Наталья Варлей

From Wikipedia, the free encyclopedia

Наталья Варлей
Remove ads

Наталья Варлей, Наталья Владимир кызы Варлей (рус. Наталья Владимировна Варлей, 1947 елның 22 июне, Румыния, Күстәнҗә) — совет һәм РФ театр һәм кино актрисасы. РСФСР атказанган артисты (1989). РСФСРның Н. К. Крупская исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1984).

Кыска фактлар Наталья Варлей, Туган телдә исем ...
Remove ads
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
Наталья Варлей. Северодвинск, 2010

1947 елның 22 июнендә Румыниянең Күстәнҗә шәһәрендә туган. Әтисе Владимир Виктор улы (19191999) ерак араларга йөзүче карабның капитаны була, Бөек Ватан сугышында катнаша. Әтисе ягыннан борынгы бабалары Велстән Россия империясенә күченгәннәр. Әнисе Ариадна Сергей кызы Сенявина (19272011) ягыннан бабалары французлар.

Әтисе 19551957 елларда Мурманск шәһәр башкарма комитеты рәисе булып эшли, шуңа күрә Наталья Варлейның балачагы Мурманскида уза. Дүрт яшеннән шигырьләр яза башлый. Музыкага өйрәнә, рәсем ясый. 1950 еллар ахырында гаиләсе белән Мәскәүгә күченә. Цирк һәм эстрада сәнгате училещесынең акробатика бүлеген (1965), Б. Щукин исемендәге театр училещесын (1971) тәмамлаган. 1980 елларда А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтында укый.

1967 елга хәтле төрле шәһәрләрнең циркларында (шул исәптән Мәскәү дәүләт циркында (Мәскәүнең Цветной бульварындагы цирк) эквилибрист булып эшли.

19711981 елларда К. Станиславский исемендәге Мәскәү драма театры актрисасы. Бераз «О'кей» театрында эшләп ала. Чит ил фильмнарын тәрҗемә итү — тавыш яздыру эшендә катнаша, мәсәлән, 1994 елда «Rosa Salvaje» (тат. Кыргый Роза) телесериалында (Мексика) Вероника Кастро уйнаган Роза Гарсиа булып тавыш яздыра. РТР телевидение каналында «Домашние хлопоты» (тат. Йорт мәшәкатьләре) тапшыруын алып бара. 2014 елдан Беренче каналда «Дело ваше» (тат. Сезнең эш) ток-шоуын алып баручыларның берсе.

2015 елның 24 декабрендә «Украинаның хәвефсезлегенә куркыныч тудыручы шәхесләр» исемлегенә кертелгән.

Remove ads

Иҗаты

Кино карьерасы

Кырыклап картинада уйный.
Беренче истә калган роле — режиссер Георгий Юнгвальд-Хилькевичның «Формула радуги» (тат. Салават күпере формуласы, Одесса киностудиясе, 1966) картинасындагы шәфкать туташы роле.
Режиссер Леонид Гайдайның «Кавказская пленница, или Новые приключения Шурика» (тат. Кавказ әсире, яки Шурикның яңа маҗаралары, Мосфильм, 1967) картинасындагы баш роль — Нина роле белән киң танылу ала.

Сайланма фильмография

  • 1966 — Кавказ әсире, яки Шурикның яңа маҗаралары — Нина (баш роль)
  • 1967 — Вий — Панночка
  • 1970 — Ефрейтор Зубовның җиде кәләше — Галина Листопад
  • 1971 — Унике урындык — Лиза Калачева
  • 1985 — Киләчәктән килгән кунак — Марта Эрастовна
  • 1992 — Дерибасовскаяда әйбәт һава, яки Брайтон Бичта янә яңгырлар ява — агент Мэри Стар
  • 1994 — Зөбәрҗәт шәһәрнең тылсымчысы — Бастинда / Гингема

Җыр карьерасы

Ике шигырьләр китабы нәшер итә.
1992 елда үз сүзләренә язылган җырлардан төзелгән «На высшей точке единения» грампластинкасын чыгара (композитор Николай Шершень музыкасы). 3 компакт-диск яздырган.

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1984 — РСФСРның Н.К. Крупская исемендәге дәүләт премиясе — «Не хочу быть взрослым» (Өлкән кеше буласым килми, 1982) картинасында башкарган Катяның әнисе роле өчен
  • 1989 — РСФСР атказанган артисты
  • 2010Дуслык ордены (РФ) Дуслык ордены (РФ)
  • 2017Почет ордены (РФ) Почет ордены (РФ)

Гаилә хәле

Беренче ире (1967 елдан) — киноактер Николай Бурляев (03.08.1946). Уртак балалары юк.
Икенче ире (1971 елдан) — киноактер Владимир Тихонов (1950-1990), киноактерлар Нонна Мордюкова белән Вячеслав Тихоновларның улы.
Балалары: уллары Василий (1972), оныгы Евгений (1995).
Икенче баласы — Александр (1985), хәзер режиссер.

Әдәбият

  1. Июньдә кабынган йолдызлар. Наталья Варлей. «Сөембикә», 2017 ел, июнь, 63нче бит.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading content...
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads