Орест Трахтенберг

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Орест Трахтенберг (18 август (30 август) 188923 май 1959) — совет галиме, диалектик һәм тарихи материализм, урта гасырлар, Яңа дәвер һәм яңа вакыт фәлсәфәсе тарихы, рус фәлсәфәсе тарихы өлкәсендә белгеч. Фәлсәфә фәннәре докторы, профессор.

Кыска фактлар Орест Трахтенберг, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Орест Владимирович Трахтенберг Петроград университетын хокук фәлсәфәсе белгечлеге буенча тәмамлый.1921 елдан Мәскәүдә эшли, Н.К. Крупская исемендәге коммунистик тәрбия академиясендә һәм башка югары уку йортларында укыта. «Тарихи материализм буенча укытучы белән әңгәмә» һәм «Диалектик материализм буенча укытучы белән әңгәмә» (1925) методик әсбаплары авторы, урта мәктәпләр өчен тарих буенча беренче совет дәреслекләрен төзүдә катнаша [2]. 1939 елдан — СССР ФА фәлсәфә институтының өлкән гыйльми хезмәткәре (1946-1949 елларда— фәлсәфә тарихы секторы мөдире). МДУ фәлсәфә факультетының чит ил фәлсәфәсе тарихы кафедрасы профессоры (1943-1959)[3].

1941 елда урта гасыр Көнбатыш Аурупа фәлсәфәсе тарихы буенча диссертация яклый. 1943 елда фәлсәфә фәннәре өлкәсендә өч томлык «Фәлсәфә тарихы» гыйльми эшчәнлеге өчен беренче дәрәҗә Сталин премиясенә лаек була[4] (автордашлар белән; феодаль җәмгыять фәлсәфәсе бүлеге, Яңа дәвер, Конте, Милле турында бүлекләр һ. б. авторы)[5]. Премия Оборона фондына тапшырыла. Уфада эвакуациядә була.

1943-1945 елларда К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтында укыта (1944 елларда —марксизм-ленинизм кафедрасы мөдире )[6].

1945 елда Мәскәүгә кайта, Мәскәү дәүләт университетында һәм СССР Фәннәр академиясенең фәлсәфә институтында эшен дәвам итә.

1947 елда РСФСР педагогия фәннәре академиясенең хокуклы әгъзасы итеп сайлана.

1952 елдан КПСС әгъзасы.

Remove ads

Төп хезмәтләре

    • «Очерки по истории западноевропейской средневековой философии» (1957)
    • «Очерки по истории философии и социологии Англии XIX в.» (1959)
    • «Развитие материализма и его борьба против идеализма в период первых буржуазных революций (конец XVI – начало XVIII вв.). Лекции» (1956)

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads