Олег Лупанов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Олег Лупанов
Remove ads

Олег Борисович Лупанов (1932 елның 2 июне2006 елның 3 мае) — совет һәм Россия математигы, Россия Фәннәр академиясе академигы, МДУ механика-математика факультеты деканы (1980—2006), М. В. Калдыш исемендәге Гамәли математика институтының баш фәнни хезмәткәре (1993—2006), Ленин премиясе лауреаты.

Кыска фактлар Олег Лупанов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тормыш юлы

Олег Лупанов 1932 елның 2 июнендә Ленинградта туган.

1955 елда Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетын математика белгечлеге буенча тәмамлый. 1958 елда А. А. Ляпунов җитәкчелегендә «Контакт схемалар синтезы турында» кандидатлык диссертациясе яклый[3]. Докторлык диссертациясе — «Функциональ элементлардан схемалар синтезының асимптотик закончалыклары турында» (1963)[4].

Функциональ элементлардан булган схемаларны синтезлауның иң яхшы методын — Лупанов методын (Lupanov representation) эшләгән[5].

Мәскәү дәүләт университетында 1959 елдан укыта, 1960 елдан — өлкән фәнни хезмәткәр, 1967 елдан — профессор. 1980 елдан 2006 елга кадәр МДУның механика-математика факультеты деканы булып тора, 1981 елдан 2006 елга кадәр ул үзе төзегән дискрет математика кафедрасын җитәкли.

1972 елдан ССРБ фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, 2003 елдан Россия фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы[6]. 1993 елда ул Келдыш исемендәге гамәли математика институтының баш фәнни хезмәткәре була, анда 1955 елдан бирле эшләгән.

Мәскәүдә 2006 елның 3 маенда вафат була. Мәскәүнең Хован зиратында җирләнгән[7].

Remove ads

Бүләкләр

Фәнни казанышлары өчен Ленин премиясе (1966) һәм Мәскәү дәүләт университетының Ломоносов премиясе (1992) белән бүләкләнгән.

«Хөрмәт Билгесе» (1975), Кызыл Байрак Хезмәт (1982), Халыклар Дуслыгы (1992) орденнары белән бүләкләнгән.

Атказанган МДУ профессоры (2001), Молдавия фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы (2001)[8].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads