Николай Крылов
Сәвитләр Берлеге Каһарманы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Крылов Николая Иванович (16 (29) апрель 1903 ел[4] — 9 февраль 1972, Мәскәү) — совет хәрби эшлеклесе, ике тапкыр Советлар Берлеге Герое, Советлар Берлеге Маршалы. 1961-1972 елларда — КПСС Үзәк Комитеты әгъзасы.
Remove ads
Биографиясе

Сарытау губернасы Балашовка өязе Тамали улусының Голяевка авылында туа. Әлеге вакытта авыл Вишневое дип атала һәм Пенза өлкәсенең Тамалин районына карый. Вишневоеда Н. И. Крылов туган йорт безнең көннәргә кадәр сакланган.
Авыл укытучысы гаиләсендә туган. Рус[5].
1918 елдан — комсомолда, өяз комсомол ячейкасы секретаре һәм иреклеләрнең фирка-комсомол кызыл гвардия отряды яугиры була.
Гражданнар сугышы елларында Кызыл армия сафына инергә тырыша, 1919 елда Көньяк фронтта авиация дивизионына алына, әммә берничә көннән каты авырып китә һәм әти-әнисендә калдырыла. Шунда ук мәктәп курсы буенча имтиханнарны экстерн тапшыра һәм мәктәпнең 2-се баскычын тәмамлау турында таныклык ала.
Remove ads
Гражданнар сугышы
Шуңа карамастан, 1919 елның апрелендә, 16 яшендә Кызыл армия сафына алына. 1920 елда Сарытау җәяүле-пулемет курсларын тәмамлаганнан соң укчылар взводы командиры итеп тәгаенләнә, аннары В. М. Азин исемендәге 28-се укчылар дивизиясе составындагы укчылар ярымрота командиры була. 11-нче армия сафында Көньяк фронтта сугыша, Әзербайҗанны кызыл гаскәрләрнең басып алуында, 1921 елгы совет-грузин сугышында катнаша. 1921 елда Ерак Көнчыгышка күчерелә һәм 19 яшендә Ерак Көнчыгыш республикасының Халык-революцион армиясенең 1-се Тын океан дивизиясе 3-нче Югары Удин полкының укчылар батальоны командиры итеп тәгаенләнә. Спасскийны штурмлауда, Никольск-Уссурийскийды һәм 1922 елда Владивостокны азат итүдә катнаша.
Remove ads
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads