Мария Шарапова

From Wikipedia, the free encyclopedia

Мария Шарапова
Remove ads

Мария Юрий кызы Шарапова (tat. lat. Mariä Şarapova(үле сылтама), русча Мария Юрьевна Шара́пова) (1987, 19 апрель, Төмән өлкәсе, Нәгань)— Россиянең танылган теннисчысы, Россиянең Атказанган спорт остасы, дөньяның иң бай һәм популяр спортчыларыннан берсе, Олимпия уеннары-2012 көмеш медале иясе.

Кыска фактлар Мария Шарапова, Туган телдә исем ...
Thumb
Мария Шарапова, 2005 ел, Уимблдон
Thumb
Мария Шарапова, 2008 ел
Remove ads

Төп казанышлар

  • Зур Башлык бәйгесенең биш тапкыр җиңүчесе (ялгыз төре)
  • Зур Башлыкны җыйган тенисчы (дөньяның тарихында алтынчы, ялгыз төре)
  • Зур Башлык бәйгесе финалында 7 тапкыр Россиянең бердәнбер уйнаучысы.
  • 2004 елда WTA җиңүчесе.
  • 29 WTA-бәйгесе җиңүчесе (ялгыз), 3 WTA-бәйгесе җиңүчесе (пар).
  • Федерация Кубогы-2008 иясе.
  • Олимпия уеннары-2012 көмеш медале иясе

Тәрҗемәи хәл

Мариянең ата-аналары Чернобыль һәләкәтеннән соң Маша өч ай туганчы Һомел шәһәреннән Себергә күчкән. Шулай итеп Маша Төмән өлкәсендә 1987 елда туган.

Соңрак гаилә Сочи шәһәренә күчкән, монда 4 яшьтән Маша теннис белән шөгыльләнә башлый.

1995 елда Маша әтисе белән АКШга күчә. Башта аның әтисе үзе Машаны тенниска өйрәтә. 2004 елда Машаның беренче уңышы – Уимблдон ярышында җиңү.

Хәйрия эшчәнлеге

Мария Чернобыль һәләкәтеннән зарар күргәннәр өчен фонды нигезләде. Чернобыль һәләкәтеннән зыян күргән төбәктән чыккан студентларга булыша. Шуның өчен "Ватан алдында тәкъдир ителерлек хезмәт өчен" медале (1-нче һәм 2-нче дәрәҗә) белән бүләкләнгән.

Зур Башлык бәйгеләрендә нәтиҗәләре

Подробнее Бәйге, Йомгак ...
Remove ads

Тышкы сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads