Мөгезкатлау дистрофияләре

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Мөгезкатлау дистрофияләре — ялкынсыну җавабы булмаган һәм аның томанлануына китерүче, гадәттә ике күзне дә зарарлаучы, көчәюче, генетик яктан алдан билгеләнгән мөгезкатлау чире.

Кыска фактлар Мөгезкатлау дистрофияләре, Саклык белгечлеге ...

Икенчел рецидивлы эпителиаль эрозияләр һәм күрү начарлану ешлыгына карап гомернең 1-4 декадасында беленә.

Биомикроскопия мәгълүматы һәм гистологик тикшеренүләр нигезендә мөгезкатлау дистрофияләрен түбәндәге рәвештә бүләрләр: (а) эпителиаль, (б) Боумен мембранасы, (в) стромаль, (г) эндотелиаль. Молекуляр генетиканың соңгы тикшеренүләре өчен күпчелек дистрофияләр өчен туры килгән геннар мутацияләрен билгеләп булды.

  1. Эпителиаль дистрофияләр:

Эпителийның нигез мембранасы дистрофиясе

Мөгезкатлауның койкалы тамчысыман дистрофиясе

Мөгезкатлауның Лиш дистрофиясе

Мөгезкатлауның Месманн дистрофиясе

2. Боумен мембранасы дистрофияләре:

Мөгезкатлауның Боумен мембранасының 1 типтагы дистрофиясе

Мөгезкатлауның Боумен мембранасының 2 типтагы дистрофиясе

3. Стромаль дистрофияләр:

Мөгезкатлауның 1 типтагы рәшәткәле дистрофиясе

Мөгезкатлауның 2 типтагы рәшәткәле дистрофиясе

Мөгезкатлауның 3 һәм 3А типтагы рәшәткәле дистрофиясе

Мөгезкатлауның Шнайдер дистрофиясе

Мөгезкатлауның 1 типтагы бөртекле дистрофиясе

Мөгезкатлауның 2 типтагы бөртекле дистрофиясе

Мөгезкатлауның тимгелле дистрофиясе

Мөгезкатлауның койкалы тамчысыман дистрофиясе

Мөгезкатлауның үзәк болытсыман Франсуа дистрофиясе

4. Эндотелиаль дистрофияләр:

Мөгезкатлауның эндотелиаль Фукс дистрофиясе

Мөгезкатлауның арткы полиморфлы дистрофиясе

Мөгезкатлауның тумыштагы нәселле эндотелиаль дистрофиясе


Remove ads

Искәрмәләр

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads