» газетасында һәм «Әдәби Башкортстан» (баш. «Әҙәби Башҡортостан») журналында басылган «Ленин» дигән шигыре.
1954 елда нәшер ителгән тәүге китабы - «Йөрүзән» исемле шигырьләр җыентыгы (Әдәбият институты өчен диплом эше) матбугатта уңай бәя ала. 1958 елда чыккан «Таш чәчкә» җыентыгына кергән шигырьләреннән яшьлек ялкыны бөркелеп тора, аның поэзиясенә тирән моң, фикер тыгызлыгы хас. Китаптан китапка («Сабан тургае җырлары» (1964), «Очу» (1966), «Әманәт» (1969), «Миләш-кәләш» (1974), «Йолдызлы уйлар» (1979), «Умырзая җыры» (1981)) аның шигырьләрендә халыкның тормыш һәм иҗат тәҗрибәсенә нигезләнгән фәлсәфи лирика, халыкчан юмор көчәя. Халык авыз иҗатына, бигрәк тә кобаер өлгесенә мөрәҗәгать итеп, шигырь юлларын халыкчан тасвирлар белән баета.
Тәрҗемә
Тәрҗемә өлкәсендә дәвамлы эшли: А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов, Һенрих Һейне, Рудаки, Гомәр Хәйям, Коста Хетагуров, Абай, А. Блок, С. Есенин, Рәсүл Хәмзәтов, Иван Франко, Александр Твардовский һ. б. сүз осталарының аерым шигырь өлгеләрен тәрҗемә итә.
Remove ads
«Туган тел»
Мин халкымның чәчкә күңеленнән,
Бал кортыдай энҗе җыямын.
Җыямын да - җанлы энҗеләрдән
Хуш исле бер кәрәз коямын.Шуңа да мин беләм тел кадерен:
Беркемнән дә телем ким түгел.
Көчле дә ул, бай да, ягымлы да,
Ким күрер тик аны ким күңел!..Халкым теле миңа - хаклык теле, -
Аннан башка минем илем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк!Әнкәм теле миңа - чәчән теле,
Аннан башка минем халкым юк,
Йөрәгендә халкы булмаганның
Кеше булырга да хакы юк![5].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Салават Юлаев исемендәге премия (1988) (вафатыннан соң)[6]
- Башкортстанның халык шагыйре (1992) (вафатыннан соң)
Хәтер

- Уфадагы бер урамга шагыйрьнең исеме бирелгән.
- 1990 елда Рәми Гарипов исемендәге премия булдырылган.
- 1994 елдан республика гимназия-интернаты үзенең күренекле укучысы Рәми Гарипов исемен йөртә.
Әдәбият
- «Рами Гарипов. Торю дорогу в будущее» (җыентык, төзүчесе З. Буракаева). Уфа, 2005.
Чыганак
- Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмә). Уфа, 1988.
Сылтамалар
- башка чыганаклар
- «Ватандаш» сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- Чын халык шагыйре. «Бельские просторы», 2007, № 2
- Мостай Кәрим Рәми Гарипов турында
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads