Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте
ислам оешмасы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Донбасс мөхтәсибәте (рус. Духовное управление мусульман Донецкой Народной Республики – Мухтасибат Донбасса, укр. Духовне управління мусульман Донецької Народної Республіки – Мухтасибат Донбасу) – 2022 елның 22 апрелендә оешкан, Донбасс мөселманнарын, мөселман дини оешмаларын, мәхәллә-мәчетләрен, мәдрәсә һәм башка уку йортларын берләштергән үзәкләштерелгән дини оешма. Донбасс мөхтәсибәте Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте белән кануни бердәмлектә һәм мөфти шәех Равил Гайнетдин җитәкчелегендә эшләячәк.
Remove ads
Тарих
22 апрель көнне, Донецк өлкәсе Шахтерск шәһәренең «Әс-Сәләм» мәчетендә (мәчет 2001 елның җәендә ачылган [1]; Д. Бедный тыкрыгы, 3) [2] Донецк Халык Республикасының мөселман җәмгыяте вәкилләре съезды (оештыру – гамәлгә кую конференциясе) уздырылган. Әлеге съездда Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтен (Донбасс мөхтәсибәтен) оештыру турында игълан ителгән[3].
Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе итеп Рәшит Брагин, имам-мөхтәсиб итеп Рушан Таиров сайланган.
Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте (мөфти шәех Равил Гайнетдин) белән берлектә эшләячәк.
Оештыру конференциясе Донецк Халык Республикасы мөселман җәмгыятьләрен берләштерү, алга таба да дини эшчәнлекне оешкан рәвештә һәм берләшеп алып бару максатында ачылган. Съездны (оештыру конференциясен) уздыруга Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин хәер-фатихасын биргән.
Оештыру конференциясендә Макеевка шәһәренең «Әс-Сәлам» мөселман җәмгыяте» дини оешмасы рәисе Вахит Агишев, «Горловка шәһәренең мөселман җәмгыяте» дини оешмасы рәисе Ринат Кудряков, Шахтерск шәһәренең «Әс-Сәлам мөселман җәмгыяте» дини оешмасы рәисе Рәүф Бәдретдинов, Торез шәһәренең «Йолдыз» мөселман җәмгыяте» дини оешмасы рәисе Рамил Ганиев һәм Снежное шәһәренең «Исламия» дини төркеме рәисе Йосыф Әмерханов катнашкан.
Донбасс мөхтәсибәтен гамәлгә кую конференциясендә Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәтеннән нәзарәт рәисенең фән һәм мәгариф буенча урынбасары Ренат Исламов һәм нәзарәтнең эчке эшләр департаменты җитәкчесе Наил Шакиров составындагы делегация катнашкан. Мөфти шәех Равил Гайнетдин конференциядә катнашучыларны видео аша рус һәм татар телләрендә сәламләгән.
Съезд эшендә чакырылган кунак сыйфатында ДХР мәдәният министрлыгының диннәр һәм милләтләр эшләре буенча идарә башлыгы Сергей Гавриш, ДХР халык советы депутаты Ринат Билалов, Шахтерск шәһәре администрациясе башлыгы Александр Шатов һәм округ благочинные, Рус Православие чиркәвенә (Мәскәү патриархлыгы) караучы Украина Православие чиркәвенең Горловка һәм Славянск епархиясе Иоанн-Богослов гыйбадәтханәсе башлыгы протоиерей Богдан (Ильчук) катнашкан [4].
Remove ads
Мәчетләр
2014 елда Донбасста 16 мәчет исәпләнгән:
- Донецк һәм Донецк өлкәсендә 8 мәчет: Донецк (2 мәчет, берсе – Әхәт Җәми мәчете (1999 елда ачылган)), Константиновка, Макеевка, Мариуполь (2007), Снежное, Торез (2000) һәм Шахтерск (2001) мәчетләре;
- Луганск һәм Луганск өлкәсендә 8 мәчет: Луганск мәчете (2010), Красный Луч (Хрустальный), Антрацит (2010), Алчевск (2003), Свердловск (Довжанск) (2002), Стаханов (Кадиевка) (2007), Ровеньки, Брянка (2010). Северодонецкида гыйбадәт бүлмәсе ачылган[5].
Remove ads
Фотогалерея
«Донбасс мәчетләре» | |||||||||
|
Сылтамалар
- Учреждено Духовное управление мусульман Донецкой Народной Республики – Мухтасибат Донбасса. Совет муфтиев России, 22.04.2022
- Донецк Халык Республикасында Донбасс мөхтәсибәте оештырдылар. Татар-информ, 22.04.2022
- По благословению муфтия Гайнутдина создано ДУМ ДНР. rutube.ru
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads