Мальдивлар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Мальди́влар (рәсми Мальдив Җөмһүрияте; мальд. ދިވެހިރާއްޖޭގެ ޖުމުހޫރިއްޔާ) — Һинд океанындагы атаулар группасында, Һиндстаннан көньякта урнашкан дәүләт. Мальдив атамасы һинд телендәге "mahal" – сарай (дворец) һәм "diva" – утрау сүзләреннән ясалган.

Remove ads
География

Мальдив Җөмһүрияте Һинд океанының экваториаль суларында, Шри-Ланкадан 700 км көньяк-көнбатышта урнашкан. Мальдиваларның территориясе 1192 мәрҗән утрауларыннан торучы 26 атоллдан гыйбарәт. Шуларның ике йөзендә генә кешеләр яши.
Утраулар океаннан бик аз биеклектә торалар: архипелагның иң биек ноктасы – Адду көньяк атоллында – 2,4 м.
Илнең башкаласы Мале архипелагтагы бердәнбер шәһәр һәм порт.
Remove ads
Тарих
Архипелагка ике мең еллар элек хәзерге Һиндстан һәм Шри-Ланкадан чыгучылар килеп утыра. V-VII гасырларда гарәбләр һәм фарсылар килә.
XII гасырга хәтле мальдивлылар буддизмны тотканнар, ләкин 1153нче елда монда гарәб дингә өндәүчесе килә (Мәхөммәд әл-Абдала), һәм тиздән бөтен халыкны Ислам динен кабул иттәргә күндерә. Үзе тиздән бу архипелагның солтаны була.
1558нче елда Маленыны португалиялеләр басып алалар һәм анда форт төзиләр, ләкин мальдивлылар 1573нче елда аларны куалар. Алардан соң бу җирләрдә голландиялеләр төрнәкләнергә уйлыйлар, шулай ук уңышсыз.
1887нче елда Британия протекторатын урнаштыра.
1964нче елның апреленда мальдивлылар баш күтәрәләр һәм Британия администраторлыгың бинасын камап алалар.
Мальдивалар 1965нче елның 26нчы июлендә бәйсезлек алалар.
1968нче елның 11нче ноябрендәге референдум нәтиҗәсендә Мальдива җөмһүрият статусын ала.
1978нче елңан бирле илнең президенты Момун Абдул Каюм була (бертоташтан 6 бишеллык вакыт). Башкаладагы тәртипсезлекләрдән соң, 2004нче елда, Каюм демократик үзгәртеп-корулар үткәрергә һәм сәяси ирекне арттырырга вәгъдә бирә. 2005нче елда сәяси фиркаләр төзергә ярый башлый. 2008нче елда беренче президент сайлаулары була, һәм анда Мөхәммәд Нәшид җиңә.
Remove ads
Дәүләт төзелеше

Президент җөмһүрияте, президент – бөтенхалык сайлаулары белән билгеләнүче хакимият һәм дәүләт башлыгы.
Закон чыгаручы хакимиятнең иң биек органы – берпалаталы мәҗлес (Халык мәҗлесе). Мәҗлес 5 елга сайлана һәм 50 депутаттан тора, шуларның кырык икесе халык тарафыннан сайлана, ә сигезен президент билгели.
Административ-территориаль бүленеше
Административ максатларда Мальдив Җөмһүриятенең 26 табигый атауы 19 административ атауга бүленә. Аларга исемнәр дхивехи әлифбасы буенча кушыла(Маледан башка):
|
|
|
|
һәм 1 дистрикт
- Мале.
Халык
Халык саны – 386 мең (2009 елның июленә). Ел саен 2,7 % табигый артым күзәтелә. Халыкның күп өлешенә ата-бабасы Һиндстан, Пакьстан, гарәп илләреннән чыккан. Сингал теленә якын булган дивехи телендә сөйләшәләр. XVII гасырдан бирле гарәп-фарсы язуына нигезләнеп эшләнгән әлифба кулланалар. Укымышлы халыкның күп өлеше гарәп, инглиз телләрен белә.
Икътисад
Икътисади өлкәнең зур өлешен туристларга хезмәт күрсәтү (28% ТМП) һәм балык тотучылык алып тора. Сәнәгый өлкәдә кием, бүләкләр, көймәләр җитештерү – мөһим тармаклар. Авыл хуҗалыгы аз үсеш алган. Азык-төлекнең күп өлеше чит илдән кертелә. һинд чикләвеге пальмасы, бананнар, яшелчәләр, икмәк агачы үстерәләр. Чит илгә балык һәм почта маркалары чыгаралар.
Демография

Мәдәният
Дин
Ислам Мальдивларда дәүләт дине булып тора. Ил конституциясе нигезендә, мөселманнар гына Мальдивлар гражданнары булырга мөмкин. Бүген утрауларның барлык төп халкы — сөнни мөселманнар. Башка дингә (исламга) күчкәнгә кадәр Мальдивларның дине Ваджраяна Буддизмы булган. Хәзер илдә ~9 мең һинд чыгышлы легаль булмаган иммигрант яши.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads