Мариуполь
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Мариу́поль (укр. Маріу́поль, рус. Мариуполь, грек. Μαριούπολη) — Украинаның Донецк өлкәсендәге шәһәр, халык саны буенча өлкәдә икенче урында. Мариуполь районының администраив үзәге (район составына керми). 2022 елның февраль ахырыннан МХО нәтиҗәсендә Россия контроле астында. 2022 ел сентябрендә үткәрелгән референдум нигезендә РФ эченә керә, ләкин шуны күпчелек дөнья илләре танымый. Сугыш нәтиҗәсендә күп кеше я һәләк була, я шәһәрдән качып китә, төгәл саны билгесез.
Халык саны буенча Украинада беренче дистәдә (2022 елга кадәр).
Remove ads
География
Мариуполь Азак диңгезенең ярында, Кальмиус елгасының тамагында урнашкан.
Климат
Remove ads
Тарих

Элек Мариуполь урынында Домаха исемле казаклар ныгытмасы урнашкан була. 1778 елда биредә шәһәр нигезләнә (Павловск исеме астында).
1780 елда шәһәргә Кырымнан сөрелгән юнаннар килеп урнаша һәм аңа Мариуполь исеме кушыла. XIX гасыр азагында шәһәрдә тимер юл, яңа эре порт һәм металлургия заводлары барлыкка килә. Индустриализация елларында биредә «Азовсталь» заводы һәм башка төрле ширкәтләр төзелә. Шәһәр алман оккупацияне һәм 1990-еллардагы икътисади төшүне кичергән. Әлеге вакытта Мариуполь — Донецк өлкәсенең әһәмиятле икътсади үзәге, шуның белән бергә, ул ял урыны да булып тора. Шәһәр — Украиндагы юнан мәдәниятенең танылган үзәге.
2014 елның июль[9] — октябрендә[10] Донецк өлкәсенең вакытлы башкаласы булып торган.
Remove ads
Халык
1897[11] | 1926[11] | 1939[11] | 1959[12] | 1970[13] | 1979[14] | 1989[15] | 2001[16] |
---|---|---|---|---|---|---|---|
31 116 | 40 825 | 221 529 | 283 570 | 416 927 | 502 581 | 518 933 | 492 176 |
Милли состав (2001): украиннар — 47,6%, руслар — 43,4%, юнаннар — 6,5%
Туган тел буенча состав (2001): рус теле — 89,5%, украин теле — 9,9%.[17]
Административ бүленеш

Мариуполь районнары: Кальмиус Сул як яр Диңгез буе Үзәк |
Торак пунктлары: 1 — Сартана 2 — Старый Крым 3 — Талаковка 4 — Гнутово 5 — Ломакино |
- Диңгез буе районы
- Кальмиус районы
- Үзәк районы
- Сул як яр районы
Кардәш шәһәрләр
Танылган шәхесләр
- Андрей Жданов — совет дәүләт эшлеклесе.
Әдәбият
- Мотиенко Я. В., Александрович Э. П., Славянск, фотоальбом, стр. 82, тираж 30000 экз. Издательство: «Мистецтво», Киев, 1976
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads