Мөселманнар горурлыгы мәчете
Шали мәчете (Чечня, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Шали җәмигъ мәчете, Мөхәммәд пәйгамбәр исемендәге «Мөселманнар горурлыгы» мәчете (чеч. Мухьаммад Пайхамаран цӀарах маьждиг, «Бусалбанийн дозалла» маьждиг, рус. Мечеть «Гордость мусульман» имени пророка Мухаммеда) ― Чечен Республикасының Шали шәһәрендә урнашкан мөселман гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Аурупада иң зур мәчет. Бина үзе 30 меңгә кадәр, якын-тирә территориясе – 70 меңгә кадәр кеше сыйдыра ала.
Remove ads
Тарих
Мәчет төзелеше 2012 елдан бирле алып барылган. Яңа мәчет төзелеше Шали шәһәренең үзәгендәге 5 гектар мәйданда, Шали-сити биек йортлар комплексы янында алып барыла. Гыйбадәт йортының проектын Үзбәкстан архитекторлары булдырган.
Мәчетне ачу тантанасы 2019 елның 23 августында уза һәм Чечняның беренче президенты Әхмәт хаҗи Кадыйровның (1951–2004) туган көненә багышлана.
Башта мәчеткә Чечня Башлыгы Рамзан Кадыйров исемен бирү ниятләнгән булган. Мәчетне ачу тантанасында иман йортының Пәйгамбәр исеме белән аталуы турында игълан ителә [1][2].
Remove ads
Бина
Шәһәр үзәгендә урнашкан «Мөселманнар горурлыгы» мәчете ― Аурупада иң зур мәчет. Бина үзе 30 меңгә кадәр, якын-тирә территориясе – 70 меңгә кадәр кеше сыйдыра ала. Бина уникаль проект буенча төзелгән, биеклеге 43 метр булган гөмбәзе һәм биеклеге 63 метр булган манаралары бар. Бина Грециянең Тасос утравыннан кайтарылган, яктылыкны кире кайтаручы һәм эсседә суыклык бирүче кершәндәй ак мәрмәр белән тышланган.
Сигез метрлы, ике тоннадан артык авырлыктагы үзәк люстра һәм 395 яктырткыч Swarovski ташлары һәм алтын белән бизәлгән. Мәчетне архитектур-сәнгати яктырту Griven компаниясе тарафыннан башкарылган [3].
5 гектарлы мәйданда 12 фонтанлы парк зонасы булдырылган, анда 2000 төп агач утыртылган һәм чын розалар үзәне булдырылган.
Remove ads
Галерея
- Мәчет кич белән
- Үзәк келәм бизәге
- Кече люстра (астан күренеш)
- Үзәк люстра (астан күренеш)
- Бизәлеш элементлары
- Дивар сәгате
- Ишек бизәлеше
Сылтамалар
- Путин поздравил Кадырова с открытием в Чечне крупнейшей мечети Европы (2019-08-24). 2019-11-15 тикшерелгән.
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads