2008 ел
ел From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
2008 (ике мең сигезенче) ел — кәбисә ел, милади тәкъвим буенча сишәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 2008 елы, III меңьеллыкның 8 елы, XXI гасырның 8 елы, XXI гасырның 1 унъеллыгының 8 елы, 2000 елларның 9 елы. 2008 елдан бирле 17 ел үтте.
- Халыкара телләр елы.
 - Халыкара Җир планетасы елы.
 - Татарстанда һәм Россиядә гаилә елы.
 
| Милади тәкъвим | 2008  MMVIII  | 
| Юлиан тәкъвим | 2007—2008 (14 гыйнвардан) | 
| Юлиан тәкъвим византия эрасы белән  | 
7516—7517 (14 сентябрьдән) | 
| Римны нигезләгәннән башлап | 2760—2761 (4 майдан) | 
| Яһүдләр тәкъвиме | 
5768—5769  ה'תשס"ח — ה'תשס"ט  | 
| Һиҗри тәкъвим | 1429—1430 (29 декабрьдан) | 
| Борынгы әрмәннәр тәкъвиме | 4500—4501 (11 августтан) | 
| Әрмәннәрнең чиркәү тәкъвиме | 1457  ԹՎ ՌՆԾԷ  | 
| Кытай тәкъвиме | 4704—4705 (7 февральдан)  丁亥 — 戊子 кызыл дуңгыз — сары күсе  | 
| Хәбәш тәкъвим | 2000 — 2001 | 
| Борынгы һинд тәкъвиме | |
| - Викрам-самват | 2064—2065 | 
| - Шака самват | 1930—1931 | 
| Шәмси тәкъвим | 1386—1387 | 
| Буддачылык тәкъвиме | 2551 | 
| Япон ел исәбе | 20 ел Хэйсэй | 
Remove ads
Вакыйгалар
- 2 март — Россиядә өченче президентны сайлыйлар.
 - 11 апрель — тарихта беренче тапкыр хоккей буенча Россия чемпионы исемен Салават Юлаев такымы ала.
 - 7 май — Өченче Россия президенты Дмитрий Медведев инаугурациясе[1].
 - 10 май — Аурупаның иң зур вулканы — Этна активлашты.
 - 24 май — Россия җырчысы Дмитрий Билан Евровидение 2008 җыр бәйгесендә җиңү яулый.
 - 1 август — тулы кояш тотылу күренеше.
 - 8 август — Пекинда Олимпия уеннары ачыла[2].
 - 8 август — Грузия гаскәрләре Көньяк Осетиянең Цхинвал шәһәрен утка тоталар. Көньяк Осетия низагы башлана[3].
 - 5 сентябрь — Никарагуа хөкүмәте Абхазия һәм Көньяк Осетия бәйсезлеген таный.
 - 12 сентябрь — Ирек Мортазин үз блогында Минтимер Шәймиевнең үлеме турында хәбәр урнаштыра.
 - 4 ноябрь — АКШ президенты сайлауларында Барак Обама җиңү яулый[4].
 - 20 ноябрь — Швеция парламенты Лиссабон килешүен ратификацияли.
 - 14 декабрь – 29 яшьлек «Әл-Багдадия» каналы журналисты Мунтазар әл-Зәйди Джордж Бушка башмак ыргытты.
 - 27 декабрь – Газ секторы Хамаска каршы Исраил антитеррористик операциясе башланды.
 
Remove ads
Вафатлар


Шулай ук карагыз: Төркем:2008 елда вафатлар
- 22 гыйнвар — Хит Леджер, АКШ актеры.
 - 4 февраль — Флүс Газизов, химик-технолог, фән докторы (Стәрлетамак).
 - 17 февраль — Зәки Мәхмүтов, җырчы, БАССР халык, РСФСР атказанган артисты.
 - 19 февраль — Рафаил Такташ, рәссам, фән докторы.
 - 21 февраль — Марс Шабаев, татар шагыйре, язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
 - 11 март — Хәмит Сәмихов (80), татар язучысы, журналист.
 - 25 март — Каба Атабеков, кыргыз «манасчысы».
 - 14 апрель — Кави Латыйп, татар язучысы, фронтовик шагыйрь.
 - 29 апрель — Альберт Хофманн, швейцар химигы.
 - 10 июнь — Чыңгыз Айтматов, кыргыз язучысы.
 - 18 июнь — Наил Әюпов, татар актеры, танылгын сәхнә остасы.
 - 23 июль — Алмаз Монасыйпов, татар композиторы.
 - 3 август — Александр Солженицын, язучы.
 - 26 август — Рәшит Ягъфәров, татар галиме, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе.
 - 24 ноябрь — Идрис Мәсгутов, Татарстан Республикасының халык артисты.
 
Remove ads
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары[5]
- М. Җәлил театрында куелган «Шагыйрь мәхәббәте» операсы өчен — композитор Резеда Әхиярова, төп партияне башкаручы Санкт-Петербург Мария театры солисты Әхмәт Әһәди, оркестр белән дирижерлык иткән Виктор Соболев һәм әсәрне сәхнәләштерүче Мәскәүнең Зур Дәүләт театры режиссеры Михаил Панджавидзе.
 - «Мин яратам сине, Татарстан» җыры өчен җырчы Салават Фәтхетдинов, җыр авторлары — Роберт Андреев һәм Роберт Рәкыйпов.
 - «Тукайны укыганда» һәм Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» шигырьләре буенча «Соңгы җыр» дип аталган графика әсәрләре сериясе өчен рәссам Виктор Аршинов.
 - «Газәлләр» һәм «Мәңгелек сусау» китаплары өчен шагыйрь Рәдиф Гаташ.
 
Нобель премиясе лауреатлары
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Еитиро Намбу, Макото Кобаяси һәм Тосихидэ Маскава.
 - Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Осаму Симомура, Мартин Чалфи, Роджер Тсьен.
 - Медицина һәм физиология өлкәсендә Нобель премиясе — Харальд цур Хаузен, Франсуаза Барре-Синусси, Люк Монтанье.
 - Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Пол Кругман.
 - Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Жан-Мари Гюстав Леклезио.
 - Тынычлык өчен Нобель премиясе — Мартти Ахтисаари.
 
Remove ads
Шулай ук карагыз
| Викиҗыентыктагы медиафайллар? | 
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads