Ненец теле
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ненец теле — ненецларның милли теле; самоди телләреннән берсе.
Кола ярымутравыннан Енисей елгасының уң ярында кадәр булган тундра зонасында һәм Пур елгасы бассейныныдагы тайга зонасында таралган; Сөйләшүчеләр саны — 20 меңнән артык. Ике сөйләш (диалект) бар: тундра һәм урман. Тундра ненец теле күбрәк сөйләшүчеләр санына ия, бу диалектта Канин ярымутравыннан Енисей елгасына кадәр даирәдә 30000-нән 40000-гә кадәр кеше сөйләшә, ә урман ненец телендә Аган, Пур, Лямин һәм Надым елгалары тирәсендә даирәдә 1000-нән алып 1500-гә кадәр кеше сөйләшә. Ненец теле фонетик ягыннан башка самоди телләреннән сизелерлек аерыла; синтаксисы исә гади җөмләләрнең күплеге белән аерылып тора. Лөгать составында аучылык, боланчылык, балыкчылыкка караган сүзләр шактый күп. Әдәби ненец теле тундра сөйләше нигезендә шәкелләнгән.
Remove ads
Әлифба
Ненец теле әлифбасы 1932 елда латин графикасы нигезендә булдырылган, 1937 елдан исә кирилл графикасы нигезендәге әлифбасына күчерелгән.
Хәзерге әлифба:
А а | Б б | В в | Г г | Д д | Е е | Ё ё | Ж ж |
З з | И и | Й й | К к | Л л | М м | Н н | Ӈ ӈ |
О о | П п | Р р | С с | Т т | У у | Ф ф | Х х |
Ц ц | Ч ч | Ш ш | Щ щ | Ъ ъ | Ы ы | Ь ь | Э э |
Ю ю | Я я | ʼ | ʼʼ |
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads