Матрёна Слепцова

саха (якут) драма актрисасы From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Матрёна Слепцова, Матрёна Васильевна Слепцова (кыз фамилиясе Кузьмина, сах. Матрёна Васильевна Слепцова, 1916 елның 11 апреле, РИ, Иркутск губернасы, Якутск өлкәсе, Олекминск округы, Уолбут ― 1995 елның 27 мае, РФ, Саха Республикасы, Якутск) ― драма актрисасы, РСФСРның (1962) һәм Якут АССРның (1952) халык артисты.

Кыска фактлар Туганда бирелгән исеме:, Туу датасы: ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
РСФСРның халык артистлары Анна Егорова, Матрена Слепцова, СССРның халык артисты Дмитрий Ходулов. 1974.
Thumb
Матрена Васильевна Слепцованың 100 еллыгын Саха академия театрында билгеләп үтү. Слепцовлар, Ходуловлар, Ощепковлар гаиләләре. 2016 елның апреле

1916 елның 29 мартында (11 апрелендә) Иркутск губернасы Якутск өлкәсе Олекминск округы (хәзерге Саха Республикасының Олёкминск районы[d]) Уолбут торак пунктында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Әтисе ― Василий Егорович Кузьмин, әнисе ― Параскева Николаевна (Дорофеева).

Олекминск районы Кыллах һәм II Нерюктяй мәктәпләрендә укыган. 15 яшеннән сәхнәдә сәләтен күрсәтә башлаган, юмористик һәм сатирик хикәяләр белән чыгыш ясаган, тамашачыларның сокланулы хуплавын яулаган. Аеруча монологлары һәм инсценировкалары уңышлы чыккан. 1932 елда Мәскәүгә дәүләт театр сәнгате институтына[d] укырга җибәрәләр (И. М. Толчанов[d] (1891―1981) классы, педагоглары профессор Е. Ф. Сарычева, К. Я. Тупоногов).

1936 елдан П. А. Ойунский исемендәге Саха академия театрында[d] уйнаган. Йөздән артык роль башкарган.

Remove ads

Гаиләсе

Ире ― Марк Дмитриевич Слепцов[d] (1916―1989), драма актеры, РСФСРның халык артисты[1].
кызы Айталина (1940―2014), укытучы[2]; улы Марк (1942―2007), пианист[3] [4] [5]; кызы Светлана (1946―2007), музыка педагогы; улы Валерий; улы Александр (1954―2021).

Театрдагы рольләре

  • «Ятьмәләрнең өзелүе» Н. Мординов — Пелагея
  • «Яшенле яңгыр» А. Островский — Феклуша
  • «Урман» А. Островский — Улита
  • «Талантлар һәм баш иючеләр» А. Островский — Домна
  • «Котырган акчалар» А. Островский — Чебоксарова
  • «Тормыш төбендә» М. Горький — Василиса
  • «Егор Булычов һ.б.» М. Горькоий — Меланья
  • «Чия бакчасы» А. Чехов — Раневская
  • «Отелло» У. Шекспир — Эмилия
  • «Ябырылу» Л. Леонов — Анна Николаевна
  • «Онытылмас 1919 ел» В. Вишневский — Мария Буткевич
  • «Платон Кречет» А. Корнейчук — Мария Тарасовна
  • «Балан әрәмәсе» А. Корнейчук — Наталия Ковшик
  • «Терезаның туган көне» Г. Мдивани — Тереза
  • «Мәкер һәм мәхәббәт» Ф. Шиллер — Леди Мильфорд
  • «Бертуганнар» С. Ефремов — Варвара
  • «Сайсары» С. Омоллоон — Сайсары
  • «Кояш чыгар алдыннан» С. Омоллоон — Норо
  • «Манчары» В. Протодьяконов — Мария
  • «Лена иртәсе» И. Гоголев — Аан Далбар
  • «Тундра кызылтүше» И. Бочкарёв — Олера
  • «Тарабукиннар гаиләсе» Заболоцкий — Елена

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Якут АССРның атказанган артисты (1941).
  • Якут АССРның халык артисты (1952).
  • РСФСРның атказанган артисты (1956).
  • РСФСРның халык артисты (1962).
  • Хөрмәт Билгесе ордены (1952).
  • Хөрмәт Билгесе ордены (1957).
  • медальләр,
  • РСФСР һәм Якут АССР Югары Шуралары Президиумнарының Мактау грамоталары

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads