Нурания Җамали
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Нурания Җамали, Нурания Мөхәммәтхан кызы Җамалиева — телевидение һәм кино режиссеры, сценарийлар авторы. Татарстанның атказанган артисты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2011).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1955 елның 5 июнендә Казанда туган. Әти-әнисе Арча районы Кәче һәм Наласа авылларыннан. Казан шәһәренең 113 мәктәбен, Казан театр училищесын, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамлаган. Театр училещесындә Ш. Әсфәндиярова, П. Исәнбәт, А. Хәйруллина, Д. Сираҗиевта укый. Төркемдәшләре — Харис Төхфәтулов, Мансур Ибраһимов, Рушания һәм Николай Юкачевлар, Сәкинә Минханова.
Remove ads
Хезмәт юлы
- Мәктәпне бетергәч, Казанның «Тасма» заводында эшли.
- Театр училещесын тәмамлагач, К. Тинчурин исемендәге театрга билгеләнә. А. Гайдар исемендәге пионерлар сараенда режиссер, Казан балалар иҗаты үзәгендә педагог булып эшли.
- 1990 елдан телевидениегә күчә, «Әлли-бәлли-бәү» тапшыруының алып баручысы һәм мөхәррире.
- Телевидениедә чирек гасыр хезмәт итә.
- 1996 елдан ТНВ өчен фильмнар төшерә.
ТВ режиссеры
Беренче фильмы «Су кызы» әкияте (авторы Нурия Сәйяр) буенча эшләнгән. «Тиен малае Тим-Тим» (авторы Фәнис Яруллин), «Уңган куян балалары», «Кар чәчәге», «Хан кызы Нурсолтан» кебек телеспектакльләре дөнья күргән. Гөлшат Зәйнашеваның «Тузган торактан күчкәндә» әсәре буенча телефильм төшерә. «Утырып уйлар уйладым», «Әнкәмнең догалары», «Китап», «Шигъри мизгеләр», «Ач, шигърият, серләреңне» тапшыруларына нигез сала.
А. Хәлим повесте буенча төшерелгән «Өч аяклы ат» фильмы 2008 елда узган «Алтын мөнбәр» (халыкара) мөселман кинофестивалендә иң яхшы 10 фильм исемлегенә керә.
Фильмографиясе
|
|
Фильмга төшкән авыллар
- «Кешечә яшик» — Биектау районы Зур Кавал авылы
- «Яланаяклы кыз» — Кайбыч
- «Өч аяклы ат» — Биектау
- «Тузган торактан күчкәндә» — Арча районы Наласа авылы
- «Уеннан уймак» – Югары Әлки[2]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстанның атказанган артисты
- 2011 Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads