Якутск
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Яку́тск (сах. Дьокуускай) — Россиядәге шәһәр, Саха республикасының башкаласы, Лена елгасы порты. Эре мәдәни, фәнни үзәк.
Remove ads
Географик урнашуы
Шәһәр Туймаада үзәнлегендә Лена елгасының сул ярында урнашкан.
Мәйданы — 122 км².
Мәңгелек туңлыкта урнашкан иң зур шәһәр.
Климат
- Уртача еллык температура — -8,8 °C
- Уртача еллык җил тизлеге — 1,7 м/с
- Уртача еллык һава дымлылыгы — 69%
Remove ads
Тарих
Якутск 1632 елда Пётр Бекетов җитәкчелегендәге Енисей казаклары отряды тарафыннан Ленаның уң ярында нигезләнгән. 1634 елда острог Лена агымы буенча югарырак урынына күчерелә. 1642—1643 елларда хәзерге урынына күчерерлгән.
1805—1920 елларда — Россия империясенең Якутск өлкәсе үзәге. 1920—1991 елларда — Саха Автономияле Совет Социалистик Республикасының башкаласы. 1991 елдан Саха Республикасының башкаласы булып тора.
Remove ads
Халык
1856[6] | 1897[7] | 1913[6] | 1926[6] | 1939[6] | 1959[8] | 1970[9] | 1979[10] | 1989[11] | 2002[12] | 2010[13] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~2 800 | 6 535 | ~10 300 | ~10 600 | ~52 900 | 74 330 | 107 617 | 152 368 | 186 626 | 210 642 | 269 601 |
Милли состав (2002): руслар — 44,5%, сахалар — 43,9%, украиннар — 2,2%, бүрәтләр — 1,0%, татарлар — 1,0%.[14]
Шәхесләр
- Габит Бәширов (1902—1962), ВКП(б) Якут өлкә комитетының 2нче сәркатибе (1935), Якутск шәһәр халык депутатлары шурасының башкарма комитеты рәисе (1935―1937).
- Зәүр Бәширов (1945-2006), радиоэлектроника гыйлеме белгече,
- Наталья Харлампьева (1952, Маган), Якутия Язучылар берлеге рәисе (1998 елдан), Якутиянең халык шагыйре (2002).
- Нургали Фәткулов (1900―билгесез), Якут АССР ХКШ (1938―1940), Якутск шәһәр башкарма комитеты (1944―1946) рәисе.
Remove ads
Дин
- Православие
- Спас-Преображение кафедраль соборы
- Иске йолалык
- Югары апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә чиркәү
- Католиклык
- Католик чиркәве
- Әрмән апостол чиркәве
- «Сурб Карапет» әрмән чиркәве
- Дацан
һ.б.
Һәйкәлләр
- Муса Җәлил һәйкәле (2023)
Галерея
- XIX гасырның икенче яртысында
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads