Сочи
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сочи (Сучи[2], рус. Сочи, абх. Шәача) — Россиянең курорт-шәһәре, Краснодар краенда, Кавказның Кара диңгез яр буенда, Мәскәүдән 1700 километр ераклыкта урнашкан.
Remove ads
Красная Поляна шәһәр тибындагы бистәсе һәм Төп Кавказ таулары сыртының көньягында урнашкан авыллар белән Сочи курорт шәһәре муниципаль берәмлекне тәшкил итә. Сочи Россиянең иң эре курорт шәһәре булып санала.[3] Россиянең Кара диңгез яр буеның мөһим транспорт төене, икътисади һәм мәдәни үзәге.
2010 елның җанисәбе буенча шәһәрдә 343 334 кеше яши.[4] Халык саны буенча Кара диңгез ярында урнашкан шәһәрләр арасында Сочи, Әдис һәм Самсуннан калышып, өченче урынны биләп тора.
Сочи, шулай ук, Россия һәм Аурупаның иң озын шәһәре булып тора.[5][6][7][8].
2014 елда шәһәрдә XXII Кышкы Олимпия уеннары уздырылганнар.[9]
Remove ads
Халык
1897[10] | 1926[11] | 1931[12] | 1939[13] | 1959[14] | 1970[15] | 1979[16] | 1989[17] | 2002[18] | 2010[4] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
14 971 | ~13 000 | ~12 000 | 49 813 | 81 912 | 287 353 | 287 353 | 336 514 | 328 809 | 343 334 |
Милләтләр (2010): руслар — 69,1%, әрмәннәр — 12,8%, украиннар — 2,3%, гөрҗиләр — 1,8%.
Эчке бүленеш
Шәһәр 4 районга бүленә:
- Үзәк районы
- Адлер районы
- Лазаревское районы
- Хоста районы
Танылган шәхесләр
- Сергей Галицкий (1967), миллиардер («Магнит» кибетләр челтәре хуҗасы)
Моны да карагыз
Тышкы сылтамалар
- Сочи Яндекс.Күренешләрдә
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads