Мариуполь мәчете
ислам гыйбадәтханәсе (Мариуполь, ДХР / Украина) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Мариуполь җәмигъ мәчете, Сөләйман солтан һәм Роксолана исемендәге Мариуполь Җәмигъ мәчете (укр. Маріупольська мечеть) ― Украинаның Донецк өлкәсе / Донецк Халык Республикасы Мариуполь шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет) һәм шул ук исемдәге ислам мәдәни үзәге. Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте – Донбасс мөхтәсибәте карамагында[1].
Remove ads
Тарих
2007 елның 15 октябрендә Төркиядән килгән дәрәҗәле кунаклар катнашында тантаналы рәвештә ачылган: Төркия төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фарук Нафиз Озак, өч урынбасары, парламент депутатлары, Төркиянең төрле провинцияләре губернаторлары һәм мэрлары белән бергә килгән булган[2].
Мәчет һәм ислам мәдәнияте үзәге төзелешен Мариуполь үзәк базары директоры Салих Җиһан һәм шәһәрнең азәрбайҗан җәмгыятенең башка әгъзалары финанслаган.
Remove ads
Архитектура
Мариуполь җәмигъ мәчете архитектурасы үрнәге итеп Истанбулдагы госманлы стилендә корылган Сөләймания мәчете архитектурасы алынган.
Мәчет һәм манара туй фотографияләре өчен популяр урынга әверелгән[3].
2022 елның 12 мартында мәчет бинасыннан 700 метр читтәрәк ракета төшеп, шартлау булган, мәчеттәге мөселманнарга зыян килмәгән[4].
Галерея
- Эчке ихата
- Михраб
- Мөнбәр
- Гөмбәз
- Манара кыш көне
Сылтамалар
- Вереникин В.Н. Мариуполь и мариупольское Приазовье. Путеводитель. 2014 г., 188 стр 2022 елның 17 апрель көнендә архивланган.
- Имам мариупольской мечети рассказал о том, чем живут мусульмане. 0629.com.ua. Сайт города Мариуполя. 20 июля 2018
- Мечеть Сулеймана и Роксоланы в Мариуполе. Ислам на Украине. 07 апреля 2016
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads