Марта Мартьянова
рапирачы (Казан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Марта Мартьянова, Марта Валерий кызы Мартьянова (рус. Марта Валерьевна Мартьянова, 1998 елның 1 декабре, РФ, ТР, Казан) ― спортчы-рапирачы, фехтование буенча җыелма команда составында 2020 елгы XXXII Җәйге Олимпия уеннары (Токио, Япония) чемпионы, Россия Федерациясенең халыкара класслы һәм атказанган (2021) спорт мастеры, Казанның Мактаулы гражданины (2021).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле

1998 елның 1 декабрендә Казанда туган. Әтисе Валерий (кызы 1нче сыйныфта укыганда вафат), әнисе Неля, игезәк бертуганнары (энесе, сеңлесе) бар. Казанның 34нче мәктәбен тәмамлаган (2016). Идел буе спорт һәм туризм академиясендә һәм читтән торып ТИСБИның бухучет бүлегендә укый.[1].
Татарстанның «Динамо» спорт җәмгыяте шәкерте. «Фехтование буенча Олимпия резервының республика спорт мәктәбе» дәүләт автоном учреждениесендә 8 яшеннән шөгыльләнә. Беренче тренеры — Елена Александр кызы Прохорова. Казан фехтование мәктәбендә тренеры – Олимпия чемпионы Артур Камил улы Әхмәтхуҗин[2].
Remove ads
Спорт казанышлары
2014 елда кадетлар арасында шәхси беренчелектә дөнья чемпионы була. Шул ук елны Нанкинда узган Икенче җәйге Яшүсмерләр Олимпия уеннарында көмеш медаль яулый.
2017 елда, финал көрәшендә ватандашы Адилә Абдрахманованы җиңеп, кадетлар һәм яшүсмерләр арасында Европа чемпионы була.
2017 елда беренче тапкыр Россиянең зурлар җыелма командасына чакыру ала, Тбилисида узган Европа чемпионатында (ru) җыелма команда составында көмеш медаль яулый: россиялеләр шведларны һәм маҗарларны җиңә, финалда Италия җыелма командасы рапирачылары көчлерәк була.
2018 елда Сербиядә узган Европа чемпионатында (ru) команда беренчелегендә көмеш медаль яулый. Россиялеләр испаннарны, французларны җиңә, финал ярышында Италия спортчыларына оттыра.
2021 елда Токиода XXXII Олимпия уеннарында Россиянең рапирачылар командасы составында олимпия чемпионы була[3]. Франция вәкилләре белән финал көрәшендә, уенның хәлиткеч мизгелендә аягына зыян килә (соңрак «сеңерләр тартылу» диагнозы куела)[4], турнир кагыйдәләре буенча Россия җыелма командасында алмаш спортчы булмый (регламент буенча бердәнбер рөхсәт ителгән алыштыру ярымфинал көрәшендә башкарылган), регламент нигезендә, спортчының фехтование юлына чыгуы мөмкин булмаган очракта, Россия җыелма командасына техник җиңелү исәпләнә[4]. Аягын «өшетү» өчен кирәкле медицина паузасыннан соң, спортчы финал көрәшен дәвам итәргә үзендә көч таба. Йөрү мөмкинлеге булмау сәбәпле, бүләкләү тантанасыннан спортчы инвалид коляскасында китә[5].
2024 елның июнендә Казанда узучы БРИКС уеннарында[d] рапирада фехтование ярышларында алтын медаль яулаган. Финалда спортчы шулай ук россияле Анна Соловьева белән ярышкан. Уен 15:10 исәбе белән Мартьянова файдасына тәмамланган [6][7][8].
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2021 — Дуслык ордены (РФ) — Ватан спортын үстерүгә зур өлеш кертүе, югары спорт казанышлары, Токио шәһәрендә (Япония) узган 2020 елгы XXXII Олимпиада уеннарында күрсәткән җиңүгә омтылыш, ныклык һәм максатчанлык өчен[9].
- 2021 — Россия Федерациясенең атказанган спорт мастеры[10].
- 2021 — Казан шәһәренең Мактаулы гражданины[11][12].
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads