Мария Края
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Мария Края (алб. Marie Kraja; 24 сентябрь 1911 ел — 21 ноябрь 1999 ел) — албан опера җырчысы.
Remove ads
Биографиясе
Мария Края 1911 елның 24 сентябрендә соңрак Австро-Венгрия составына кергән Далмация Короллегендәге зур булмаган Задар шәһәре эчендә албаннар яшәгән районда католиклар гаиләсендә туган. Тереза Ананың[2][3].туганы булган. Алты яшендә гаиләсе белән этник туган иленә, Албаниянең Шкодер каласына күчкән. Албанияда, зурая барган саен, милли традицияләр һәм албан мәдәнияте белән танышкан.
1930 елдан җыр белән шөгыльләнә башлый. Грацта музыкаль белем, Австрияда Вена музыка һәм башкару сәнгате университеты филиалында белем ала, укуын 1934 елда тәмамлый. Университетны тәмамлаганнан соң, Шкодер урта мәктәбендә, аннары Тирана педагогия институтында укыткан. Тиранада пианист Тонин Гуразиу белән җырчы сыйфатында чыгыш ясый башлый. Края Венада үткән «Милләтләр кичәсе»ндә Албания вәкиле буларак чыгыш ясаган.
Марияның җырлавы үзенчәлекле була, бу албан теле белән зур булмаган немец диалекты кушылуындадыр, бу ул җырлаган тексларга ачык формулировка биргәндер. Җырчы репертуарында традицион албан кала җырлары була, һәм ул профессиональ җырчы башкаруында яңыча яңгырый. Ул албан пианисты Лола Гьока белән бергә гастрольләрдә йөри, 300-дән артык җыр яздыралар. Шул чакта язылган җырлар бик сыйфатлы булмаса да, фонограммалар бүгенге көндә дә кызыксыну тудыра[4].
1937 елда Мария Италиянең Бари шәһәрендә концерт бирә, ә киләсе елда ул Мюнхенда, Германияда чыгыш ясый. 1938 елда ул Лола Гьока белән бергә венгр музыканты Крист Коконы Миланда укытуга акча җыю максатында хәйрия концертлары оештыра. 1939 елда Флоренциядә концерт бирә.
Икенче дөнья сугышы тәмамлаганнан соң, Края опера сәхнәсендә чыгыш ясавын дәвам итүе белән беррәттән Иордания Миша музыка академиясында да укыта. Ә 1959 елда композитор Пренке Яков һәм либреттист Ллазар Силиканы Mrika — беренче албан операсының ялгыз җырчысы була.
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads