Отар Иоселиани

From Wikipedia, the free encyclopedia

Отар Иоселиани
Remove ads

Отар Давидович Иоселиани (гөрҗ. ოთარ დავითის ძე იოსელიანი; 1934 елның 2 феврале, Тифлис, Гөрҗи ССР, ССРБ) — совет, грузин, француз кинорежиссёры, сценарист, актёр. Гөрҗи ССРның халык артисты (1984).

Кыска фактлар Отар Иоселиани, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тормыш юлы

Отар Иоселиани 1934 елның 2 февралендә Тифлиста (хәзерге Тбилиси) туган.

Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетында укыган. 1965 елда ВГИКның режиссёрлык факультетын тәмамлый.

1962 елда Иоселиани «Апрель» кыска метражлы лентаны куя; 1964 елда «Чугун» документаль фильмы төшерә, анда металлургия заводының бер эш көне күрсәтелә. 1972 елда экраннарга «Жил певчий дрозд» фильмы чыга, 1976 елда режиссёр Берлин фестивалендә ФИПРЕССИ призын алган «Пастораль» фильмын төшерә.

1970—1980 елларда сценаристлар һәм режиссёрлар Югары курсларының сценар бүлегендә «Кинорежиссёр осталыгы»[10] һәм режиссёрлык бүлегендә «Кинорежиссура»[11][12][13] дигән лекцияләр курсы укый.

1980 еллар башыннан Отар Иоселиани Франциядә эшли, анда ул берничә документаль һәм тулы метражлы картина төшергән. 1984 елда Венеция кинофестивалендә жюриның махсус бүләгенә лаек булган «Фавориты луны» фильмы чыга. Шул ук премия белән Иоселианиның «И стал свет» (1989 ел) һәм «Разбойники. Глава VII» (1996 ел) дигән тагын ике фильмы да билгеләп үтелә. 1992 елда куелган «Охота на бабочек» берничә кинобүләк ала, шул исәптән, Венеция кинофестивалендә Ф. Пазинетти исемендәге Италия кинокритикасы премиясен һәм Мәскәүдә узган XVIII халыкара кинофестивальдә Андрей Тарковский фонды премиясен ала[14]. 1999 елда экранга Отар Иоселианиның «Прощай, дом родной!» (Россия кинопрокатында «Истина в вине» дигән исем алган) фильмы чыга, анда ул төп рольләрнең берсен уйный.

Николай Зурабишвили, грузин чыгышлы француз композиторы, Отар Иоселианиның француз чорындагы фильмнарының күбесенә музыка язган.

1990—1991 елларда Берлин фәнни коллегиясе Отар Иоселианига стипендия бирә[15].

Россия Кинематографистлар берлеге әгъзасы[16].

Патша сәнгать премиясе лауреаты (2001).

2006 елда француз Почётлы легион ордены белән бүләкләнә[17].

2011 елда Отар Иоселиани Мюнхенда узган халыкара кинофестивальдә тормыштагы казанышлары өчен CineMerit премиясен ала. Бүләкне аңа элеккеге студенты, грузин режиссёры Дито Цинцадзе тапшырган[18][19].

Remove ads

Фильмография

Документаль фильмнар

  • 1959 — Саповнела
  • 1964 — Чугун
  • 1969 — Старинная грузинская песня
  • 1982 — 7 пьес для чёрно-белого кино / 7 pièces pour le cinéma noir et blanc
     — Эускади, 1982 / Euskadi, 1982
  • 1988 — Маленький монастырь в Тоскане / Un petit monastère en Toscane
  • 1994 — Грузия одна / Seule, Géorgie

Нәфис фильмнар

Кыска метражлы

  • 1957 — Акварель
  • 1959 — «Последний лист»
  • 1961 — Апрель / აპრილი

Тулы метражлы

  • 1966 — Листопад / გიორგობისთვე
  • 1970 — Жил певчий дрозд / იყო შაშვი მგალობელი
  • 1975 — Пастораль / პასტორალი
  • 1984 — Фавориты луны / Les favoris de la lune
  • 1989 — И стал свет / Et la lumière fut
  • 1992 — Охота на бабочек / La Chasse aux papillons
  • 1996 — Разбойники, глава VII / Brigands, chapitre VII
  • 1999 — Истина в вине / Adieu, plancher des vaches!
  • 2002 — Утро понедельника / Lundi matin
  • 2006 — Сады осенью / Jardins en automne
  • 2010 — Шантрапа / Chantrapas
  • 2015 — Зимняя песня[20]
Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads