Нязепетровск
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Нязепетровск, Назыпетровск яки Наҗыпетровск (рус. Нязепетровск) — Чиләбе өлкәсендәге кече шәһәр, Нязепетровск районының административ үзәге.
Remove ads
География
Нязепетровск Урта Урал көнбатыш битләвенең көньяк өлешендә, Наҗы елгасы (Караидел кушылдыгы) өстендә, Чиләбедән 338 километрга төньяк-көнбатышка таба урнашкан. Нязепетровская тимер юл станциясе.
Исем чыганагы
Шәһәр үз исемен Нязя елгасы һәм заводның нигезләүче Пётр Осокинның исеме буенча ала.
Гидроним "Нязя" төрки телләрдә, шул исәптән башкорт теле диалектларында, "чыршы" дип аңлатыла.
Тарих
Нязепетровск 1747 елда чугун эретү һәм тимер ясау заводы янындагы бистә буларак нигезләнә.
1894 елда завод бистәсендә якынча 10,6 мең кеше яшәгән, 18 лавка (кибет) һәм бер хастаханә булган.
1932 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала, 1944 елдан — шәһәр.
Халык
1939[4] | 1959[5] | 1970[6] | 1979[7] | 1989[8] | 2002[9] | 2010[3] |
---|---|---|---|---|---|---|
~13 000 | 22 497 | 18 584 | 17 736 | 17 133 | 13 405 | 12 452 |
Милли состав
Икътисад
- Нязепетровск краннар төзү заводы (шәһәр оештыручы предприятиесе)
- агач эшкәртү сәнәгатенең прердприятиеләре.
Мәгариф
5 балалар бакчасы, 4 өстәмә белем алу учреждениесе, 4 мәктәп.
Югары уку йортлары
- Көньяк Урал дәүләт университетының филиалы
- Чиләбе дәүләт университетының филиалы
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads