Мурманск
Русиядә шәһәр From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Мурманск (килд. Мурман ланнҍ, 1917 елга кадәр — Рома́нов-на-Му́рмане) — Россиянең төньяк-көнбатышында урнашкан шәһәр, Мурманск өлкәсе үзәге.
2010 ел җанисәбе буенча шәһәрдә 307 257 кеше яши[6]. 2018 ел башында шәһәрдә 295 374 кеше яши [7].
Мурманск — Төньяк котып түгәрәге аръягында урнашкан шәһәрләрләреннән иң зрусы. Барнец диңгезенең Кола култыгы ярларындагы туңмый торган порт. Тимер юл стансасы. Сәнәгатьнең төп тармаклары — балык тоту һәм аны эшкәртү, көймә төзәтү, төзелеш материаллары һ.б. Котып фәнни-тикшеренү, диңгез балыкхуҗалыгы һәм океанография институты, 3 югары уку йорты, 3 театр, өлкәне өйрәнү, нәфис, хәрби-диңгез музейлары бар.
Мурманск Кола култыгында туңмый торган портны төзелүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. 1930-еллардан Мурманск Төньяк диңгез юлының башлангыч урыны. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Мурманск порты мөһим стратегик әһәмияткә ия булды.
Икенче Бөтендөнья сугышы елларында немец гаскәрләреннән саклаган өчен Мурманскка 1985 елның 6 маенда Каһарман шәһәр исеме бирелә. Ленин ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Байрак Хезмәт ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнгән.
Remove ads
Этимологиясе
"Мурманлар", "урманлар" дип руслар норвегиялеләрне, норманннарны атаган. Соңрак бу исем чит ил кешеләре катнашында вакыйгалар барган җиргә дә күчерелгән. "Мурман" Баренц диңгезе, Норвегия белән күрше, аннары бөтен Кола култыгының ярымутрлары ярларын атый башлый. Димәк, "Мурманск" исеме "Мурманда шәһәре" дигәнне аңлата.
Тарих
Төньяк котып түгәрәге аръягында порт шәһәрен урнаштыру планнары 1870 нче елларда барлыкка килгән. Беренче эзләнүчеләр 1912 елда яңа урыннарны эзләү өчен Мурманга килә. 1915 елның 3 апрелендә, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында, Баренц диңгезенең Кола култыгының көнчыгыш ярында Морман диңгез порты төзелә һәм аның белән бергә — бохта исемендәге порт бистәсенә нигез салына. Порт төзү Россиянең Төньяк бозлы океанга, кара һәм Балтик диңгез блокадасы шартларында союзниклардан хәрби йөкләрне туктаусыз китереп тору өчен, тиз арада Төньяк бозлы океан аша чыгу омтылышы белән бәйле. Романов шәһәрен төзү идеясе «шәһәрнең Мурманск яр буенда учреждение уңаеннан " дигән темага аралашу юллары министры А. Ф. Треповның докладында яңгырады, ул 1916 елның 29 июнендә император Николай II тарафыннан хупланды.
Remove ads
Халык
1926[8] | 1931[9] | 1939[8] | 1959[10] | 1970[11] | 1979[12] | 1989[13] | 2002[14] | 2010[6] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~9 000 | ~29 200 | ~119 000 | 221 874 | 308 642 | 380 817 | 468 039 | 336 137 | 307 257 |
Милләтләр (2010): руслар — 89,6%, украиннар — 4,6%, белоруслар — 1,6%.
Эчке бүленеш
Шәһәр 3 бүлгегә бүленә:
- Ленин округы
- Октябрь округы
- Беренче Май округы
Танылган шәхесләр
- Денис Мантуров (1969), РФ сәнәгать һәм сәүдә министры (2012 елдан).
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads