Марсель Галиев

татар шагыйре, язучы From Wikipedia, the free encyclopedia

Марсель Галиев
Remove ads

Марсель Галиевтатар шагыйре, язучы, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты. Татарстанның халык язучысы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Кыска фактлар Марсель Галиев, Туган телдә исем ...

Ул 1946 елның 8 октябрь көнендә Азнакай районы Балтач авылында туган. Үз районындагы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт төзү–монтаж идарәсендә эшли. 1965-1968 елларда әрмедә хезмәт итә, анда кече авиабелгечләр хәзерли торган хәрби мәктәпне тәмамлый. 1969 елда Марсель Галиев Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә; 1974 елдан 1983 елга кадәр Татарстан Язучылар берләшмәсендә әдәбиятны пропагандалау бюросында әдәби хезмәткәр һәм «Казан утлары» журналы редакциясендә проза бүлеге редакторы булып эшли.

Марсель Галиев шигърият һәм проза жанрында иҗат итә. Матбугатта аның әсәрләре 70нче еллар башында күренә башлый. 1979 елда «Еллар чалымы» исеме белән мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы, ә 1980 елда ике повестен эченә алган «Ул чакта» исемле проза китабы дөнья күрә. Аның әсәрләре, кагыйдә буларак, интеллектуаль укучыны күздә тотып языла һәм ассоциатив чагыштыруларга, яңача көтелмәгән образлы тәгъбирләргә бай булуы белән аерылып тора.

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хөрмәтләү

  • 2025 елда Азнакайның Татарстанның халык язучысы үзе укыган 1нче мәктәбендә әдипнең иҗат лабораториясе-музее (Әдәби мирасханә, әдәбият дәресе укытыла торган класс) ачылган [3].

Шулай ук карагыз

Викиөзек эчендә Марсель Галиев темасы буенча бит бар

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads