Матвей Захаров
Сәвитләр Берлеге Каһарманы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Захаров Матвей Васильевич (5 (17) август 1898 йыл — 31 гыйнвар 1972, Мәскәү, РСФСР, СССР) — совет хәрби эшлеклесе, Советтар Союзы маршалы (1959), ике тапкыр Советтар Союзы Геройы, КПСС Үзәк Комитеты әгъзасы, СССР Юғары Советы депутаты (4-8 нче чаҡырылыш), профессор.
Remove ads
Биографиясе
Яшлеге
1898 елның 17 августында (иске ысул буенча — 5 августа) Тверь губернасы Старицкий өязе Татарский улусының Войлово авылында крестьян гаиләсендә туа. Рус. 1904 елда гаилә Санкт-Петербургка күченә, анда атасы балта остасы булып эшли. 1913 елда Тверь кала югары башлангыч училищесын тәмамлый, Петроград заводларында слесарь булып эшли. 1917 елда Петроградтагы революцион вакыйгаларның актив катнашучысы, «Сименс и Гальске» заводының Кызыл Гвардия отрядына керә. Бу отрядта 7 ноябрьдә (иске ысул буенча 25 октябрдә) Кышкы сарайны штурмлауда һәм Керенский — Красновның контрреволюцион фетнәсен бастыруда Пулково янындагы алышларда катнаша. 1917 елның декабрендә РСДРП га керә.
Гражданнар сугышы
Петроградның актив коммунисты буларак, Захаров яңа гына төзелә башлаган Кызыл армияга юнәлтелә. 1918 елда 2 нче Совет Петроград артиллерия курсларын тәмамлый. 1918 елда Гражданнар сугышы фронтларында, шул ук елның декабрендә Царицын янындагы 10 нчы армияда артиллерия батареясы белән командалык итә. Ары генерал А. И. Деникин гаскәренә һәм Төньяк Кавказда һәм Ставрополье краенда ак казак гаскәрләренә каршы сугыша.
Remove ads
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads