Ольга Балтачиева
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ольга Балтачиева (Ольга Дмитрий кызы Искәндәрова-Балтачиева, рус. Ольга Дмитриевна Искандерова-Балтачеева) — балет артисты, педагог, РСФСР атказанган артисты (1983).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле

1943 елның 17 августында Ленинградта туган. Ленинград хореография укуханәсен (хәзер А.Я. Ваганова исемендәге Рус балет академиясе) тәмамлаган (1962).
Хезмәт юлы
- 1962 Ленинград дәүләт академия Кече опера һәм балет театры (хәзер Михайловский театры) солисты.
- Мария театры педагог-репетиторы.
- А.Я. Ваганова исемендәге Рус балет академиясе укытучысы.
- 2013 Борис Эйфманның балет академиясе (Санкт-Петербург) кече һәм урта яшьтәге кызлар сыйныфларында классик бию укытучысы.[1]
Иҗаты
Киров исемендәге опера һәм балет театрының әйдәүче солисты. Кече һәм урта сыйныфларда классик биюне укытучы иң яхшы мөгаллим репутациясенә ия.[2]
Башкарган партияләре
- Урам биючесе «Дон Кихот» Минкус.
- Кыланчык «Көлгенә» (Золушка) С.С. Прокофьев.
- Качуча «Аксак җен» (Хромой бес) К. Жид.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
РСФСР атказанган артисты (1983).
Сылтамалар
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads